24.06.2016 09:38

ЧӘЧӘКЛӘРНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?

Автор  Михаил Русаков, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек урта мәктәбе, 8нче сыйныф укучысы.
Оценить
(0 голоса)

Вазадагы чәчәкләрнең гомерен озайтыйк дисәк, аларны кайчан өзәргә икәнен дә белергә тиешбез. Лаләләрне (тюльпан), мәсәлән, чәчәк бөресенә төс кергәч, ачылганчы ук, ә нәркисне (нарцисс) муены сузылгач, ачыла башлауга өзәләр. Чалма чәчәкне(пион) һәм гөлчәчәкне (роза) ярым ачылгач кисәләр. Канәфер һәм кыңгырау чәчәкләрен дә яртылаш ачылгач, гладиолусны бер-ике чәчәге ачылуга кисәргә мөмкин. Бер еллык кашкарыйны (астра) һәм хризантеманы чәчәкләре ачылгач кына өзәргә кирәк. Чәчәк сабагын үткен пычак белән, кыеклап киссәү әйбәтрәк. Нәркис, лалә, канәфер, хризантема, кашкарыйны сындырып кына алырга да киңәш итәләр. Чәчәкләрне иртән иртүк яисә кичен өзәләр. Яңа җыелган чәчәк бәйләмен бер-ике сәгатькә су тулы чиләккә салып тоталар. Базардан сатып алган бәйләмне дә, сүтмичә, төнгелеккә салкынча урында калдыралар. Чәчәкләрне вазага кайнатып суытылган (20 градус) суга салу әйбәтрәк. Су тонык һәм чиста булырга тиеш. Суны алыштырганда вазаны да әйбәтләп юарга кирәк. Чәчәкләрне өлгергән җиләк-җимеш янында тотарга ярамый. Чәчәкләрнең сулганнарын да ала барырга кирәк. Лалә, канәфер, роза, энҗе чәчәк (ландыш), мәк чәчәге, резеда, күке яше чәчәген (орхидея) бүтәннәр белән аралаштырып куярга ярамый. Нәркисне 24 сәгатьтән соң гына башка чәчәкләр янына куярга мөмкин. Чәчәкләр бик тиз җәрәхәтләнүчән. Шуңа күрә аларны кояшта, эсседә яки салкында, җил үтәли йөри торган урында тотмагыз.

 

Изменено 24.06.2016 09:41

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить