19.11.2015 14:05

Сабырлык турында сөйләшәбез

Автор  Тимербулат Мирзаянов, Алабуга, 1нче гимназия, 7А сыйныфы, «Яшь журналистлар» берләшмәсе әгъзасы.
Оценить
(0 голоса)

Сабырлык. Нибары бер сүз. Ә никадәр зур мәгънәгә ия булып тора. Ибраһим пәйгамбәр 16 яшендә Аллаһы Тәгаләдән иманлы балалар сорый. 70 ел буе балалары туачагына ышанып яши һәм 86 (!) яшендә беренче улы дөньяга килә. Ул, пәйгамбәр буларак, кешеләрне иманга чакырып яши. Күпләр аның чакыруына җавап бирмичә, яманлык кылалар. Ләкин ул, дини китаплардан күренгәнчә, бер генә мизгелгә дә күңеленә шик китерми.

Минемчә, пәйгәмбәрнең 70 ел буена үз дәвамчысын сорап, адәмнәрне иманга күндереп, Аллаһка өметен югалтмыйча яшәвен сабырлыкның иң зур үрнәге дип бәяләргә була. Ә без бүген вак-төяк проблемалар өчен дә ачуланып, сабырсызлыгыбызны күрсәтәбез. Берәрсе ялгыш бәрелеп китсә дә, тавыш чыгарабыз. Тәнкыйтькә дә кабынып китәбез.

Аллһыбыз Көръән Кәримдә сабырлык өчен бик күп әҗер вәгъдә итә, шуның өчен сабыр булырга тырышыйк, дуслар!

 

Изменено 19.11.2015 14:08

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить