19.05.2016 12:10

Минем дустым – Граф

Автор  Вячеслав Цыганов, Чаллы, 28нче мәктәп, 3А сыйныфы.
Оценить
(0 голоса)

Минем авылда Граф кушаматлы этем бар. Миңа аны әбием белән бабам бүләк итте, чөнки мин 2нче сыйныфны «5»легә тәмамладым. Граф – ул хаски, овчарка эт. Аңа хәзер 1 яшь. Ул бик матур, сөйкемле. Этем ак һәм соры төстә. Аның йоны йомшак, озын. Күзләре зур һәм зәңгәр, ә тешләре бик үткен. Граф бик акыллы һәм тәрбияле эт. Ул күбрәк урамда йөрергә ярата. Урамда йөгерә, уйный, шуңа күрә аның иң яратканы – футбол тубы белән уйнау. Миңа аның холкы, кыяфәте, гадәтләре ошый. Ул – минем яраткан һәм чын дустым!

 

Изменено 19.05.2016 12:14
Еще в этой категории: « Акборын Юлдаш »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить