21.01.2016 10:15

Үпкәче Катюша

Автор  Наилә Сөләйманова, Чаллы шәһәре, 7нче урта мәктәп, 4А сыйныфы укучысы.
Оценить
(0 голоса)

 Безнең өйдә минем яраткан песием Катюша яши. Аңа өч яшь. Ул өч төрле төстә. Катюша бик тәмле ашарга, озак йокларга, рәхәтләнеп уйнарга ярата. Ул минем бүлмәдә яши, шуңа тәмләп йоклый. Мин ашаганда ул да сыйлана. Минем мәктәптән кайтканны әллә каян сизеп, каршыма килеп чыга да миңа сырпалана башлый. Ул бик акыллы песи, чөнки өстәлгә менми, ашамлык урламый, тышка чыгасы килсә, ишекне үзе этеп чыга һәм керә дә белә. Ачулансаң, берничә көн яныңа да килми, үпкәләп йөри.

 

 

Изменено 21.01.2016 10:53

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить