21.07.2015 08:41

Һәрбер тамчы шыбыр-шыбыр яфрак белән сөйләшә

Автор  Рәшит Бәшәр
Оценить
(0 голоса)

 

Безнең гаилә

Әтинең чәче кара –

Тора ялтырап.

Әнинең чәче куе –

Һич керми тарак.

Әбинең чәче ап-ак –

Карага буйый.

Бабайның башы пеләш –

Бабай күп уйлый.

Наз

Кочаклап йоклый

Әнием мине.

Мин дә кочаклап

Йоклыйм әнине.

Бик рәхәт, туңмыйм,

Әнием җылы.

Әни дә туңмый,

Мин дә бик җылы.

Эссе

Бер ап-ак болыт,

Эшләпә булып,

Каен очына

Калган ич кунып.

Кояш кыздырды,

Болыт эреде.

Болытны кояш

Эчеп бетерде.

Рәсем ясыйм

Яшелләре – агачлар,

Зәп-зәңгәре күк инде.

Дәфтәр битем чуп-чуар,

Төрле төсләр күп инде.

Әтием көлә менә –

Сары эшләпә кигән.

Ал күлмәкле әнием

Коега суга килгән.

Кояш нурлары – сары,

Алтынсу безнең урам.

Ак күлмәкле малай – мин,

Кое янында торам.

Тузганак

Бабам мине болынга

Килгән иде кочтырып.

Рәхәтләнеп ятабыз

Тузганаклар очырып.

Борын төбендә алар

Тузгып та алгалыйлар.

Бабайның пеләшенә

Кунып та калгалыйлар.

Яңа күлмәк

Бүген иртән торуга

Бик кызык иттем.

Әни теккән күлмәккә

Сыйдым да беттем.

Чират

Стадионга керергә

Озын чират тезелгән.

Без торабыз иң артта,

Мин әтинең тезеннән.

Күтәргән иде әти,

Мин зуррак үземнән.

Әти миннән кыскарак,

Чират минем теземнән.

Футбол уйныйм

Тәгәрәп йөргән тупка

Бик каты итеп типтем.

Селкенеп куйды капка,

Мин капкага туп керттем.

- Гол! – дип кычкыра әти,

Мин тупны керткән саен.

Мин дә: - Ур-ра! – кычкырам,

Ул: - Гол! – дип әйткән саен.

Телевизорга карап,

Күз белән футбол уйнап,

Хыялланып утырам

Тизрәк үсәргә уйлап.

Сеңлем туды

Күзләре зәңгәр аның,

Бөдрә чәче – сары.

Бер кешегә тагын

Авырайды җир шары.

Кичке җил

Ишекне шапылдатып

Ябып куя да тына.

Анары сандугачтай

Сайрарга ул тотына.

Сызгырына минем күк,

Йә ат булып кешни ул.

- Кайда син? – дип кычкырам,

Бер сүз әйтми, дәшми ул.

Тынып калды... Аргандыр.

Агачка эленгәндер.

Йоклап алырга теләп,

Яфракка төренгәндер.

Әнием сөлгесе

Яңгыр яуган. Урамда

Сулар күренеп тора.

Ә һавада бик матур

Сөлге эленеп тора.

Мин йоклаганда әни

Элеп куйган ич аны.

Шул сөлге белән кояш

Сөртте юеш һаваны.

Сокланып таң калмалы:

Күктә бер тап калмады.

Качышлы уйный тургай

“Фырр” итеп очты тургай,

Күктә югалды тургай.

 

Кеп-кечкенә ул тургай

Зуп-зур болыт артына

Керде дә качты бугай.

Хәйләкәр

Шоколадка буялды

Йөзем,

Тезем,

Кулларым,

Зәңгәр күлмәк изүем.

Мендәр астына тыктым

Әбиемнең күзлеген.

Әби мине күрмәсен,

Кет-кет көлеп йөрмәсен.

Үзем

Лимонлап чәй эчтем,

Ашадым йөзем.

Елмая күзләрем,

Ап-алсу йөзем.

Әйбәтләп тыңладым

Абыйның сүзен.

Киреләнми тиз-тиз

Киендем үзем.

Кызартмадым бүген

Абыйның йөзен.

Челләдән соң

Яңгыр җирне юешли,

Тураеп баса гөлләр,

Хәлсез тору килешми.

Яфраклар лепердәшә.

Һәр яфрак шыбыр-шыбыр

Тамчы белән сөйләшә.

Муйнак

Муйнак бик уйнак,

Муйнак бик җыйнак,

Бик тыйнак Муйнак.

Тешләми, өрми,

Аяк астында

Буталып йөрми.

Кимерми сөяк.

Мендәргә аны

Куям мин сөяп.

Өрсен ди ничек,

Тешләсен ничек

Уенчык көчек?

Мультфильм

Төлке. Мылтык.

Ялан кыр. Ау.

Гөлдә кырау.

Аучы чапты.

Әллә инде

Шөпшә чакты?

Сикерде ул

Күккә чаклы.

Үлән чыклы.

Койды чыкны,

Аучы кинәт

Юкка чыкты.

 

Төлке китте

Маңгай кашып,

Мылтык асып.

 

Куркак аучы

Ерганакта

Калды качып.

Балкыш

Җилдә тирбәлеп

Чәчәкләр үсте.

Чәчәкләр төсе

Һавага күчте.

Нурлы һавага

Кунган ак болыт

Күренә миңа

Зур аккош булып.

Ал эшләпә

Урманнан чыгып килә

Ал эшләпәле гөмбә.

Гөмбә түгел лә инде –

Ул бит зонтиклы Зилә.

Әлли-бәлли-бәү

Әкрен генә кич җитә.

Җил бөҗәкнең канатын

Иркәләп сыйпап китә.

Тып-тын. Чәчәк тә, җил дә,

Бөҗәк тә бәү-бәү итә.

Әниемне йоклатам

Маңгаемнан пәп итә

Матур җыр көйли-көйли.

Күзләремне йомдыра

Әкият сөйли-сөйли.

Әкият тыңлап ятам

Бер күзем ачык килеш.

Тып-тын ятам, әнием

Йоклап китәргә тиеш.

 

 

 

 

Яңа ай

Июль узды.

Инде август –

Яңа ай.

Ак алма күк

Түп-түгәрәк

Яңа ай.

Буем җитми,

Тотып булмый –

Ай-ай-ай!

Йолдызлы яңгыр

Чиләгемә

Йолдыз тулды.

Йолдызлыкка

Тыгып кулны

Чайпалдырам

Көмеш суны.

Чиләгемнән

Бүген дә кич

Җем-җем итеп

Юеш йолдыз

Түгелә ич.

Күчтәнәч

Борыныма бөркелеп

Тәмле ис керде.

Көчек тә сизде исне,

Бик тәмләп өрде.

Өчпочмакны бүлешеп

Ашадык икәү.

Тагын да тизрәк үсә

Башладык икәү.

Мыраубикә

Йоклап ята

Чүәгемдә

Ишегалды

Чирәмендә.

Карамый да

Күзен ачып.

Ике чәүкә

Килде очып.

Куркыныч юк

Тирә-юньдә.

Мырау йоклый

Чүәгендә.

Ике чәүкә

Ике яктан

Сөт эчәләр

Чынаяктан.

Сискәнү

Ерак офыклар

Тора алланып.

Җил исми.

Һава

Тора балланып.

Бал корты балга

Буяган аны.

Исте җил.

Өзде

Алсу алманы.

Шул алсу алма

Ышкылып җилгә

Шап итеп кинәт

Сикерде җиргә.

Дертләп куйды җир

Куе тынлыкта.

Бер ат кешнәде

Тын болынлыкта.

Юл

Абыйны озак

Җитәкләп бардым.

Уф, җитте, ардым.

Утырам юлда.

Ял итәм үзем,

Ял итә юл да.

Абый да арган,

Ял итә ул да.

Сабантуй

Кая карама

Гөлчәчәк кенә.

Өстәлләр тулы

Гел чәкчәк кенә.

Озак көрәштем

Дус малай белән.

Болын бик йомшак,

Әйтерсең келәм.

Без икебез дә

Көрәшкә оста:

Чәчәкләр – өстә,

Болытлар – аста.

Мин үзем озын,

Дус малай кыска.

Мин ятам өстә,

Дус малай – аста.

Икебезгә дә

Бирделәр бүләк:

Ан туп ясалган

Зәп-зәңгәр күлмәк.

Шатлыгым бик зур,

Эчемә сыймый.

Кояш, елмаеп,

Башымнан сыйпый.

Чигү чиктек

Әнием белән

Чигү чиктек гел.

Җыр җырлап чиктек,

Рәхәт чиктек гел.

Мин булышмасам,

Әнигә читен.

Тоткалап тордым

Сөлгенең читен.

Чыклы алан

Энҗе чәчәккә

Карап сокланган

Кара көчеккә:

- Саумы, дус! – дидем.

- Һау! – диде көчек.

Тирбәлә чәчәк

Көмеш чык эчеп.

Беренче кар   

Бүген төн якты.

Җиргә кар ятты.

Ай нуры тып-тын

Урамнан чапты.

Җил дә йокларга

Ышык җир тапты.

Койма буена

Сузылып ятты.

Суык җил

Ачы салкында

Туңа ич агач.

Пырхылдап кинәт

Очты чыпчыклар

Ялангач агач

Дерелдәп алгач.

Тын иртә

Серле шәүләләр төшкән

Яңа яуган ак карга.

Ишегалдына песи

Чыккан битен юарга.

Карлы капкага кунып

Йокымсыраган карга.

Чыпчык

Кап-караңгы чоланга

Ничек кергәндер очып?

Чырык-чырык бер чыпчык.

-Тары сиптем ак карга,

Ишек ачык, очып чык!

Зоопарк

Яз җитте.

Көрән аю

Йокысыннан уянды.

Көзен яшереп куйган

Тубын табып куанды.

Йокы

Бу урманга ни булган,

Бар җиргә тынлык тулган.

Саескан чыкырдамый,

Тукраннар тукылдамый,

Поши усак кимерми,

Соры төлке йөгерми.

Әти дә әйтми бер ни.

Эленгән дә колмакка,

Җил пышылдый колакка:

-Күрәсеңме, аланда

Йоклый керпе баласы,

Черем итә анасы.

Бернинди тавыш юк ла,

Төш җитте, син дә йокла!

Көймә

Ак кәгазь көймә иде.

Гөрләвектә йөзүче

Гап-гади көймә иде.

Йөзде-йөзде дә көймә,

Җил очыртып апкиткәч,

Әверелде зур өйгә.

Гөлләр тулы ак өйдә

Гөр килә бала-чага

Яшел туп чөя-чөя.

Кунаклар килгән өйгә.

Әллә ничә эшләпә

Эленеп тора чөйдә.

 

Ай-йолдызлы төн җитте.

Ак аем кораб инде,

Галәмгә очып китте.

Кунаклар оча эчтә

Яшел чәй эчә-эчә.

...Төрле төсләр балкышы

Зәңгәр битле альбомда.

Карандашлар чәчелеп

Ята минем алдымда.

Сары карандаш – кояш,

Яшеле – сусыл үлән.

Агы – суга иелгән

Озын муенлы челән.

Югалттыңмы корабны?

Кара альбом битенә.

Ул кораб, көймә булып,

Суда йөзә бит әнә.

Болындагы зәңгәр күл

Күзләренә күк сыйган,

Кояш кунган битенә.

Чәчәк таҗы ябышкан

Аскы ирен читенә.

Зәп-зәңгәр күлмәгенең

Изүе җилгә ачык.

Малайны күзли кәлтә

Үлән төбенә качып.

Яшел кәлтә үләндә

Күренми минем күзгә.

Үткендер сезнең күзләр,

Күренер, бәлки, сезгә.

Йөгерә малай... Чаба.

Яшел үлән тезеннән.

Өзелгән бер төймәсе

Күлмәге изүеннән.

Зәп-зәңгәр ул төймәне

Җилләр бөтереп алган.

Әйләндереп, очыртып,

Чокырга илтеп салган.

Зәңгәр төймәгә басып

Алмачуар ат торган.

Ат тоягы төймәне

Тирәнгәрәк батырган.

Тиз булыгыз! Атны сез

Бер читкәрәк куыгыз

Һәм төймәне күлмәккә

Шәпләп тагып куегыз!

Энә дә юк, җеп тә юк,

Ничек тагыйк, дисезме?

Аңлыйм, аңлыйм мин сезне.

Зәңгәр төймәле чокыр

Тирәнәйгән, киңәйгән

Һәм чокыр кинәт кенә

Зәңгәр күлгә әйләнгән.

Шаяртасың син, абый,

Алай булмый, дисезме?

Аңлыйм, аңлыйм мин сезне.

Сайрый кошлар агачтан

Агачка күчә-күчә.

Саегайталар күлне

Тамчылап эчә-эчә.

Кояштан безелдәшеп

Очып-очып төшәләр,

Яфракны көймә итеп

Йөзеп йөри шөпшәләр.

Тузгып китә болытлар

Ат кешнәгән тавышка.

Аннары чиләк-чиләк

Су коела камышка.

Җыена әнә малай

Күлдә балык тотарга.

Шикләнеп тора сазан

Суалчанны йотарга.

Суалчанлы кармакны

Урап йөзә ерактан

Һәм җимне бик сак кына

Тартып өзә кармактан.

Алдашмыйм, күрдем үзем

Хәйләкәр шул сазанның

Күл төсле зәңгәр күзен.

Нәни зәңгәр туп төсле

Зеңгәр күзле балыклар

Күлдә йөзмәс, дисезме?

Аңлыйм, аңлыйм мин сезне.

Камышларга бәрелеп

Тыз-быз оча коңгызлар.

Зәңгәр төймә янына

Төпкә чума кондызлар.

Шул төймәгә ышкылып

Шаян сазан йөзәдер.

Төймәне судан алсак,

Күлнең төсе үзгәрер.

Кызыгы калмый бит ул

Сере югалган күлнең.

Күлмәгемне кибәргә

Ап-ак болытка элдем.

Күренмәсме сазан дип,

Зәңгәр күлгә иелдем.

Болыт белән еракка

Йөзеп киткән күлмәгем,

Аны бүтән күрмәдем.

Мин сөйләгән бу хәлләр

Бар да ялган, дисезме?

Аңлыйм, аңлыйм мин сезне.

Иртән иртүк торыгыз,

Битегезне юыгыз.

Тылсым тулы шул күлгә

Илтер сезне юлыгыз.

 

Андый күлнең булганы

Юк бит әле, дисезме?

Аңлый алмыйм мин сезне.

Ялтырап ята алда,

Шуны да күрмисезме?

Их сезне...

Табышмак әйтәм

Төннәр буе һавада

Ак туп тора эленеп.

Кемнәр килеп тоткандыр,

Таплар тора күренеп.

                                   / ай /

Бертуктамый чаба ул,

Һәркемне ашыктыра.

Секунд, минут, сәгатьләр

Галәмгә ашып тора

                             / вакыт /

Йолдызлар тугай-тугай,

Бар кояшы, бар ае.

Очып китәчәк шунда

Җирнең кыю малае.

                           / галәм /

“Карлар яуды, битемә

Ап-ак карлар кунды, - дип,

Календарьне япты ул:

- Унике ай тулды!” – дип.

                                  / ел /

Яңгыр әйтә: - Үтәм, - ди,

- Бер чылатып үтәм! – ди.

Ә ул әйтә: - Кояшта

Бик тиз кибеп бетәм! – ди.

                       / кулчатыр /

Өй түбәсенә тиеп,

Төне буе яна ул.

Чык төшкән үләннәргә

Нурлар булып тама ул.

                       / йолдыз /

Диңгезе бар – каек юк,

Урманы бар – киек юк.

Таулары бар – бозы юк,

Көзе, кышы, язы юк.

                          / карта /

Энә, кадак барлыгын

Әллә ничек тоя ул.

Машинамны шалт итеп

Ябыштырып куя ул.

                         / магнит /

Өй ишеген ачуга,

Күзләргә тулды.

Чагылдыра күзләрне,

Күрсәтми юлны.

                / кояш нуры /

Ул илдә маймыллар да

Йөри урам тутырып.

Аннан корсак тутырып,

Банан ашый утырып.

                      / һиндстан /

Кышларын да китми ул,

Чырык-чырык килә ул.

Туган-үскән җирләрдә

Яшәү ямен белә ул.

                       / чыпчык /

Кунак булып килгәннәр,

Күргәч күзләр камаша:

Аю, бүре, маймыллар

Күрсәтәләр тамаша.

                           / цирк /

Тимер чананы сөйрәп

Чыккан саен уенга,

Муенга урап куйсам,

Җылы була муенга.

                     / шарф /

Әтинең кул җылысын

Бик әйбәт тоя бит ул.

Агачны бик матурлап

Шомартып куя бит ул.

                       / ышкы /

“Яңгыр ява!”

Әтинең

Кунаклый да башына,

Автобуска утырып

Иртүк эшкә ашыга.

                      / эшләпә /

Иртәсен дә, кичен дә

Тузан суырып арый.

Идәндәге паласны

Йотып куймаса ярый.

      / тузансуыргыч /

Көн озын сөйләп тора,

Матур көй көйләп тора.

Әледән әле бабам

Дулкынын көйләп тора.

Ярдәмче ул һәр эштә.

Матур көй тыңлый-тыңлый

Тәмле пешә бәлеш тә.

                               / радио /

Тәмле бәлеш ашагач,

Менеп бассам өстенә,

“Авырайгансың...” – дип, ул

Тагын бер кат көрсенә.

                                   / үлчәү /

Чәчәк атса, бал кортлары

Белмиләр алны-ялны.

Тирләп-пешеп чәй эчәргә

Бик тәмле була балы.

                                 / юкә /

Врач апа керде дә:

- Күлмәгең күтәр, - диде.

Бер черки килеп тешләр,

Температураң төшәр,

Хәл кереп китәр! – диде.

Мамыгы белән ышкый,

Тиремне ул юешли.

Теш кысып түзеп торам:

Хэзер черкие тешли.

                      / укол ясау /

Бит юганда күзләремне

Әчеттерсә дә түзәм.

Кулларымда җиләк исе,

Әйтерсең җиләк өзәм.

                        / сабын /

Очып-очып китәбез,

Өйләр, юллар тирбәлә.

Җир шары да тирбәлә,

Йөзебезгә җил бәрә.

                        / таган /

Хикәяләр яза ул,

Шигырьләр дә яза ул,

Өйрәтә гел әдәпкә.

Ул язган китапларны

Без укыйбыз, әлбәттә.

                      / язучы /

Куе яшел күлмәге

Бик килешә үзенә.

Әллә ничә лампочка

Җемелдәшә йөзендә.

                   / чыршы /

Аякка аны киям,

Көне буе кар ерам.

Җылынып бетә урам,

Кар атам, авыз ерам.

                   / итекләр /

Җир һәм һаватоташкан,

Тылсымлы нурлар уйный.

Шул нурларның янына

Һич барып җитеп булмый.

                              / офык /

Бик арып уйнап кайтсам,

Башны төртсәм үзенә,

Авызымны ачтырып,

Йокы керә күземә.

                          / мендәр /

Клавишларына баскалап

Уйнадым татар көен.

Моң тулды да һәр почмагы

Яңгырап торды өйнең.

                          / пианино /

Су астына керәбез,

Шырык-шырык көләбез.

Тамчыда коенабыз,

Чырык-чырык киләбез.

Кинәт сүрелде кояш,

Кояш әллә нишләде?

Күккә очкан тамчылар

Кояшны юешләде.

                       / фонтан /

 

 

                                                                  

 

 

Еще в этой категории: « Ике туган көн Сер »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить