04.09.2015 09:35

Игезәкләр

Автор  Гөлшат, Әлмәт шәһәре.
Оценить
(0 голоса)

 

 

Ул көнне дискотекага мин үзем генә бардым. Дус кызым авырып киткән иде. Кич буе өйдә берүзем утырасым килмәде. Зәңгәр төстәге яраткан джинсымны, ак кофтамны һәм биек үкчәле босоножкиларымны кидем дә киттем.

Мин килгәндә клубта танышлардан берәү дә юк иде. Классташ кызлар-малайлар да нишләптер күренми. Үзең генә биеп йөрүнең кызыгы юк шул: шундук күңелне төшенкелеп басты. Мин инде кайтып китәргә җыена башлаган идем, ишектә уртача буйлы, аксыл чәчле сөйкемле егет күренде. Ул да ничектер шундук миңа игътибар итте. Туп-туры яныма килде дә:

– Әйдә, биибез! – дип эндәште.

– Әйдә соң, – дидем мин.

Без икәү музыка яңгырап торган залның уртасына уздык. Шулкадәр рәхәтләнеп биедек без!

– Исемең ничек? – дип сорады ул, бераз хәл алыр өчен икәүләп читкәрәк китеп баскач.

– Гөлшат. Ә синең?

– Минем Ирек.

...Вакытның ничек үткәне сизелмәде дә ул көнне. Сәгатькә карасам, инде кичке 11 тулып 12нче! Әни ни әйтер?

– Ирек, миңа кайтырга кирәк, – дидем мин, теләр-теләмәс кенә.

Ирек мине өйгә кадәр озатып куярга булды. Урамда караңгы, әмма безнең йорт каршын фонарь яп-якты итеп яктыртып тора иде.

Без телефон номерларын алышып саубуллаштык.

Ә икенче көнне... Икенче көнне әни мине шәһәрнең икенче башына, әбинең хәлен белергә җибәрде. Кәеф искиткеч шәп иде минем. Автобустан төшеп калдым да, күңелле бер көйне көйли-көйли тукталыштан аулак сукмак буйлап әби яшәгән йортка таба киттем. Бер ишегалды аша үтеп барганда карасам – агачлар арасындагы эскәмиядә минем Ирегем бер кыз белән кочаклашып утыра. Бөтен игътибары шул кызыйда – мине күрми дә! Дөньяның бер кызыгы калмады. Күздән яшьләр атылып чыкты хәтта. Һи, елап торам ди менә хәзер шуның өчен! Әбидә озак тоткарланмадым. Аның кәефен бозасым килмәде. Күчтәнәчләрне тапшырдым, табак-савытларын юдым да, өйгә кайтып киттем.

Инде өйгә кайтып җитә язган идем – телефон шалтырый. Алсам – Ирек.

– Сәлам, – ди, берни булмаган кебек. Нәрсә эшлисең, комачауламадыммы сиңа?

Комачауламадыммы, имеш!

– Ай, ачуны китермә, зинһар, – дип җавап кайтардым мин. – бер ак чәчле кыз тапкансың бит инде, шуның белән сөйләш әнә!

Ярты сәгатьтән ишектә кыңгырау тавышы. Ачсам – Ирек басып тора. Кулына тыйнак кына чәчәк бәйләме тоткан.

– Нәрсә килдең? – дидем дорфа гына.

– Гөлшат, син бит ялгыш аңлагансың. Ул минем игезәк туганым Нияз йөргән кызы Алия белән.

Миңа шундый рәхәт булып китте бу минутта.

 

 

 

Изменено 04.09.2015 09:57

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить