10.02.2016 14:14

Куян малаеның бер көне

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Куян баласы йокысыннан торгач, урынын җыештырган, яхшылап юынган. Аннары бик тәмләп әнисе әзерләгән иртәнге ашны ашаган. Чөнки аның тизрәк үсәсе килгән. Тамагы тую белән дә уйнарга чыгып чапмаган, әнисенә табак-савытлар юарга булышкан. Өй эшләре тәмамлангач кына, рөхсәт сорап, болынга юнәлгән. Әлбәттә, үзен шундый тәрбияле, әдәпле тоткач, әнисе куян баласын бик яраткан, аны матур-матур сүзләр белән озатып калган. Куян баласының моңа, билгеле, күңеле булган. Аның шатлыгыннан бертуктаусыз сикерәсе, чабасы килгән.

 Ул шулай уйнап-чабып дусты тиен янына барган. Бергәләшеп уйнаганнар. Куян баласының шат күңеле тиен баласының да кәефен күтәргән. Аннары аларга бурсык баласы белән керпе баласы кушылганнар. Аларны да әниләре акыллы, тыңлаучан булганнары өчен бер тоткарлыксыз уйнарга чыгарган. Дусларының шат авазларын ишетеп каенлыкта җиләк җыеп йөрүче аю баласы да килеп җиткән. Ә ул шулай һәр иртәне әбисенә күчтәнәч-сый әзерләп кайта икән.

 Нәни киекләр шактый озак уйнасалар да, вакытында кайтырга кирәклеген онытмаганнар. Чөнки алар әниләренең үзләрен уйлап борчылып торачакларын белгәннәр.

 Әйткән вакытта пычракка буялмыйча, шатлыклы йөз белән кайтып кергән баласын кем яратмасын. Шуңа күрә нәни киекләрне дә әниләре аркаларыннан сөеп, яратып каршы алганнар, аннары аларны тәмле ашлар белән сыйлаганнар.

 Ә бит киресенчә дә булырга мөмкин иде. Әйтик, куян баласы йокысыннан торгач урынын җыештырмаган, аннары яхшылап юынмаган булса, әнисе әзерләгән ашны ашамыйча: «Миңа туңдырма яисә конфет кирәк», – дип киреләнеп утырса... Ул чагында әнисе аны иркәләп сөймәс һәм бәлки әле тиз генә уйнарга да чыгарып җибәрмәс иде. Чыгарган очракта да, шелтәләрдән соң, куян баласының кәефе булмас, аның сикерәсе, чабасы да килмәс иде. Ярый ла, ул кәефсез килеш болында берүзе йөрсә... Әгәр аның дусты тиен баласы очрап куйса. Ул чагында куян баласының начар кәефе тиен баласына, аннары бурсык баласына да тәэсир итәчәк түгелме? Болыннан дусларының шат авазларын ишетмәгәч, аю баласының да өенә беръялгызы кайтып китүе мөмкин иде. Кыскасы, бу хәлдә беркемгә дә күңелле булмас иде.

 Ә нәни киекләргә күңелсезләнергә һич тә ярамый. Чөнки әле аларга үсәсе, дөньяны танып беләсе, күп серләрне ачасы бар. Ә моңа бары тик тырышлык, әниләр сүзен тыңлау белән генә ирешергә була.

Хәлил Шәриф.

Изменено 10.02.2016 14:17

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить