29.06.2015 10:22

Беренче лагерьлар үз эшен төгәлләде

Автор  Хә­лил Шә­ри­пов, Чал­лы.
Оценить
(0 голоса)
Чал­лы шә­һә­ре мә­чет­лә­ре кар­шын­да июнь ае­ның бе­рен­че яр­ты­сын­да эш­лә­гән  көн­дез­ге ла­герь­лар үз эш­чән­ле­ген тө­гәл­лә­де. Мә­сә­лән, «Тәү­бә» мә­че­тен­дә 8 яшь­тән 13 яшь­кә ка­дәр­ге 35 кыз ба­ла 10 көн дә­ва­мын­да (1-10 июнь) дин-әх­лак дә­рес­лә­ре ал­ды­лар, кы­зык­лы уен-бәй­ге­ләр­дә кат­наш­ты­лар, та­би­гать­тә ял ит­те­ләр. Ла­герь җи­тәк­че­се мө­гал­ли­мә Мө­ни­рә абыс­тай Шәй­дул­ли­на бо­лай ди: «Ба­ла­лар  өчен дә­рес­ләр һәр көн­не ир­тән­ге 8.30 сә­гать­тә баш­лан­ды. Алар Коръ­ән­не өй­рән­де­ләр, иман-әх­лак дә­рес­лә­ре ал­ды­лар. Өчен­че дә­рес итеп  кул эш­лә­ре­нә өй­рә­тү тор­ды. 11 сә­гать­тә ба­ла­лар кай­нар аш аша­ды, көн­дез­ге 15 сә­гать­тә, чәй эч­кән­нән соң, өй­лә­ре­нә та­ра­лыш­ты­лар. Бик күп бәй­ге­ләр оеш­ты­рыл­ды. Ба­ла­лар алар­да же­тон­нар җый­ды. Иң күп 90 же­тон­ны бер ба­ла җый­ды. Ла­герь­ның соң­гы  кө­нен­дә ки­бет-яр­мар­ка оеш­ты­рыл­ды. Же­тон­нар­га ия бу­лу­чы­лар алар­ны би­ре­дә төр­ле әй­бер­ләр­гә, уку ки­рәк-ярак­ла­ры­на ал­маш­тыр­ды. Шун­дый фор­ма ел са­ен кул­ла­ны­ла. Бу ата-ана­лар өчен дә фай­да­лы. Чөн­ки  ла­герь­да ял итү­че­ләр би­ре­дән  үз­лә­ре­нә ки­рәк­ле бик күп әй­бер­ләр­не алып ки­тә­ләр, га­и­лә бюд­же­ты­на эко­но­мия ясый­лар.  Ба­ла­лар дин дә­рес­лә­ре­нә бик те­ләп йөр­де­ләр. Алар ара­сын­да ту­ган­на­рын­да яшәп ла­герь­га йө­рү­че Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре, Ак­су­бай ра­йо­ны кыз­ла­ры да  бар иде. Коръ­ән­не өй­рә­нү­че­ләр­нең ике төр­ке­ме эш­лә­де. Бу өл­кә­дә гый­лем­нә­ре бул­ган­нар ла­герь ба­ры­шын­да «Рах­ман» сү­рә­сен ят­ла­ды. Ә яңа баш­лап өй­рә­нү­че­ләр әле­гә хә­реф­ләр бе­лән та­ныш­ты­лар».
«Ра­ма­зан» һәм «Ту­фан» мә­чет­лә­рен­дә­ге көн­дез­ге ла­герь­лар­га да кыз ба­ла­лар җә­леп ител­де. Алар­да 10ар ба­ла ял ит­те, дин-әх­лак дә­рес­лә­ре ал­ды. «Ра­ма­зан» мә­че­те ла­ге­ры җи­тәк­че­се Тән­зи­лә абыс­тай Ибә­тул­ли­на бы­ел да мә­чет кар­шын­да ба­ла­лар ялы­ның уңыш­лы оеш­ты­ры­лу­ын бил­ге­лә­де. «Ял 3нче июнь­дә баш­лан­ды. Әх­лак-әдәп дә­рес­лә­ре­нә зур игъ­ти­бар бир­дек, шу­лай ук до­га­лар, ара­ла­шу өчен мө­һим бул­ган кай­бер га­рәп сүз­лә­рен ят­ла­дык. Мә­чет­тә чәй эче­рү бе­лән бер­гә көн са­ен ки­ле­шү ни­ге­зен­дә ка­фе­да хә­ләл аш әзер­ләт­тек. Та­би­гать­кә дә еш чык­тык», – ди­де ул. 
Шә­һәр­нең «Ту­фан» мә­че­те­нә бы­ел ди­ни гый­лем­нә­ре бул­ган кыз­лар җы­ел­ган. «Ла­герь­га күп­ме­дер ди­ни әзер­лек­лә­ре бул­ган  ба­ла­лар җы­ел­ды, дә­рес­ләр шу­ңа бик нә­ти­җә­ле үт­те. Ба­ла­лар бе­лән Коръ­ән аять­лә­рен һәм алар­ның тәф­си­рен өй­рән­дек, пәй­гам­бәр­ләр та­ри­хы бе­лән та­ныш­тык», – ди, ла­герь җи­тәк­че­се Фи­рая Га­зи­зул­ла кы­зы. Ә икен­че абыс­тай­ла­ры Фәр­зи­лә Йо­сы­по­ва ба­ла­лар­ны көн са­ен тәм­ле аш­лар пе­ше­реп сый­ла­ган. 
Чал­лы мә­чет­лә­рен­дә мө­сел­ман ба­ла­ла­ры өчен көн­дез­ге ла­герь­лар Ра­ма­зан аен­нан соң дә­вам итә­чәк. 
 
 
Изменено 29.06.2015 10:25

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить