06.07.2016 14:21

Ә яңгыр һаман ява...

Автор  Нурсөя Минзина, КФУ студенты, Арча районы, Иске Муй авылы.
Оценить
(0 голоса)

Тышта коеп яңгыр ява. Күптән көтелгән ходай хикмәте ул. Тәрәзә кыекларыннан яңгыр тамчылары, гүя каядыр ашыккан сыман, җиргә төшәләр, шул ук вакытта җир аларны куенына сыендырып алып кала. Кырлардагы игеннәр дә иркенрәк сулыш алды, шинель кигән солдатлар күк, югары башларын күтәргәннәр. Урамда бер кеше дә юк, кайсы кая качып беткән, мөгаен, өйләрендә иртәнге чәйләрен тәмләп кенә эчеп утыралардыр. Ара-тирә генә әбиләр тәрәзә аша яңгырны күзәтәләр, капка төпләренә чыгып-чыгып карыйлар, ә үзләре бертуктаусыз бисмиллаларын әйтеп, ходайның шушы изгелеге өчен рәхмәтләрен җиткерәләр.

Иртәнге яңгырны күзәтү Миләүшәнең дә яраткан шөгыле. Саф һава, битне йомшак җил иркәли һәм бер-бер артлы үткән вакыйгалар хәтергә төшә. Күптән түгел Казанның Үзәк китапханәсендә ул бер егет белән танышкан иде. Егет үзе беренче  булып Миләүшәгә дәште.

–       Гафу итегез, сезнең Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрен укыганыгыз бармы? Сюжетын белмисезме?

 Миләүшә бермәлгә аптырап калды, көтелмәгән сорау иде бу.

– Әйе, укыганым бар, без әлеге әсәр буенча имтихан да биргән идек. Үзегез укып чыксагыз, яхшырак булыр, минемчә. Тирән мәгънә салынган бу әсәргә.

– Сез әллә укытучымы?

– Булачак укытучы. Югары уку йортында укыйм, соңгы курс калды. Ә сез укыйсызмы, әллә эшлисезме?

– Әтинең үз бизнесы, аңа ярдәм итәм. Гафу итегез, без әле танышмадык бит. Мин – Сирин, ә сезнең исемегез ничек? – дип егет кулын сузды.

– Миләүшә, – диде ул, елмаеп. – Ә сез китаплар укырга яратасызмы? Егет кешене китап белән күрү бераз гына сәеррәк димме соң.

–       Яратам. Укый башласам, вакыт турында да онытам, ашавым ашау булмый, – диде Сирин.

Егет белән кыз бермәлне рәхәтләнеп көлешеп алдылар.

– Миләүшә, ә сез кайда торасыз? Сезне озатып куярга мөмкинме?

–       Мин монда гына торам, якында, ике атлап, бер сикерәм инде мин. Яхшы, мин каршы түгел, озатыгыз.

Сирин белән Миләүшә юл буе балачак белән бәйле истәлекләре, кызыксынулары хакында сөйләшеп бардылар. Миләүшә Казан үзәгендәге тулай торакта яши иде. Ә Сирин – шәһәр егете, тулай торакның ни икәнен күз алдына да китерми иде. Шуңа да егет тулай торактагы тормыш турында сораштырды.

– Миләүшә, тулай торакта яшәве ничек соң? – дип сорады ул.

– Яхшы. Бүлмәдәшләрең белән бер гаилә кебек яшисең, укырга да уңайлы, җәяү генә йөрисең.

– Минем дә тулай торакта яшәп карыйсым килә. Төннәр буе дуслар белән сөйләшеп утырасым, бергә-бергә семинарларга әзерләнәсем, тулай торактагы бәйрәмнәрдә катнашасым килә. Күңелледер ул тулай торакта яшәве?!

–       Әллә сиңа шәһәр тормышы читенме? Үз фатирың бар, якыннарың янында яшисең, кайтканда, ашарыңа пешкән була, балачак дусларың белән аралашасың, һәрвакыт күрешеп торасыз. Минемчә, синең дә тормышың күңелле!

–       Әйе, мин зарланмыйм. Шулай да, минемчә, студент булган кеше тулай торакта яшәргә тиеш! Ә мин – шәһәр егете, миңа андый бәхет тәтеми, Казан студентларына тулай торак бирелми бит, – дип, егет бераз гына күңелсезләнде.

–       Сирин, әйдә берәр көнне миңа кунакка кил, тулай торак тормышы белән таныштырырмын.

–       Рәхмәт сиңа, Миләүшә.

–       Сирин, мин керим инде, кызлар югалтканнардыр үземне.

–       Миләүшә, ә синең телефон номерыңны язып алырга мөмкинме? Сине бердә югалтасым килми минем, – диде егет бераз кызарып.

–       Яхшы, – дип, Миләүшә аңа номерын әйтеп яздыртты һәм егет белән саубуллашып кереп китте.

Күктә куе болытлар күренде һәм шыбырдап яңгыр коярга тотынды. Кояшлы җылы яңгыр бөтен урамга хуш ис таратты. Миләүшә яңгыр яуганын тәрәзәдән карый, күзләре уйчан, иреннәре үзеннән-үзе елмаерга итәләр... Кояшлы яңгыр кебек кызның хыяллары да якты һәм өметле иде.

 

Изменено 06.07.2016 14:25

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить