29.06.2015 10:52

Табышмаклар

Автор  Ра­фис Хә­би­бул­лин, Мөс­лим.
Оценить
(1 голос)
***
Ты­ныч­лык­ны яра­та ул, 
Шу­ы­ша ку­лай гы­на.
Ан­нан алын­ган агу да
Ке­ше­гә да­ру бу­ла. 
(Елан)
 
 
***
Элеп куй­ган ит өс­тен­дә
Йө­ри икән ул ниш­ләп?
Үзе шун­дый ма­тур кош ул,
Аның исе­ме ... .
(Песнәк)
 
***
Кы­зыл ми­ләш өл­гер­гә­нен,
Кү­зә­теп тор­ган ул кош.
Җи­меш­ләр­не бе­рәм-бе­рәм,
Авыз итә ....
(Кызылтүш)
 
***
Җыр су­за ул, бар та­би­гать
Таң ну­ры­на ко­ен­гач.
Үзе кеч­ке­нә бул­са да,
Моң­лы да соң ... .
(Сандугач)
 
***
Ял­гыз­лык – га­зап, чир аңа,
Күл­дә йө­зә тәү­ге кош.
Каз­лар­га тын­гы­лык бир­ми,
Озын му­ен­лы ... 
(Аккош)
 
***
Йон­на­рын ка­барт­кан чак­та
Ба­ла­лар ан­нан кур­ка.
Үзе­нә хас та­вы­шы бар,
Ул бу­ла ата ... .
(Күркә)
 

 

Еще в этой категории: « Шалкан

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить