12.05.2016 09:30

Җирдәге салават күпере

Автор  Михаил Русаков, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек урта мәктәбе, 8нче сыйныф укучысы.
Оценить
(0 голоса)

Кеше иң элек буяуны чәчәкләрдән, аннан соң яфрак, сабак, тамырлардан ала башлаган. Буяу алу өчен, гадәттә, вакланган үсемлекне суга салып кайнатканнар, шуннан алынган эретмәне куе утырма калганчы парга әйләндергәннәр.

Яшел буяу: каен яфракларыннан (җәй башында җыелган яфрактан ачыграк төс алырга мөмкин).

Сары буяу: ат кузгалагы тамырыннан, алмагач кабыгының эчке өлеше дә шундый буяу бирә.

Күк буяу: бәбкә үләненең тамырыннан, мөгезле күкбаш (испәрәк) чәчәкләреннән.

Шәмәхә төс: кара бөрлегән җиләкләреннән, кара җиләк суыннан.

Кызыл буяу: сары мәтрүшкә чәчәкләреннән.

Чия төсендәге кызыл буяу: кызгылт-сары лишайниктан.

Кызгылт-көрән буяу: зирек кабыгыннан.

Буяу алу өчен үзебезгә таныш булган бик күп үсемлекләрне: дару ромашкасын, карга миләшенең җимешләрен, имән кабыгын файдаланырга мөмкин. Алардан нинди буяулар алып булганын тикшереп карагыз әле, үзегезнең дә исегез китәр. Урмандагы үсемлекләрдән алган буяу белән рәсем дә ясап карадым. Чынлап та эшкә ярардай буяулар икәнлегенә инандым. Сез дә сынап карагыз әле. Барып чыкса, минем сүзләргә үзегез дә ышанырсыз. Тик үсемлекләр белән сак эш итегез, кирәк-кирәкмәскә өзмәгез.

 

Изменено 12.05.2016 09:37

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить