23.06.2016 15:28

Патша түгел – таҗым бар

Автор  Юныс Шәйхулов, Азнакай районы, Җиңү бистәсе мәктәбе, 11нче сыйныф укучысы.
Оценить
(0 голоса)

Патша түгел – таҗым бар, кешеләргә бирер назым бар? Ул нәрсә? Әлбәттә, патшаларны да сокландырырлык нәфислеккә, матурлыкка, теләсә кемне тынычландырырлык, күңелен күтәрерлек кодрәткә ия булган чәчәк.                                                 

Борын-борыннан ук чәчәкләр – тормышның аерылмас юлдашы. «Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк», дигән бит бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен. Аларның матурлыгы риваятьләр, әкиятләр, табышмаклар, җырлар тууга сәбәпче булган.

Чәчәкләр – кешеләр арасындагы гаҗәеп арадашчылар. Аларга иң нечкә, самими хисләреңне дә ышанырга була. Чәчәкләр үстерүче кеше үзенә һәм башкаларга сөенеч китерә. Төрле халыкларның чәчәкләргә мәхәббәте мең еллардан бирле уздырылган чәчәк бәйрәмнәрендә дә чагыла, язучылар, шагыйрьләр үз иҗатларында чәчәк образына еш мөрәҗәгать итәләр, үз әсәрләрендә чәчәккә дан җырлыйлар.  

Күп чәчәкләр символик мәгънәгә ия. Мәсәлән, роза – мәхәббәт, миләүшә чәчәге – тыйнаклык һәм сафлык, чалма чәчәк – озын гомер, канәфер – тугрылык, кашкарыйлар сагыш билгесе булып санала. Чәчәкләрнең бу үзенчәлеге җырларда да ассызыклана. Аманулла сүзләренә, Ф.Әбүбәкеров иҗат иткән җырда:                                                                                                                                                                                                                                  

Ап-ак ромашкалар – мәхәббәтең,

Сары төнбоеклар – синең сагышың,

Миләүшәләр – миңа хыянәтең,

Кыңгырау гөл – көлгән тавышың, – диелә.    

Чәчәкләргә булган мөнәсәбәтләренә, нинди чәчәк яратуларына карап, кешеләрнең характер сыйфатларын билгеләп була.   

Матурлыкны, батырлыкны, фидакарьлекне, мәхәббәтне еш кына чәчәк белән чагыштыралар. Исемнәре чәчәкләргә мөнәсәбәтле булган әдәби әсәрләр дә шактый. Мәсәлән, «Ак чәчәкләр» (Г.Әпсәләмов), «Кызыл чәчәкләр» (Г.Ибраһимов), «Кыңгырау чәчәк» (Р.Төхфәтуллин), «Кашкарыйлар озын гомерле» (Роза Хафизова), «Ак сирень» (И.Гази) һ.б. Чәчәкләр исә, сокландыру көченә ия булу белән бергә, сөйли дә беләләр икән. Ш.Рәкыйповның «Чәчәкләр сөйли белә» повестенда Барыйның, чәчәкләргә карап, вакытны билгеләве турында яза.

Чәчәк сүзе уртаклык исемнән хәтта ялгызлык исемгә әйләнгән. Моның мисалы булып, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл йолдыз», I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, «Бөек Ватан сугышы партизаны», «Мәскәү оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова, күп еллар пединститутта (хәзер КФУ) укытучы булып эшләгән Чәчкә Мостафина, Әлмәт шәһәренә нигез салучы, аны төзүчеләрнең берсе –буяучылар бригадасы бригадиры Чәчкә Паймухинаны китерергә була. Ә чәчәк исемнәре гүзәл затларыбызга аеруча яратып кушыла. Мәсәлән, Миләүшә, Гөлчәчәк, Лилия, Дәлия, Нәркис, Ландыш, Энҗе, Резеда, Азалия... .

Гүзәллек, мәхәббәт символы булган чәчәкләрне кемнәр генә зурламаган! Аның турында халык табышмак, мәкальләр чыгарган, моңлылар аны үз җырларына кушып җырлаган, ә шагыйрьләр, язучылар үз әсәрләрендә зурлаганнар.  

Мин ышанып калам: киләчәктә дә шагыйрьләр, язучылар чәчәк образын үз әсәрләрендә яктыртып илһамланырлар, чәчәкләр турында яңа җырлар, шигырьләр, әсәрләр туар. Чәчәкләрне яратучылар, тәрбияләүчеләр тагын да артыр. Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы герое сүзләре белән әйтсәк, «Чәчәк кадерен белгән кеше – кеше кадерен дә белә ул».

 

Изменено 23.06.2016 15:32

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить