19.01.2016 15:36

Күзләре моңсу иде...

Автор  Алия Нуриева, Чаллы, 64нче прогимназия, 4А сыйныфы.
Оценить
(0 голоса)

 

Безнең Актырнак кушаматлы этебез бар. Ул түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, шуңа без аңа Актырнак дип исем куштык та инде.

Көчегебезне бик кечкенә чагында урамнан табып алдык. Аның игезәге дә бар иде. Ул көчекне авылда торучы Миләүшә апам тәрбиягә алды.

Без көчекне җылы сөт белән дә, тәмле аш, файдалы боткалар белән дә сыйлыйбыз. Ул рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Ничек яратмыйсың инде шундый тугры дусларны! Тик кешеләр кайвакыт үзләренең тугры дусларын ташлыйлар. Хуҗасыз калган этләр ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булалар. Шундый этләр күргәч, күңелемә авыр була. Алар өчен приютлар күбрәк ачылса, әйбәт булыр иде. Шул темага бер шигырь дә чыгардым.

***

Урамда ята көчек,

Мин әйтәм «Хәлең ничек?»

Ул миңа моңсу карый,

Әйбәт, ди, ул, алдалый.

Ашыйсы килә аның,

Тәпиләре туңганнар.

Хуҗалары әшәке,

Аны өйдән куганнар.

Сөтләр аңа эчердем,

Җылы кием кигездем.

«Хайваннарны рәнҗетмәгез!»

Шуны әйтә шигырем!

 

Изменено 19.01.2016 15:41

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить