06.04.2016 13:57

Хәвефсезлеккә – уен аша

Автор  Гөлчәчәк Хатипова, Мөслим районы, Вәрәшбаш авылы, «Аккош» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Оценить
(0 голоса)

Балаларга бу катлаулы заманда беренче тормыш сабакларын бирү, аларны иң кирәкле тормыш иминлеге кагыйдәләре белән таныштыру – безнең иң изге бурычыбыз. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре төзәтеп булмаслык аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Белем бирү барышында без күп төрле яңалыклар да кертергә тырышабыз. Еш кына традицион булмаган алымнарга да мөрәҗәгать итәбез. Бала өчен кызыклы булсын өчен, үзебез иҗат иткән, тематикага кагылышлы шигырьләребезне, әкиятләребезне укыйбыз, төрле рольләргә кереп уеннар аркылы да өйрәтәбез.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен – төп чара булып тора. Балаларны юл йөрү иминлеге кагыйдәләренә өйрәтү уенга корылган һәм нинди дә булса яңалыкны үз эченә алган булырга тиеш. Бала уен аркылы тирә-юнь белән таныша, урамда, ишек алдында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерә. Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы барлык әйберләрне күрә белергә өйрәнә. Уйнаганда ул юл йөрү иминлеге кагыйдәләрен өйрәнеп кенә калмый, алган белемнәрен дә ныгыта.

Нәниләрне активлаштыру өчен бакчабызда автокласс булдырылды. Бу бүлмәдә тематик уеннар үткәрер өчен атрибутлар тупланган: юл билгеләренең макетлары, велосипедлар, светофор, һәр балага да җитәрлек жакетлар, төрле дидактик уеннар һәм күрсәтмә материаллар. Балалар, уенда юл хәрәкәтендә катнашучы буларак, үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Балалар түбәндәге сюжетлы уеннарны яратып уйныйлар: «Без - пассажирлар», «Машина йөртүчеләр». Хәрәкәтле уеннар уйнаганда балалар бик актив катнаша. Балалар юл аркылы чыкканда өлкәннәр белән җитәкләшеп чыгарга кирәклеген истә калдыралар, транспорт чараларының якынлашуын күрергә өйрәнәләр.

Без әти-әниләр белән дә уртак эш алып барырга тырышабыз. Әти-әниләр игътибарына анкеталар тәкъдим итәбез. Төрле ачык шөгыльләр һәм күңел ачу кичәләре үткәреп торабыз. Бәйрәмнәребезгә еш кына ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә чакырабыз. Уку елы башында һәм ахырында «Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах» методик кулланмасында чыккан диагностика материалларына таянып балаларның белемнәрен тикшерәбез. Безнең «Яшел ут» республика конкурсында катнашып алган грамота һәм дипломнарыбыз да җитәрлек.

Балаларда юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү – зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк.

 

Изменено 06.04.2016 14:03

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить