25.03.2016 09:23

Хикмәтле хәл

Автор  Факил Сафин
Оценить
(0 голоса)

 

                                                                 (Михаил Зощенкодан)

 

1

 

Кәбир әле бәләкәй малай дисезме? Аның белән нинди дә булса хикмәтле хәл булмас дисезме? Дүрт яшьлек малай кеше шаккаттырырлык ни дә булса эшли алмас дисезме?

Хикмәтләрнең башы шунда да инде: әнисе аны бик тә, бик тә бәләкәй, йодрык кадәрле генә малай итеп күрә, шулай булгач, Кәбир үзе ни дә булса тотып эшли алыр дип башына да китерми иде. Әнисе Кәбиргә ботканы кашык белән үзе ашата, ишегалдына чыксалар, үзеннән бер адым да калдырмыйча, гел җитәкләп кенә йөри, иртән торгач та малайны фәкать үзе генә киендерә, урамнан керсәләр, үзе чишендерә иде. Кемдер бу хәлгә каршы төшсә, ачуланып: «Кәбир улым бик бәләкәй бит әле, йодрык кадәр малай нишли алсын?» – дип, сүзгә нокта куярга ашыга.

Бүген дә шулай булды. Кәбир уянып, юрган астыннан чыгарга өлгермәде, әнисе ашыгып-кабаланып аны киендерә башлады.

Киендереп бетергәч, канәгать кыяфәттә, малайны диван янына аягына бастырып куйды. Шул чагында әллә нәрсә булды, Кәбир бер селкенеп алуга, җил этеп еккан бүкән сыман, идәнгә барып төште.

Әнисе эшкә ашыга иде, улын шулай шаярта дип уйлап, аны җәһәт кенә янә аягына бастырып куйды. Кәбир тагын шапылдап егылды.

Әнисе бу хәлгә шулкадәр курыкты, ишегалдында машинасын кардан чистартучы әтисенә телефоннан шылтыратты. Калтыранган тавыш белән әнисе болай диде:

– Тиз генә өйгә кер әле, безнең бәләкәй улыбызга нидер булды – аягына басып тора алмый. Йөри дә алмый, йөгерми дә. – Шулай диде дә, елап җибәрде.

 

2

 

Әтисе озак көттермәде, ишектән суык ияртеп килеп тә керде, һаман да диван янында аптыраулы хәлдә басып торган Кәбиргә караш ташлап:

– Әллә ниләр сөйләмә инде, әнисе, безнең улыбызга ни булсын? – диде. – Әле кичә йоклар алдыннан йөгерде, сикерде, җырлый-җырлый мәтәлчек атты, үзе арып бетте, аңа карап торган мин дә алҗыдым. Төн чыкканчы ни булсын? Безнең улыбыз аягында нык басып тора, рәхәтләнеп йөри дә ул, йөгерә дә, әйеме, улым?!

Кәбир бу хәлгә үзе дә аптыраган иде, әтисенең сүзен раслап, баш какты. Әмма сүз әйтергә өлгермәде, атламакчы булган иде, чалкан барып төште.

Әтисе малайны тиз генә аягына бастырып куйды. Кәбир бер урында гына басып тора алмый бит инде, уенчыклары янына бармакчы булган иде, тагын егылды.

Әтисе куркып калды. Чыннан да аларның кечкенә уллары йөреп китә алмый шул, атламакчы була да, авып китә.

– Әнисе, табиб чакыртырга кирәк, улыбыз белән нәрсәдер булган бугай, – диде әтисе башын тотып. – Кичә конфет күп ашаган иде, бу хәлгә сәбәпче шул, ахры. Конфетны күп ашауның бер дә файдасы юк бит аның.

 

3

«Ашыгыч ярдәм» машинасы озак көттермәде. Табиб, өйгә кереп җитмәстән, ишек ачып торган әнисеннән:

– Бала кайда? – дип сорады.

Әнисе диван янында басып торган Кәбиргә күрсәтте:

– Улыбыз шушы инде. Һич аңламыйбыз, аягында басып тора торуын, тик атлый алмый, егыла да китә...

Табиб, елтыр түгәрәкле бер нәрсә алып, Кәбирнең күкрәген, эчләрен тыңлап карады, авызын ачтырып, озаклап «А-а-а» дип суздырды. Малайга текәлеп карап торгач:

– Улыгыз сау-сәламәт, батыр малай үстерәсез! – дип елмайды. – Шунысы гаҗәп, ник атлап китә алмый соң ул? Һич баш җитми...

Табиб малайны аякларына бастырып, атларга кушкан иде, Кәбир тагын егылды. Инде табибның йөзеннән куркулы дулкыннар йөгереште.

– Мин ни дип әйтергә дә белмим. Профессорны чакырып карагыз. Бәлки тәҗрибәле профессор малайның ни өчен егылуын әйтеп бирер?

 

4

 

Әтисе атаклы балалар табибы – профессор Хәйрановка шылтыратып, хәлне аңлатып бирде. Озак та үтмәде ишектә кыңгырау чылтырады. Әтисе ашыгып ишекне ачса, анда күрше малае Фаил басып тора. Кәбирнең әтисе белән әнисе бер-берсен бүлдерә-бүлдерә уллары белән булган хикмәтле хәл турында сөйләргә тотындылар.

Фаил Кәбиргә бер карап алуга, хәйләкәр еламайды:

– Кәбирнең ни өчен егылып киткәнен белдем, – диде ул. – Карагыз әле, аның чалбар балагының берсе буп-буш бит, ә берсенә ике аягын да тыгып куйгансыз. Менә шуңа егыла да инде ул, атлый алмый бит.

Кәбирнең әтисе белән әнисе шаккатып, «аһ-ух» килделәр. Табиб китәргә өлгермәгән иде, ул да аларга кушылып аһылдады.

– Әнием шулай кидертеп куйды бит, – диде Кәбир, борынын тартып.

– Ә мин һәрвакыт үзем киенәм, – диде Фаил, искитмәгән кыяфәт белән. – Шуңа күрә минем аякларым белән мондый хикмәтле хәлләр булмый да. Өлкәннәргә алар һәрвакыт шулай, ни дә булса бутамый калмыйлар.

Кәбир нык итеп әйтеп куйды:

– Бүгеннән башлап мин дә үзем киенә башлыйм!

Малайның сүзләреннән, күңелләре булып, әтисе дә, әнисе дә, табиб та көлешеп алдылар.

Табиб ашыгып, өйдәгеләр белән саубуллаша башлады. Кәбирнең аркасыннан сөйде. Аның башка авыру балалар янына барасы бар иде.

Кәбир чалбарын әйбәтләп киеп куйды. Әнисе улының «эһ» тә итмичә киенүен карап торды, битенә кызыллык йөгерде. Аның улы инде үсеп беткән икән бит, әнисе моны сизми генә калган икән!

Ике малай, дөньяларын онытып, уенчыклар янында мәш киләләр иде инде.

Шул көннән башлап Кәбир үзе киенә башлады. Моннан соң ул мондый хикмәтле хәлләргә бер дә юлыкмады.

 

 

Изменено 25.03.2016 09:32

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить