01.06.2016 15:15

Кем кадерле?

Автор  Тукай районы, Теләнче Тамак урта мәктәбе укучылары: Аделина Сираҗетдинова, Алисә Кәлимуллина, Айсылу Рәшитова, Таңсылу Ахметшина.
Оценить
(0 голоса)

Юл хәрәкәте, юк кагыйдәләре турында сөйләшәбез икән, без, һичшиксез, машиналар турында да белергә тиеш. Безгә Тукай районы Теләнче Тамак урта мәктәбеннән бу хакта кызыклы язмалар әзерләп җибәргәннәр.


Кем кадерле?

Менә бер төнне капка төбендә өч машина бәхәсләшә башлаганнар:
– Без кайсыбыз хуҗалар өчен кадерлерәк?

– Мин хуҗалар өчен бик кадерле, – дигән җиңел машина – чөнки алар миңа балаларын да ышанып тапшыралар.
Газельләр исә:

– Безнең белән хуҗа көне-төне эшкә чаба. Без булмасак, хуҗа акча эшли алмас иде, – дип аңа каршы төшкәннәр.

Аларны гел көтмәгәндә лапастагы ат бүлдергән:
– Димәк, мин иң кадерлесе икән, чөнки мин арба белән балаларны да тартып йөрим, эшкә дә җигәләр бит мине.

Машиналар моны ишетеп, телсез калган.

Аделина Сираҗетдинова.

Әйләнгечтән юл туры

Бервакыт велосипед белән машина, кич җиткәч, капка төбендә сөйләшеп торалар икән. 
– Нәрсә, Молюска, көне буе шушы бер урында басып тордыңмы? – дигән машина.
– Юк шул менә, – дигән велосипед – магазинга бардым мин.
– Әй, магазин – нәрсә инде ул, ә мин шәһәргә барып кайттым. Син шәһәргә барып җиткәнче тимер-томырга әйләнеп бетәсең, – дигән машина. Велосипед моңа бик үпкәләгән.
Иртә җиткәч машина тагын шәһәргә китеп барган. Бераздан аны инде сөйрәп кайтып киләләр икән:
– Сиңа нәрсә булды, Тимер тавы? – дип сораган велосипед. Машина сер бирмәскә тырышкан, тик үзе дә бик борчылган булган. Бөтен җире сызлауга түзә алмыйча:

– Әйләнгечтән юл туры шул, – дип куйган. – Кешеләр кайвакыт шуны аңламыйлар.

Алисә Кәлимуллина

«Нисан», «Шестерка» һәм «Семерка»

Менә бер язгы кичтә машиналар телгә килгән. Нисан, авыр сулап: «Уф, ардым, эштән кайттым», – дигән. Аңа ишек алдында торган «Семерка» да кушылган.

– Аңлыйм, юлда йөрү авыр инде.

«Шестерка» да сүзгә кушылмый түзә алмаган:

– Юлда йөрү бер дә авыр түгел, ул ял гына. Миңа инде 24 яшь. Үз гомеремә өч хуҗа алыштырдым. Менә хәзер пенсиягә чыгып, хуҗам белән маллар үстерәбез, печән ташыйм, тирес түгәм. Сезгәме әле эш авыр дияргә?

– Мин дә бит арба тагып йөри башладым, – дип горурланып әйтеп куйган «Семерка».

Нисан нәрсә әйтергә дә белмичә тынып калган. «Мин сезгә караганда тизрәк чабам, – дияр иде, – моның өчен аның хуҗасына штраф кына түләтәләр икән бит. «Минем күршеләремнән артык җирем юк икән» дип уйлаган ул ирексездән.

Айсылу Рәшитова

Танышу

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Хуҗа. Ул яңа машина сатып алган. Хуҗага шул көнне кунаклар килгән. Хуҗалар кереп киткәч, машиналар телгә килгән.

– Синең исемең ничек? – дип сораган хуҗаның яңа машинасы.

– Минем исемем Рено Сандеро, – дигән кунак.

– Ә минем исемем Рено Дастер, – дигән яңа машина.

– Кара әле, без туганнар икән бит! – дигән Рено Сандеро.

– Әйе, безнең тамырлар Франция якларыннан. Без икебез дә затлы машиналар, ләкин син безнең Казаклар авылыннан яз-көз йөри алмыйсың! – дигән Рено Дастер.

– Ә ник син алай дип уйлыйсың?

– Чөнки безнең юллар кызыл балчыктан. Безнең хуҗа мине бик озак уйлаганнан соң алып кайтты. Мин бу юлларда җырлап кына йөрим! Ә син безгә кунакка юллар әйбәт булганда кил!

– Ярар! – дигән Сандеро.

Хуҗалар чыккач, Сандеро юлга кузгалган. Ә Дастер әллә нигә ямансулап калган...                                             

    Таңсылу Ахметшина.


 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить