18.01.2016 10:59

Җиде тычкан

Автор  Лилия Фәрхетдинова
Оценить
(0 голоса)

Бер агач йортның идән астында җиде туган – җиде тычкан яшәгән, ди. Тычканнарны Чичибәк, Чичисылу, Чичибикә, Чичифән, Чичизат, Чичигөл дип йөрткәннәр. Иң төпчек тычканның исеме Чичиморат булган.

Чичифән китап укырга яраткан. Ул чормадагы барлык китапларны укып чыккан, шуңа күрә дә бик белемле булган. Чичифән һәрвакыт: «Һәр китапның үз тәме бар», – дияргә ярата икән. Ул энеләренә, сеңелләренә кызык-кызык әкиятләр сөйләгән, җырлар җырлаган, яңа уеннар өйрәткән. Чичисылу, Чичибикә һәм Чичигөл күбрәк аш-су тирәсендә кайнашкан. Келәткә дә нәкъ менә алар йөргәннәр. Чичибәк, Чичизат һәм Чичиморат яшелчә, җиләк-җимеш өлгергәнен тикшереп, бакчада йөгерешкәннәр, сарайга кереп, башка тычканнар белән яңалыклар алмашканнар.

Менә бер матур кояшлы көнне алар, ишегалдына чыгып, качышлы уйнарга булганнар. Чичибәк күзләрен йомып санарга керешкән.

– Әк-бәк! Әк-бәк!

Мин – Чичибәк!

Санармын унга кадәр,

Качып өлгерсәң әгәр.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун!

Унга кадәр санагач, ул туганнарын эзли башлаган.

Чичибәккә озак эзләргә туры килмәгән, ул шунда ук Чичисылуның зур сары яфрак астыннан чыгып торган койрыгын күреп алган.

– Таптым, таптым! Чичисылу, син сары яфрак астында! – дип чыелдаган Чичибәк.

Бераздан таш артына качкан Чичизатны да абайлап өлгергән. Болдыр астына яшеренгән Чичифән, үлән арасына поскан Чичибикә һәм чиләк артыннан карап торган Чичигөл дә табылган. Тик менә төпчек энеләре генә беркайда да күренмәгән. Чичиморат суга төшкән кебек юк булган.

– Әйдәгез, Акбайдан сорап карыйк! Бәлки, ул күргәндер, – дигән Чичифән.

– Акбай, син безнең энебез Чичиморатны күрмәдеңме? – дигәннәр тычканнар.

– Һау, һау! Күрмәдем шул, – дип җавап биргән Акбай.

Аннан тычканнар печән ашап торган Сыер янына йөгереп килгәннәр.

– Сыер апа, Чичиморатыбызны күрмәдеңме? Аның кайда икәнен белмисеңме?

– Му-у-у! Ю-у-ук! – дип мөгрәгән Сыер.

Тычканнар читән башына кунаклаган Әтәчкә дә мөрәҗәгать итеп караганнар.

– Туганыбызны күрмәдеңме, Әтәч абзый? Сиңа биектән барысы да күренә торгандыр!

– Кикрикүк! Күрмәдем, юк, юк! – дип кычкырган Әтәч.

Инде тычканнар ишегалдында җим чүпләп йөри торган тавыкларга сүз кушканнар.

– Энекәшебезне очратмадыгызмы?

– Кыт-кытак! Кыт-кытак! Тычкан баласын ашаган песи-карак! – дип, тавыкларның берсе туганнарның күңеленә шом салган һәм ишегалдындагы агач күләгәсендә бик канәгать булып мыраулап яткан Песигә ишарәләгән.

Тычканнар пошаманга төшкәннәр.

– Мырауҗан тырнагына эләккән булсамы?! – дигән Чичизат күңелсезләнеп.

– Эшләр харап... – дип чыелдаган Чичигөл.

– Энебезне югалттык, – дигән Чичибикә һәм елап җибәргән.

– Мырауҗаннан сорарга иде дә бит, куркыта! – дигән Чичифән көрсенеп.

Шулай итеп алты туган – алты тычкан идән астына кире кереп китәргә җыенганнар. Боларны Җил малае күзәтеп торган. Ул тиз генә ишегалдын урап чыгарга булган. Менә ул болдыр янындагы бер почмакта яткан сары яфракны күтәреп әйләндерә башлаган. Шунда, яфрак астында изрәп йоклап яткан энеләрен күреп, туганнар шаккатканнар. Бәләкәч уйный-уйный арып киткән икән. Яфрак-юрган очып китеп, күзенә кояш нуры төшкәч, Чичиморат уянып киткән. Абый-апаларының, энеләрен табып биргән Җил малаена рәхмәт әйтеп, шатланышып чыелдашканнарына ул да кушылган.

***

 Икенче көнне Чичиморат йокыдан уянганда, кояш инде шактый югары күтәрелгән булган. Туганнары күптән торганнар, иртәнге ашны да ашаганнар. Энеләренә дип зур гына кисәк сыр калдырганнар. Чичиморат тамак ялгап алган да кунак бүлмәсенә чыккан. Ә туганнар кызып-кызып нәрсәдер турында сөйләшәләр, ди. Чичизат бер тишек чикләвек тапкан, шуны өйрәнүләре икән.

Чичизат:

– Мин чикләвек түгел, туп таптым, – дигән.

– Әйдәгез футбол уйныйбыз! – дип чыелдаган Чичифән. – Мин уенның кагыйдәләрен беләм.

– Мин капкачы булам! – дигән Чичиморат.

– Футболны ике команда уйнарга тиеш, – дигән күпне белүче Чичифән.

– Сеңелкәшләр энекәшләр командасына каршы уйный. Мин – капкачы! – дигән Чичигөл һәм өстәлнең ике аягы арасына барып баскан. – Бу безнең капка булачак!

Чичиморат аның каршы ягына урнашкан. Чичифән белән Чичисылу – һөҗүмчеләр. Чичибикә һәм Чичизат – сакчылар. Чичибәк казый булган. Шулай итеп, тычканнар өстәл астында футбол уйный башлаганнар. Тишек чикләвек туп урынына идәннең әле бер ягына, әле икенче ягына тәгәрәгән. Алар уен белән шулкадәр мавыгып киткәннәр ки, тычканнар тавышыннан идән асты гына түгел, бөтен өй яңгырап торган. Бу тавышны ишетеп, Песи тишектән идән астына башын тыккан, тик аның гәүдәсе тишеккә сыймаган шул.

Тычканнар озын мыеклы Песине күреп куркып калганнар һәм бәладән башаяк дип, икенче бүлмәгә кереп качканнар. Кая гына барсаң да, кайда гына йөрсәң дә, уяулыкны онытырга ярамаганын алар яхшы белгән.

***

 Менә бакчада уңыш өлгерә башлаган. Чичибәк, Чичизат һәм Чичиморатның эше арткан. Армыйча, бакчадагы яңалыкларны, яшелчә, җиләк-җимешләрнең өлгерүе турындагы хәбәрләрне туганнарына нәкъ алар җиткереп торган бит. Бер көнне кишер өлгергән, икенче көнне кәбестә...

Быел чөгендер бик уңган. Чичибәк белән Чичизат аларны берәм-берәм санап та караганнар. Шулай да очына чыга алмаганнар. Чөгендерләр бик күп булган шул.

Чичиморат исә чөгендер яфрагына сузылып яткан да күккә караган. «Эх, көз көне ничек рәхәт икән!» – дип уйлаган ул.

Чичибикә, Чичигөл, Чичисылу да яшелчә бакчасына уңыш карарга чыкканнар. Чичифән аларга кишер сортларын аерырга өйрәтә башлаган. Чичибикә, аны тыңлый-тыңлый, әле бер кишерне кабып карый, әле икенчесен кимерә икән. Чичизат исә, чөгендерләрне тешли-тешли, тамга сала, ди.

Тычканнарның бу кыланмышларын Җил малае күзәтеп торган. Аның җиде туганга бик ачуы килгән, күпме ризыкка зыян салалар бит. Ул, биеккә күтәрелеп, болытларны куып китергән дә, яңгыр яудыра башлаган. Тычкан балалары, яңгырдан куркып, тизрәк качу ягын караганнар һәм өннәренә кайтып киткәннәр.

***

Тиздән игезәк Чичибәк белән Чичибикәнең туган көннәре. Бу көнгә җиде туган ныклап әзерләнгәннәр. Олы апалары Чичисылу тәмле торт пешереп куйган. Чичигөл бакчадан иң матур чәчәкләр җыеп, бүлмәне бизәгән. Чичизат сеңлесенә бүләккә дип төсле муенса тезгән, энесенә яшел түбәтәй теккән. Чичифән бик күп китап укып чыккан, шуннан иң матур котлау шигырен табып ятлаган. Аны кат-кат көзге алдында сөйләп тә караган. Бәләкәй Чичиморат исә татарча бию өйрәнгән.

Менә бәйрәм көне дә килеп җиткән Иртәнге ягымлы кояш нуры идән ярыгыннан җиде туган – җиде тычкан яшәгән җиргә үтеп кергән. Ул иркәләп-назлап туганнарның һәрберсен уятып чыккан. Аннары кояш нуры Чичифән язып элгән котлау сүзләренә төшкән. Аны укып, кояш бүген игезәкләрнең туган көннәре икәнен белгән. Туганнар, йокыларыннан торгач, киерелгәннәр-сузылганнар, йөгереп аякларын язганнар, иртәнге физзарядка ясаганнар. Юынып алгач, бәйрәм табынына җыелганнар. Барысы да Чичисылу пешергән тортны мактый-мактый ашаганнар. Шуннан соң Чичифән котлау шигырен сәнгатьле итеп сөйләгән. Чичибәк яңа яшел түбәтәен киеп, Чичибикә бүләк муенсасын тагып, парлап бик матур җыр җырлаганнар. Аннары чират нәни Чичиморатка җиткән. Ул өйрәнгән биюне башкарган. Аның биюенә барысы да кушылган. Биегәндә кинәт Чичибикәнең муенсасы өзелеп, төймәләре төрле якка чәчелгән. Бер төймәсе бик еракка тәгәрәгән. Курку белмәс Чичибикә шул муенса төймәсен алырга дип оясыннан йөгереп чыккан. Ул анда Мырауҗанның торганын да абайламый калган. Туганнар шулчак куркудан тын алырга да онытканнар. Бу хәлне күктә балкып торучы Кояш күреп алган. Ул үзенең ялкынлы нурларын Мырауҗанның күзенә турылап җибәргән. Мәченең күзләре чагылудан файдаланып, Чичибикә аның тырнагыннан котыла алган. Сеңелләренең исән калуына шатланып, Кояшка рәхмәтләр әйтеп, туганнар янәдән бәйрәм итүләрен дәвам иткәннәр. Алар кичкә кадәр күңел ачканнар.

***

 Беркөнне Чичифән чормага менеп киткән. Ул монда еш була, чөнки чормада китаплар күп. Тәрәзәдән кергән кояш нуры алар өстеннән шуышып йөри. Шаян Җил малае бер китапның тышлыгын да ачып куйган.

– Бүген шул китапны укыячакмын! Рәхмәт сиңа, Җил малае! – дигән шатланып һәм шул китапны укырга тотынган тычкан.

Бу китап сәяхәтләр турында икән. Чичифән аны укый-укый хыялга бирелгәнен сизми дә калган. Шул чакны аны эзләп чормага Чичиморат менгән.

– Абый! Мин сине таптым! Син мондадыр дип уйлаган идем шул! – куанган төпчек тычкан.

Чичифән татлы хыялыннан арына алмыйча тын торган. Шуннан:

– Чичиморат, синме әле бу?

– Мин, мин. Бүген нәрсә турында укыдың? – дип кызыксынган энесе.

– Сәяхәт турында!

– Сәяхәт?! Ә ул нәрсә соң, абый? Ул тәмлеме?

– Сәяхәтме? Сәяхәт – ул илләр гизү, яңа җирләр күрү. Бик кызык ул, беләсең килсә! – дигән Чичифән.

– Ә без сәяхәткә чыгабызмы?

– Уйлап карарга кирәк...

Икенче көнне бик иртә уянып, җиде туган сәяхәт кылырга әзерләнә башлаганнар.

– Минем кошлар кебек очасым, югарыдан җирне күрәсем килә, – дип сүз башлаган Чичисылу.

– Ә мин алай куркам, – дип чыелдаган Чичигөл.

– Минем көймәгә утырып дөньяны уратып кайтасым килә, – дип хыялланган Чичибикә.

– Ә мин судан куркам, – дигән янә Чичигөл.

– Нинди куркак булдың соң әле син?! – дип чыелдап җибәргән Чичизат.

– Кызларны үзебез белән сәяхәткә алмыйбыз! – дип кырт кистергән Чичифән.

– Минем дә бит барасым килә! – дигән батыр Чичибикә.

– Әллә машинага утырып ил гизикме? – дип сүзгә кушылган нәни Чичиморат.

Шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә көннең узганын, төннең җиткәнен сизми калганнар алар, йокларга ятканнар.

Йокыга киткәч, тычкан балалары бик матур төш күргәннәр. Чичисылу, имеш, күгәрчен канатында күктә очкан. Чичизат зур корабның капитаны булган да, чит илләргә чыгып киткән, ди. Чичибикә Иделдә көймә белән йөзгән. Чичиморат бик шәп машинаны үзе йөрткәнен күргән. Чичибикә зур очкычны иярләгән, имеш. Чичигөл күрше урманда чәчәкләр җыеп йөргән, ди. Ә Чичифән төшендә үзенең йолдызлар арасында галәмдә очканын, айга менеп аякларын салындырып, койрыгын болгап утырганын күргән, имеш. Татлы йокыларын, тәмле төшләрен бүлмик. Шунда әкиятне дә тәмам итик.

Изменено 18.01.2016 11:04
Еще в этой категории: « Сер Хикмәтле хәл »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить