07.04.2016 08:54

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Автор  Дамира Миннебаева, Теләче районы, Олы Мишә балалар бакчасы мөдире.
Оценить
(0 голоса)

Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла. Быел да март аенда безнең балалар бакчасында «Юл билгеләре иленә сәяхәт» дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз – балаларга юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, юлларда үзеңне әдәпле һәм дөрес тоту күнекмәләрен практик яктан ныгыту иде.

Ул көнне безгә ачык чарада катнашырга Теләче районы Мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты А. Сәетова һәм ГКУ Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең әйдәп баручы белгече Д.Закиров килгәннәр иде. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр. Инспектор балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте, видеофильм күрсәтте. Балаларга Динар абыйларының юл кагыйдәләре турында сөйләве, алып килгән бүләкләре бик ошады. Караңгыда йөргәндә кия торган беләзекләрнең дә аларга әле, һичшиксез, кирәге чыгачак.

.

Изменено 07.04.2016 08:55

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить