19.05.2016 12:00

Акборын

Автор  Диләрә Насртдинова, Кукмара районы, Балыклы мәктәбе, 1нче сыйныф.
Оценить
(0 голоса)

Минем яраткан песием бар. Ул бик матур, кушаматы – Акборын. Чөнки аның борыны ак төстә, тәпиләре кап-кара. Без аның белән бик кызыклы итеп уйныйбыз. Мин аңа сөт бирәм. Ул аны яратып эчә. 

Ишегалдына этебез янына да чыгып утыра ул. Алар бер-берсен аңлашалар төсле. Акборын аңа өйдәге хәлләрне сөйләп мактана бугай. Этемнең шуңа ачуы килгән кебек. Аларга карап торсаң, бик кызык инде. Минем песием бик акыллы, шуңа күрә мин аны бик яратам. Ул да мине ярата.

 

 

Изменено 19.05.2016 12:04

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить