27.06.2016 14:28

Һәркөнне иртән 5тә

Автор  Йокларга яратуын җиңгән кеше.
Оценить
(0 голоса)

Мин үзем өчен ачыш ясадым әле, иртәрәк йокыдан торган саен үземне яхшырак хис итәм һәм күп нәрсә эшләргә өлгерәм.

Башта үземнең көн тәртибемне үзгәртү бик җиңел булмады булуын, күнегелгән гадәтне тиз генә икенчегә бору да җиңел эш түгел. Теләгән вакытта йокларга ятып, иртәнге сәгатъ җиде тула дигәндә торырга өйрәнелгән бит инде, ә инде ял көннәрендә, гадәттәгечә, соңрак ятып, соңрак торасың инде.

Ниһаять, мин үземә  көн саен иртәнге биштә торуны максат итеп куйдым һәм, миңа калса, бу алым бик тә файдалы, сәләмәт һәм нәтиҗәле. Билгеле, әлбәтә, иртәнге сәгатъ биштә тәмле йокыдан, җылы урыннан тору бик тә рәхәт түгел. Һәр нәрсәдә дә уйланылган стратегия кирәк икән.

Йокы мәсьәләсенә килгәндә, монда 2 төрле караш бар. Беренчесе буенча йокыга һәр көнне бер үк вакытта ятып, бер ук вакытта торырга кирәк.

Икенче карашта булганнар болай дип саныйлар: үзеңнең организмың ничек тели, шулай эшләргә кирәк, кайчан телисең, шул вакытта йокларга ятарга, теләгән вакытта йокыдан торырга.

Үз тәҗрибәм буенча мин шуны аңладым: бу ике караш минем өчен 100 %ны тәшкил итмиләр икән. Минем уйлавымча, карашлар синең максатыңа бәйле. Минем иң зур максатым — көн буена иң зур дәрәҗәдә нәтиҗәлелек, үзеңдә гармония балансы һәм бәхет тойгыларын сизү.

Әгәр бер үк вакытта йокларга ятарга кирәк икән дип тырышсаң, телисеңме-юкмы, сиңа ул вакытта йокларга ятарга туры киләчәк. Көннәр бер-берсеннән аерылган кебек, безнең йоклау, ял итү теләкләре дә төрлечә. Шуның өчен үзеңне йокы һәр көн бер үк вакытка гына туры килергә тиеш икән дип ышандырырга кирәкми. Минемчә, яту белән беренче 5 минут эчендә йоклап китә алмыйсың икән, әле синең йокы вакытын җитмәгән.

Әгәр йокы турындагы икенче карашка тукталсак, күпме телим шул кадәр йоклыйм дип уйлаучыларга шуны әйтәсем килә, бу бушка исраф ителгән вакыт булачак. Без бит инде болай да гомеребезнең өчтән бер өлешен йоклап үткәрәбез. Тормышта синең бер максатың да юк икән, син инде тәүлегенә 10-15 сәгать тә йоклый аласың.

Кеше тормышын мәгънәсез үткәрә икән, ул ялкаулыктан күп вакытын йоклап үткәрә. Чөнки тормыш уяу булганда гына бара. Әгәр кеше тормышында мәгънә тапмый икән, аның өчен йокы иң зур мәгънәгә әйләнә бара.

Мин үзем өчен иң җиңел чишелеш таптым әле — йокы турындагы ике карашны бергә кушарга: йокым бик килгәндә генә йокларга ятарга һәм атнаның 7 көнендә дә бер үк вакытта торырга. Организм үзе үк аңа кайчан ял итәргә кирәк икәнлеген сиздерә. Мин исә инде 5 тән дә соңга калмыйча уянам.

Йокыдан уянгач, беренче 5 минутта, акыл белән тән арасында көрәш бара, киредән ятарга һәм шул халәтне дәвам итү теләге көчле. Шуннан соң йокы ачыла һәм үзеңнең нәфесеңне җиңү горурлыгы биләп ала. Еш кына 10-15 минут үземә көч-күәт бирә, уңай тәэсир итә торган китап, мәкаләләр карап алам.

Хәзер инде мин, элеккегә караганда, 1,5 сәгатъкә әзерәк йоклыйм, үземне күпкә яхшырак, җанлырак һәм энергиялерәк хис итәм. Әгәр дә уйлап, санап карасак, эш атнасы уртача 40 сәгатътән тора, көн саен 1,5 сәгатъкә иртәрәк тору — елга 14 эш атнасы артык дигән сүз. Икенче яктан карасаң, кеше тәүлегенә 18  сәгатъ уяу хәлдә эшкә сәләтле икән, бу инде тагын елына 1 айга артык дигән сүз. Әгәр дә 10 еллык перспективаны алсак, монда инде 1 елга артык гомер булып чыга!

 

Изменено 27.06.2016 14:31

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить