10.03.2016 11:02

Карач, Матуркай һәмЧуаркай

Автор  Алсу Миңнуллина, Кайбыч районы, Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе, 4нче сыйныф.
Оценить
(0 голоса)

Җәйнең гүзәл бер көне иде. Мин үзебезнең ишегалдына чыктым. Ә анда бәйдәге этебез янында бер песи басып тора иде. Менә кызык, эт аңа тими дә, өрми дә... Алар бигрәк дус булып чыктылар. «Эт белән мәче дус булмый», дигәнгә хәзер ышанасы да килми. Песинең кайдан килеп ияләшкәнен дә белми калдык. Кунак песине ашаттык, кире какмадык. Берничә ай үткәннән соң песинең өч баласы туды. Мин аларны карадым, ашарларына бирдем. Алар төрле төстә : берсе кара, ә икесе аклы-каралы иде. Мин аларга кушаматлар уйлап таптым, карасына – Карач, аклы-каралыларына Матуркай белән Чуаркай дип эндәштем.

Алар инде хәзер зур үстеләр. Зур булсалар да алар бик матур, уйнарга яраталар.

 

Изменено 10.03.2016 11:12

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить