07.12.2015 11:29

Иң якын дусларыбыз

Автор  Чистай шәһәре, 3нче гимназия укучылары менә нинди матур рәсемнәр ясап, хатлар язып җибәргәннәр. Укытучылары - Гөлия Закирова.
Оценить
(0 голоса)

 

Бик ялкау

Минем Мурзик кушаматлы яраткан песием бар. Ул – бик ялкау, шаян, таза песи.

Мурзик  йокларга ярата. Минем песием балык, зәйтүн җимешен яратып ашый. Мурзикның уенчыклары юк. Ул безнең белән уйный.

Мурзик – бик яхшы песи, аны бик яратам.

Настя Логинова, 8а сыйныфы

 

Сандугач

Минем песием бар. Аның кушаматы – Сандугач. Аңа 2 яшь. Сандугач үзе ак төстә. Тик җирән сызыклар аны матурайта гына. Сандугач аш, ит, балык ашый; сөякләр кимерергә ярата; кайвакыт кибеттән алып кайткан махсус ризыкны да кире какмый. Ә су эчүне ул бик ләззәтләнеп башкара. Сандугач – иркә песи. Урамда озак йөри, чит кешеләрне яратмый. Кайвакыт Сандугач өй түбәсенә менеп утыра һәм шунда йоклый. Мин үземнең песиемне бик яратам, ул да мине ярата, дип уйлыйм.

Айгөл Шәфигуллина, 8а сыйныфы

 

 

Яратканым

Бу - минем яраткан песием Муся. Без аны даруханәдән алып кайттык. Ул безгә бик ошады. Муся үсте, матурайды. Күптән түгел, аның 3 баласы туды. Бер кечкенә гаилә булдылар!Муся кайгыртучан песи: ул балаларын бик ярата. Ике песи баласы өч төсле, ә берсе  соры төстә. Ә Муся үзе аксыл  - сары төстә.

Муся урамда йөрергә яратса да, үзенең нәни балаларын ташлап чыкмый. Ә балалары әле кечкенә. Урамда йөри алмыйлар. Безнең гаилә аларны бик ярата.

 

Сәгъдиева Диләрә, 8 А сыйныфы

 

 

 

Гаиләбезгә бәхет китерде

Песиемнең кушаматы –Тёма.

Аңа 4 яшь. Мин аны бик яратам. Ул аксыл – сары төстә, үзе бик куркак.Тёма тычкан тотарга ярата.

Песиебез безнең гаиләгә дуслык, мәхәббәт, бәхет китерде.

Оксана Вольнова, 8А сыйныфы

 

Персигым

Минем Персигым бар! Йоны җирән, йомшак булганга , шулай дип куштык аңа. Без аның белән дуслар. Иртә белән ул мине йокыдан уята. Аның белән бергә аш бүлмәсенә чыгабыз. Персик сөт, балык, ит ашарга ярата. Шуннан соң, ул үзен сыйпарга сорап, сырпалана, идәндә ауный. Без песи белән куышып уйнарга яратабыз.

Светлана Карпова 8 “А” сыйныфы

 

Минем песием

Песиемә кушамат озак уйладык. Аннан тоттык та  – Пескәй дип куштык.

Аңа 4 яшь.Ул аклы – каралы. Үзе акыллы һәм матур. Пескәй сөт, ит, аш, вискас ярата.

Полина Вәлиева, 8 А сыйныфы

 

Карабай

-Синең этең бармы?

-Әйе, минем этем бар.

Аның исеме – Карабай.

-Этең кайда яши?

- Ул йортта яши.

-Этең синең белән исәнләшәме?

-Әйе, алгы тәпиен суза.

-Саубуллаша беләме?

-Ул койрыгын болгый, сикерә, йөгерә,

өрә белә.Мин аны бик яратам.

Дарина Муравьёва, 6а сыйныфы

Минем этем

Минем Карабай исемле этем бар. Ул безнең йортта яши. Карабаем  саубуллаша белә.  «Һау -һау –һау!» - өреп, мине мәктәптән каршы ала. Мин аны бик яратам.

Илья Якубович, 6б сыйныфы

Изменено 07.12.2015 11:39

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить