01.07.2016 10:19

Кадер кичәсе

Автор  Сөмбелә Фәхертдинова әзерләде, Чаллы шәһәре.
Оценить
(0 голоса)

Кадер кичәсе – Рамазан аеның соңгы ун киченең берсе. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү – галәйһи вә сәлламгә вәхилек килә, Коръән иңә башлый. Коръән 23 ел дәвамында иңә, ул кешелек дөньясы өчен Кануннамә.

Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә? Кайбер галимнәр Рамазанның 21, 23, 25нче төннәре, ә күпчелеге – 27нче төне дигән фикердә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез», – дигән. Коръәндә Кадер кичәсе турында аерым «Кадер кич» сүрәсе бар:

«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.

Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?

Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.

Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.

Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».

Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачак. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди. Аллаһы Тәгалә: «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк», – ди.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Кадер кичәсенә кылырга өйрәткән дога: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни». (Әй Аллам, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка.)

Кадерле балалар! Габдулла Тукайның да Кадер кичәсенә багышлап язган шигыре бар. Күңелендә Коръән урнашкан шагыйрь Коръәндәге илаһи аятьләрне шигъри юллар белән чын татарча әйтеп бирергә омтыла. Шигырьнең язылу тарихын композитор Мансур Мозафаров түбәндәгечә аңлата: «Бервакыт әнием Тукайдан: «Менә Кадер кич җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы икән синдә, Габдулла?» – дип сорады. Тукай берничә көннән безгә «Бу Кадер кич – елда бер кич» дип башлана торган шигырен, үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка алып килде.

Бу Кадер кич, елда бер кич – барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакъләнер – бик зур Ходайның дәүләте;

Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугътан күндерермез Тәңремезгә бер теләк,

Бер Кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах, вә рух;

Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,

Барча көчсезләр, зәтыйфләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗетештән ясап зур энҗеләр,

Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр,

Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;

Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлам!»

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить