22.06.2015 10:09

Шалкан

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)
Ба­ла­лар кул­га-кул то­ты­нып тү­гә­рәк­кә ба­са­лар. Бер фи­зик як­тан көч­ле­рәк ба­ла ур­та­да ка­ла. Ул «шал­кан» бу­ла. Кал­ган­на­ры тү­гә­рәк бу­ен­ча хә­рә­кәт итеп җыр­лый­лар. Җыр­лар­ның эч­тә­ле­ге тү­гә­рәк ур­та­сын­да хә­рә­кәт бе­лән гәү­дә­лән­де­ре­лә.
Ба­бай шал­кан утыр­та,
Шал­кан үсә, зур бу­ла.
Зур бу­ла, бик зур бу­ла,
Ба­бай йол­кыр­га ки­лә («ба­бай» ки­лә).
Тар­та ба­бай шал­кан­ны,
Ала ал­мый су­ы­рып
(«Шал­кан»ның би­лен­нән алып тар­та).
Ча­кы­ра ул яр­дәм­гә 
Әби­не шун­да кү­реп
(«Ә­би»­не ча­кы­ра).
Әби то­та ба­бай­ны,
Ба­бай то­та шал­кан­ны,
Икәү­ләп тир­ләп-пе­шеп
Ме­нә тар­та­лар ин­де.
Тар­та­лар, әй, тар­та­лар,
Ала ал­мый­лар су­ы­рып,
 
Ча­кы­ра әби яр­дәм­гә
Ма­ла­ен шун­да кү­реп.
Ма­лай то­та әби­не,
Әби то­та шал­кан­ны,
Ме­нә тар­та­лар ин­де.
Тар­та­лар, әй, тар­та­лар,
Ала ал­мый­лар су­ы­рып.
 
Ча­кы­ра ма­лай маэ­май­ны,
Яр­дәм­гә шун­да кү­реп.
Маэ­май то­та ма­лай­ны,
Ма­лай то­та әби­не,
Әби то­та ба­бай­ны,
Ба­бай то­та шал­кан­ны.
Тар­та­лар, әй, тар­та­лар,
Ала ал­мый­лар су­ы­рып.
 
Ча­кы­ра маэ­май мә­че­не
Яр­дәм­гә шун­да кү­реп.
Мә­че то­та маэ­май­ны.
Маэ­май то­та ма­лай­ны.
Ма­лай то­та әби­не,
Әби то­та ба­бай­ны.
Ба­бай то­та шал­кан­ны,
Ме­нә тар­та­лар ин­де.
Ала ал­ма­гач су­ы­рып,
Ча­кы­ра мә­че тыч­кан­ны.
 
Тыч­кан мә­че­не то­тып,
Мә­че маэ­май­ны то­тып,
Маэ­май ма­лай­ны то­тып,
Ма­лай әби­не то­тып,
Әби ба­бай­ны то­тып,
Ба­бай шал­кан­ны то­тып,
Тарт­ты­лар, әй, тарт­ты­лар,
Чы­гар­ды­лар йол­кып.
 
Шал­кан­ны йол­кып чы­гар­гач, егы­лып кит­кән ке­бек кы­ла­на­лар. Уен шу­ның бе­лән тә­мам бу­ла.
Еще в этой категории: « Болгарым Табышмаклар »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить