07.04.2016 09:09

Җәяүле булырга өйрәнәбез

Автор  Рәмзилә Исакаева, Минзәлә шәһәре, 5нче «Таңкай» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Оценить
(0 голоса)

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә һәм гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк «юл әлифбасын» өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Бу өлкәдә безнең балалар бакчасы бик актив эш алып бара. Тәрбиячеләр юл кагыйдәләренә багышланган автор уеннары ясадылар. «Транспорт төрләре», «Нинди билге икәнен әйт!», «Билгеләрне урнаштыр», «Юл кагыйдәләре» лепбугы, «Дүртенчесен әйт!», «Кайсы билге югалган», «Светофор» һ.б. Бу уеннарны без төрле шөгыльләрдә кулланабыз. Шулай ук акцияләр дә уздырабыз: «Сак бул, бозлавык», «Киемдә яктылыкны кире кайтаручы» һ.б.

Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Ахметдинова ата-аналар һәм балалар белән берлектә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» буенча уен-викторина үткәрде. Кичәдә ата-аналар видеосорауларга җавап бирделәр, «Пазл җый», «Светофор» интерактив уены һ.б. уеннарда актив катнаштылар. Сабыйлар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын әти-әниләре алдында ясаган чыгышларында чагылдырдылар. Алар кечкенә генә булуларына карамастан, юл кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бакчада «Без – җәяүлеләр» рәсем күргәзмәсе оештырылган иде, анда барысы да бик актив катнаштылар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле булыр.

 

 

Изменено 07.04.2016 09:12

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить