22.06.2016 13:38

Кәҗә бәтиләренең шәһәргә сәяхәте

Автор  Ландыш Исмагулова, Махим Кузнецова, Чаллы шәһәре, 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Оценить
(0 голоса)

  (Уртанчылар төркемендә сәхнә ярдәмендә юл    йөрү кагыйдәләрен ныгыту)

1нче кәҗә. Эх, күңелле дә соң безнең аланда!

2нче кәҗә. Хуш исле чәчәкләр монда.

3нче кәҗә. Әйдә, уйныйбыз?!

Мыраубикә. Хи, сезнең үзегезнең шушы аланыгыздан башка берни күргәнегез юк бит. Ә менә мин шәһәргә бардым.

1нче кәҗә. Һәм нишләдең инде анда?

Мыраубикә. Ял паркына барып төрледән төрле атынгычларда атындым, тәмледән тәмле йогырт, туңдырмалар ашадым. Ә хәзер мине калдырыгыз, мин ял итәм (киерелә, сузыла, мырлый).

Акбай. Кем мактана, дисәм, Мыраубикә икән. Сезнең дә шәһәргә барасыгыз киләме әллә?

Кәҗә бәтиләре бергә. Әйе!

Акбай. Ярый алайса, мине тыңларлык булсагыз гына алып барам. Барысы бергә чыгып китәләр.

(Шәһәр күренеше, юл билгеләре куелган зур юл, безнең геройлар автобуста баралар)

Кондуктор (йоклаган кыяфәттә утырган куян янына килеп билет сорый):

Әллә йоклаган куян?

Куян, куян, тор, уян!

Йоклаганга сабышма,

Мондый хәйлә таныш ла!

Күрсәт әле билетыңны?

Акбай. Белмичә хурлыкка калмыйк тагын, билет алырга кирәк ләбаса.

(Ашыга-кабалана автобустан төшәләр. Артларыннан полиция хезмәткәре килеп җитә.)

Акбай. Без авылдан шәһәргә сәяхәткә килдек.

Полиция хезмәткәре. Сез юл йөрү билгеләрен беләсезме соң? Әйдәгез, мин сезгә иң элек шәһәрнең картасын күрсәтәм. Бусы – сез басып торган бистә.

1нче кәҗә. Охо-хо!

2нче кәҗә. Минем ашыйсым килә!

3нче кәҗә. Түз инде...

Полиция хезмәткәре. Әнә, күрәсезме, бу билге ашханәне аңлата.

1нче кәҗә: Әйдә, киттек! (Юл аша чыкмакчы була.)

Полиция хезмәткәре. Җәяүлегә юлны әнә аклы-каралы сызыклар белән билгеләнгән җирдән чыгарга кирәк. Зебра дип атала.

Акбай. Ут капкан кебек

Ашыгып чапма.

Бераз туктап тор

Урам чатында.

Кара син светофорга!

(Өч кыз керә – берсе кызылдан, икенчесе яшелдән, өченчесе сарыдан киенгән).

Өчесе бергә. Светофор – ул безнең өй,

Өчебез дә бертуган.

Дөрес юл йөргәннәргә

Йөзебез якты һаман.

1нче кыз. Иң кырысы мин, кызыл төс,

Син һәрчак миңа кара.

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма!

2нче кыз. Юлдан тыныч чыгар өчен,

Минем киңәшне тыңла.

Көт! Күрерсең, сары янар,

Өч төснең уртасында.

3нче кыз. Артыннан ук мин – яшел төс,

Янармын синең алда.

Әйтермен: каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла!

(Ашханәдә ашап чыгалар.)

Кәҗә. Тамак туйды, хәзер уйнап алырга кирәк.

Акбай. Ашыкмагыз әле уйнарга! Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсезме икән, әйдәгез, мин хәзер тикшереп карыйм. (Юл билгеләрен күрсәтә, кәҗә бәтиләре җавап бирә)

Полиция хезмәткәре.

Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәне белегез.

Онытмагыз беркайчан да,

Бәлагә юлыкмагыз.

(Полиция бәтиләргә бүләкләр бирә.)

Светофор җырын башкарып, барысы бергә сәхнәдән чыгып китәләр.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить