11.02.2016 10:55

Очрашу көткәндә

Автор  Нурсөя Минзина, Арча районы, Иске Муй авылы, КФУ студенты, 4 курс.
Оценить
(0 голоса)

Алсу инде менә дүрт ел Казанда, әти-әнисеннән башка, чит шәһәрдә яши. Шәһәр кызны үзенә алып кереп китте, бөтен яшәешен үзгәртте дә куйды. Кыз укуына теләп йөри, дуслары белән аралаша, яшьлекнең гүзәл мизгелләрен онытылмаслык итеп үткәрә.

Алсуның күңеленә бермәлне мәхәббәт хисләре дә үтеп керде. Әлеге вакыйганы бәян итәр өчен, бер хәл турында сөйләп китү зарур булыр. Беркөн Алсу һәм аның дусты Ләйсән соң гына укудан арып кайттылар. Ашап алгач, ял итү нияте белән, ятып алырга булдылар. Алсуны Радик урамга чакырды, машинада сөйләшеп утырырга тәкъдим итте. Радик белән Алсу әле күптән түгел генә интернет аша танышканнар иде, шуңа күрә аз аралаштылар, тик шулай да бер-ике тапкыр очрашырга өлгергәннәр иде. Тик бу егет Алсуда әллә ни җылы хисләр уятты дип әйтеп булмас иде.

Кызның кичкә башка планнары бар иде. Ләйсән белән алар кибеткә барып кирәк-ярак җыярга сүз куешканнар иде. Тиз генә җыенып, автобус тукталышына ашыктылар. Тышта суык, көчле җил, кызлар туңарга да өлгерделәр. Автобус бераздан килде, алар җылыга үттеләр. Алсу үз уйлары белән берни эндәшмәде, бары Ләйсәннең сорауларына гына кыска-кыска җаваплар кайтарды. Ә Ләйсәннең кәефе яхшы, һәрчак елмаеп тора, дус кызының күңелен ничек күтәрәчәген ул инде күптән белә. Алсу бу кибеткә бер-ике тапкыр гына барган иде, кыз андый зур, кеше күп була торган урыннарны бик үк өнәп бетерми. Тиз генә азык-төлек җыйдылар да, чыгу ягына юнәлделәр. Ләйсән Алсуны туктатып:

– Тукта, Алсу, ашыкма, хәзер дус егетләр белән кайтабыз, – дип, елмаюлы карашын дустына төшерде.

– Ничек инде, егетләр? Нинди егетләр? – дип гаҗәпләнде Алсу.

– Мин күптән инде бер егет белән танышкан идем. Аның белән бер-ике тапкыр күрешеп тә өлгердем. Ул егет үзенең дустын да ияртәм диде, менә күрешерсез, күз кысарсың әле үзенә, – дип, кыз елмайды. Алсу гына бераз уйга калды, никтер шикләндерә иде.

 Сумкалар бик тиз тулды, кызлар кибеттән чыктылар. Чыннан да, аларны анда ике егет көтеп басып тора иде. Егетләр кызларны күреп, тиз генә килеп тә җиттеләр һәм:

– Сәлам, Ләйсән, – дип Рамил, Алсуны да күздән кичерде.

– Привет, Рамил. Бу – Алсу, – дип дус кызын таныштырырга дип кирәк тапты, Рамил кыз белән кул сузып күреште һәм:

– Минем дустымның исеме Камил, – дип, Рамил дустына ишарәләде, ә Камил бары елмаеп кына куйды да, Алсуның сумкасын кулыннан алып багажникка салырга булды. Моннан күреп Рамил дә Ләйсәннең кулыннан авыр сумкаларны җәһәт кенә алды.

Юл буе Ләйсән белән Рамил сөйләшеп кайттылар, бары Алсу гына алай ук Камилгә ачылып бетмәде. Яшьләр менә тулай торак каршына килеп туктадылар. Егетләрнең кызларны бер дә җибәрәсе килмәде.

– Кызлар, без сезнең белән туйганчы сөйләшә дә алмадык әле. Бәлки, сумкаларыгызны бүлмәгезгә менгереп куярсыз да, аннары урамда саф һава сулап йөрербез, – диде Камил.

Рамилгә бу фикер ошады булса кирәк, тиз генә дустының сүзен җөпләргә ашыкты:

– Әйе, әйе, кызлар, сез безне болай гына салкында, берүзебезне генә ташлап калдыра алмыйсыз, әйдәгез, безнең белән? – дип иң элек Ләйсәнгә карап алды.

Ләйсән, уңай фикер әйткәндәй, башын какты, Алсуга бары тик килешергә генә калды. Тиз генә бүлмәләренә кереп, сумкаларын калдырдылар, ә аннары егетләр белән кичке паркка киттеләр. Алсу белән Камил дә якыннанрак таныштылар, сәйләшер сүзләре дә күп булып чыкты. Яшьләр рәхәтләнеп аралаштылар, кафега кереп тә сөйләшеп утырдылар. Вакыт узганын сизмичә дә калдылар алар.

Тулай торак янына килеп җиткәндә, Ләйсән еламсыраган кыяфәттә:

– Беләсезме, егетләр, безне бит хәзер кертмиләр инде, бу вакытта вахтадагы апа күптән йоклыйдыр, йокламаса да, бераз уңайсыз. Безгә хәзер нишләргә? – дип ул бүтәннәргә карап куйды.

Рамил берәр машина откандай, елмаеп кына:

– Кызлар, сез бер дә борчылмагыз, аның өчен егетләр бар, то есть, ул – без. Без сезнең белән бу машинада каравыл торабыз, бергә-бергә күңелле булыр! – дип сүзен җөпләде. Ә яшьләр бу вакытта Рамилнең шаярулы сүзләреннән шаркылдап көләләр иде.

Менә шундый күңелле ноктада тәмамланды аларның очрашуы. Ә кызлар, бүлмәгә керү белән, будильник куеп, йокыга киттеләр.

Ул көнне кызлар көне буе алдагы төн хакында сөйләшеп чыктылар. Алсуга да Камил ошаган булса кирәк, дус кызын аптыратып бетерде. Ә Камил үзе Алсуның номерын Ләйсән аркылы алып шылтыратты, кич белән Алсуны үзен генә урамга чакырды. Кич җиткәнен Алсу, минутлап, секундлап көтеп калды.

 

Изменено 11.02.2016 10:59

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить