18.02.2016 11:12

Иминлек утравы

Автор  Чаллы, 91нче санлы «Торнакай» балалар бакчасы, «Иминлек утравы» тәрбиячеләре.
Оценить
(0 голоса)

Кечкенә бала тәпи китү белән – җәяүлегә, велосипедка утыру белән – йөртүчегә, транспортка утыру белән пассажирга әйләнә. Шуны истә тотып, без «Иминлек утравы» дигән мәктәп оештырдык. Менә дүрт ел инде «мәктәбебез» балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән саклану чараларын өйрәтеп кенә калмый, сабыйларыбызны тулаем кызыклы «утрауда» яшәтә. Укыту-уен комплексы аша «укучылар» шәһәрчектә ориентлашырга, һәлакәтләрсез юл сайларга өйрәнәләр. Уен формасында оештырылган мавыктыргыч вакыйгаларда башта әкият геройлары балаларга ярдәм итә, соңрак инде сабыйлар үзләре юл кагыйдәләрен белмәгәннәргә булыша да башлыйлар. Тәрбиячеләр коллективы белән бергәлектә «мәктәптә» театральләштерелгән бәйрәмнәр һәм күмәк спорт күңел ачулары оештырабыз, интеллектуаль уеннар һәм кызыклы викториналар үткәрәбез. Һәр «дәрес» үзенчәлекле, кабатланмас була.

Мондый мавыктыргыч тормыш турында ата-аналар белми калмады, әлбәттә. Балаларның сокланып сөйләүләренә кызыгып, алар да безнең тормыш белән яши башладылар: бергәләп тематик акцияләр, иҗади гаилә конкурслары, экскурсияләр үткәрдек. Бүгенге көндә машина йөртүче әтиләребез – сабыйларның «укытучылары», әниләребез – яклаучылары. Ә безнең өчен ата-аналар – һәр сорауда ярдәмчеләребез.

Безнең «мәктәп» – бик кызыклы «утрау»! Ә тормышыбыз – имин!

 

Изменено 18.02.2016 11:19

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить