10.02.2016 14:02

Якын дуслар турында

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Күптән түгел редакциябез почтасына Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучылары Диләрә Тимирбаева белән Алинә Айдаровадан үзенчәлекле хат килде. Хатта кызлар бер-берсе турында язганнар иде. Җылы сүз – җан азыгы, диләр бит. Сездән дә якын дусларыгыз турында хатлар көтәбез, кадерле дуслар!

Җырлый, бии, шигырьләр яза

Мин – Диләрә. Сезгә Алинә турында сөйлим әле... Алинә лицейга бу уку елында гына килде, аңа карамастан, без аның белән бик тиз арада уртак тел таптык. Алинә – яхшы дус, авыр чакларда ярдәм кулын сузарга әзер. Ул бик сәләтле дә. Җырлый, бии, шигырьләр, мәкаләләр яза. Аның язмалары «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы» газеталарында, «Идел», «Казан утлары» журналларында басылып чыкты. Алинә – бит максатчан кеше. Ул БДИны яхшы биреп, консерваториягә, Венера Ганиева классына укырга керергә ниятли. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, төрле бәйгеләрне, чараларны алып бара. Ул үзен сәхнәдә дә, кеше белән аралашканда да кыю тота. Лицеебызда чыгып килгән «Илһам» газетасы редакциясе эшендә дә бик актив ул.

Акыллы, тырыш, ярдәмчел

Ә мин – Алинә, Диләрә турында сөйләргә телим. Диләрәне мин бик аз беләм, шулай да, аның яхшы кыз икәненә инандым. Диләрә – акыллы, тырыш, ярдәмчел. Укудан тыш инглиз теле мәктәбенә йөри. Фото-журналистика белән кызыксына. Кыскасы, бар эшкә дә өлгерә. Укуы да бик әйбәт, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Миңа аның белән аралашу кызык.

Безне якынайтучы тагын бер өлкә – ул дингә караш. Без икебез дә ислам дине белән кызыксынабыз, дини йолаларны өйрәнергә тырышабыз. Мин безнең ике арадагы дуслык алга таба да бетмәс дип ышанам. 

Изменено 10.02.2016 14:11

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить