10.03.2016 09:48

Тавыклар белән куышлы уйный

Автор  Владилена Колесова, Минзәлә шәһәре, 3нче мәктәпнең 4Б сыйныфы укучысы.
Оценить
(0 голоса)

Минем исемем Влада. Минем ике песием, ике дустым бар. Бу – Рысь һәм Том. Рысь әнисе, ә Том – аның улы. Песиләрем шаян, алар уйнарга яраталар.

Рысь тавыклар артыннан йөгерергә ярата, йомырка да ошый аңа. Ә Том тавыкларны яратмый. Әнисе кебек, сөт һәм йомырка ярата. Безнең Том нигәдер ит ашамый. Том әнисе белән уйный. Рысь Томны, ә Том Рысьне юындыра. Менә шундый минем дүрт аяклы дусларым.

 

Изменено 10.03.2016 09:50

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить