01.06.2015 11:30

Ике туган көн

Автор  Әл­фия Сит­дый­ко­ва тәр­җе­мә­се.
Оценить
(0 голоса)

Ва­лен­ти­на Юрь­ев­на Чер­ня­е­ва 

Ша­гыйрь, про­за­ик, рәс­сам, ком­по­зи­тор.

«Но­вый сов­ре­мен­ник» Ха­лы­ка­ра Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы.

Брайл Ленд ба­ла­лар ав­тор­ла­ры әдә­би пор­та­лы МТО­ДА әгъ­за­сы.
Бриксб­рум ба­ла­лар сай­тын тө­зү­че­ләр­нең бер­се.
Пер­со­наль сай­ты «Ба­бах!»
«Зо­ло­тое пе­ро Ру­си» Ха­лы­к­ара кон­курс­ның «С­ти­хи для де­тей» но­ми­на­ци­я­сен­дә 2010 ел ал­тын дип­ло­ман­ты.
Ба­ла­лар өчен 4 ки­тап ав­то­ры (бер­се ав­тор­даш бу­ла­рак) һәм 1 класс­тан тыш эш­ләр бу­ен­ча укы­ту­чы­лар һәм пе­да­гог­лар өчен кул­лан­ма, һәм  «К­росс­ворд­лар че­мо­да­ны»­ның  (ба­ла­лар өчен кү­ңел ачу һәм та­нып бе­лү­гә яр­дәм итү әдә­би­я­ты) 20 чы­га­ры­лы­шы ав­то­ры (Харь­ков). 
«О­ран­же­вое солн­це» (Моск­ва), «Миш­ка Топ­тыж­ка» (Ки­ев), «Пе­рекрёст­ки су­деб» (Вин­ни­ца), «Д­же­ре­ло майс­тер­ності» (Харь­ков), «В­сесвіт­ня лі­те­ра­ту­ра» (Ки­ев), «По­чат­ко­ве нав­чан­ня та ви­хо­ван­ня» (Харь­ков) жур­нал­ла­рын­да, шу­лай ук  «Те­ле­не­де­ля» (Ки­ев), «Те­лес­коп» (Харь­ков), «Харь­ковс­кие ок­на» (Харь­ков), «Со­бы­ти­я» (Харь­ков) га­зе­та­ла­рын­да ба­сы­ла.
Ур­ман­да төр­ле ба­ла-җән­лек­ләр яши икән һәм бер­кем дә бер­кай­чан да ыз­гыш­мый, ба­ры­сы да бер­гә­ләп алан­лык­та уй­ный­лар. Әл­бәт­тә, бар­лык җән­лек ба­ла­сы­ның да ха­рак­те­ры төр­ле­чә, чөн­ки алар үз га­и­лә­лә­рен­дә төр­ле тәр­бия ал­ган­нар.
Ку­ян ба­ла­сы Бом­чик­ның ту­ган кө­не якын­ла­ша һәм ул үзе­нең ту­ган кө­нен бил­ге­ләп үтәр­гә җы­е­на. Ул кер­пе ба­ла­сы Фыр­чик­ны, төл­ке кы­зы Лиз­ка­ны, аю ма­лае Пон­чик­ны ча­кыр­ган һәм бәй­рәм­гә әзер­лә­нә баш­ла­ган.
– Ба­ры­сы­на да кү­ңел­ле бул­сын өчен, ни ге­нә уй­лап чы­га­рыр­га ми­кән? – дип уй­га чум­ган нә­ни ку­ян­кай. – Бе­рәр тәм­ле ри­зык пе­ше­рер­гә ки­рәк, бу­сы ин­де үзен­нән-үзе аң­ла­шы­ла. Әй! Уй­лап тап­тым! Бө­тен бүл­мә­не дус­ла­рым­ның порт­рет­ла­ры бе­лән би­зәп ку­ям. Ку­нак­лар ки­лер дә, үз­лә­рен кү­рер­ләр һәм сө­е­нер­ләр. Ба­ры­сы­на да кү­ңел­ле бу­лыр!
Бер­ни­чә көн Бом­чик кер­пе ба­ла­сы­ның, төл­ке кы­зы­ның һәм аю ма­ла­е­ның порт­рет­ла­рын яса­ган. Ма­тур!
– Юк! Бо­лай гы­на кү­ңел­ле бул­ма­я­чак, – мин алар­ны көл­де­рер­лек итеп, та­гын нәр­сә дә бул­са өс­тәп ясыйм, – дип ка­рар кыл­ган ку­ян ба­ла­сы.
Һәм ясап бе­тер­гән. Ка­лен­дарь­га ка­ра­ган. Ә ин­де аның ту­ган кө­не ир­тә­гә. Ә кай­чан җи­ләк пи­ро­гы пе­ше­рер­гә ми­кән?
– Ары­дым мин. Өч порт­рет яса­дым бит. Һәм ни өчен әле мин ку­нак­лар­га пи­рог пе­ше­рер­гә ти­еш? Ми­нем бәй­рәм бит! Ме­нә үз­лә­ре кил­гәч, пе­шер­сен­нәр әле ми­ңа.
Икен­че көн­не Бом­чик ир­тән ир­түк дус­ла­ры­ның порт­рет­ла­рын бүл­мә­се­нә элеп чык­кан һәм уты­рып ку­нак­ла­рын кө­тә икән. «Тук-тук-тук!» – ишек ша­кы­ган та­выш ише­тел­гән. Ку­ян ба­ла­сы ишек­не ачу­га Лиз­ка, Фыр­чик һәм Пон­чик ки­леп кер­гән­нәр, исем бәй­рә­мен үт­кә­рү­че­не кот­ла­ган­нар һәм бү­ләк­лә­рен бир­гән­нәр. 
– Әй, ярар са­на! Бү­ләк­лә­ре­гез­не тум­боч­ка­га таш­ла­гыз, шун­да ят­сын­нар, алар кай­гы­сы юк әле. Сез ме­нә ка­ра­гыз, ни­чек ма­тур итеп сез­нең порт­рет­ла­ры­гыз­ны яса­дым! – ди­гән Бом­чик һәм дус­ла­рын сте­на яны­на алып кил­гән. Ку­нак­лар ка­ра­ган­нар, тик ни өчен­дер шат­лан­ма­ган­нар.
– Я, ни­чек? Көл­ке бит, әйе­ме? – дип со­ра­ган Лиз­ка­дан ку­ян һәм шар­кыл­дап көл­гән.
– Рәх­мәт, әл­бәт­тә, Бом­чик, лә­кин ни өчен ми­нем ко­е­рык, сы­ер­ны­кы­на ох­ша­ган, ми­не­ке бит йом­шак йон­лы? – дип га­җәп­лән­гән Лиз­ка.
– Әл­лә ми­нем ко­лак­ла­рым шун­дый­мы? Мин бит – бә­рән тү­гел! – дип ачу­ын бел­дер­гән аю ба­ла­сы. 
– Бу бит көл­ке өчен ге­нә! Сез нәр­сә, аң­ла­мый­сыз­мы әл­лә? Мин бит сез­не көл­де­рер­гә ге­нә те­лә­дем, – дип ак­лан­ган Бом­чик. 
Лиз­ка хәт­та чы­на­як­лар да ку­ел­ма­ган өс­тәл­гә ка­ра­ган.
– Ә син без­гә пи­рог бе­лән чәй дә эчер­ми­сең­ме­ни?
– Бу­ла ул! – дип, дәрт­лә­неп җа­вап бир­гән ку­ян. – Чы­на­як­лар бу­фет­та то­ра. Өс­тәл­гә куй әле алар­ны!
– Ә җи­ләк пи­ро­гы кай­да? – дип кы­зык­сын­ган Фыр­чик.
– Соң сез хә­зер аны ми­ңа әзер­ли­сез! Бу бит ми­нем ту­ган көн, ме­нә сез ми­нем өчен ты­ры­шы­гыз ин­де! Ме­нә он, ме­нә җи­ләк­ләр! Алъ­яп­кыч­лар­ны ки­е­гез әле!
Ку­нак­лар бе­раз кау­шап кал­ган­нар, тик шу­лай да алъ­яп­кыч­лар­ны бәй­лә­гән­нәр һәм аш бүл­мә­се­нә ке­реп кит­кән­нәр. Аю ба­ла­сы тиз ге­нә ка­мыр куй­ган һәм мич­кә ягып җи­бәр­гән. Кер­пе ма­лае ка­мыр­дан зур тү­гә­рәк яса­ган, төл­ке кы­зы юыл­ган җи­ләк­ләр­не ка­мыр өс­те­нә тез­гән һәм пи­рог­ның кы­рый­ла­рын бө­геп куй­ган. Пон­чик пи­рог­ны та­ба­га сал­ган һәм мич­кә ты­гып куй­ган. Бер­ни­чә ми­нут үт­кән һәм өй­гә хуш ис та­рал­ган. Ку­ян ди­ван­нан си­ке­реп тор­ган һәм кух­ня­га йө­ге­реп кер­гән.
– Ка­ра­гыз аны, ми­нем пи­ро­гым көя күр­мә­сен! – Бом­чик тә­пие бе­лән дус­ла­ры­на яна­ган.
– Пи­рог әзер! – ди­гән Пон­чик.
Аю ба­ла­сы мич­тән пи­рог­ны ал­ган, тә­лин­кә­гә сал­ган һәм өс­тәл­гә ки­те­реп куй­ган.
– Әй­дә­гез, хә­зер чәй эчә­без! – Бом­чик дус­ла­рын өс­тәл яны­на ча­кыр­ган. – Сый­ла­ны­гыз! Тик әз-әз­ләп ке­нә алы­гыз. Пи­рог бик тәм­ле! Мин бер зур ки­сәк­нең ир­тә­гә­гә ка­лу­ын те­лим.
Ку­нак­лар бер-бер­се­нә ка­раш­кан­нар һәм тә­лин­кә­лә­ре­нә пи­рог­тан кеч­ке­нә ге­нә ки­сәк­ләр алып сал­ганн­нар. Ба­ры­сы да сүз­сез ге­нә чәй эч­кән­нәр.
– Сез ниш­ләп­тер кә­еф­сез. Сез­нең бе­лән кү­ңел­сез! Әй­дә­гез әле, ми­ңа йә ши­гырь сөй­лә­гез, йә җыр­ла­гыз, бул­ма­са, – ди­гән Бом­чик дус­ла­ры­на. – Ми­нем бит бү­ген ту­ган кө­нем! Ә мин аз­рак ди­ван­га ятып хәл алам. Ашап туй­дым мин.
Ку­ян ди­ван­га су­зы­лып ят­кан, ә Лиз­ка ку­ра җи­лә­ге ту­рын­да җыр суз­ган.
– И, җыр­лап та ку­я­сың соң, Лиз­ка! Си­нең җы­рың­да ку­ра җи­лә­ге тат­лы тү­гел, әче бу­лып то­е­ла. – Ку­ян ка­нә­гать­сез­лек бел­де­реп йө­зен чыт­кан. – Хәт­та ми­нем бәй­рә­мем­дә кә­е­фем­не тө­шер­дең. Ба­ры­гыз, өе­гез­гә кай­ты­гыз, тик баш­та үзе­гез ар­тын­нан са­выт-са­ба­ны юып ку­е­гыз!
Ку­нак­лар кух­ня­га чы­гып, чы­на­як-тә­лин­кә­ләр­не юган­нар да, кай­тып кит­кән­нәр.
Бер ат­на­дан соң Пон­чик­ның ту­ган кө­не икән. Аю ба­ла­сы­на Лиз­ка бе­лән Фыр­чик кил­гән­нәр, ишек­тән ке­рү­гә кот­ла­ган­нар һәм бү­ләк­лә­рен бир­гән­нәр. Бом­чик та йө­ге­реп кил­гән.
– Кая, кая, ка­рыйм әле, тарт­ма­да ни икән? – ди­гән Пон­чик һәм бү­ләк­ләр­не ка­рый баш­ла­ган. – Ме­нә син ә! Ме­нә бу кар­ти­на! Бер­кай­чан да мон­дый ма­тур­лык­ны күр­гә­нем юк иде! Ай, Лиз­ка, син – чын ос­та икән­сең! Шун­дый ма­тур итеп чә­чәк таҗ­ла­рын­нан һәм көз­ге яф­рак­лар­дан би­зәк­ләр тө­шер­гән­сең. Ди­мәк, син ин­де көз­дән үк ми­ңа сюрп­риз эш­ләр­гә уй­ла­ган­сың? Ме­нә бит ни­ка­дәр яф­рак­лар кип­тер­гән­сең! Рәх­мәт си­ңа, ка­дер­лем Ли­за!
Хәт­та төл­ке кы­зы мон­дый мак­тау­лар­ны ише­теп уңай­сыз­лан­ган.
– Ә мон­да нәр­сә икән? – Пон­чик зур төр­гәк­не сүт­кән. – Ура! Агач тә­гәр­мәч­ле са­мо­кат. Ру­ле дә ка­ен­нан! Мин күп­тән хы­ял­лан­ган идем! Рәх­мәт, ка­дер­лем Фыр­чик! Ме­нә рә­хәт­лә­неп йө­ри­я­чәк­мен ин­де! Ба­ры­быз да чи­рат­лап йө­рер­без.
Фыр­чик мон­дый ягым­лы сүз­ләр­дән соң эреп кит­кән.
– Ә мин бү­лә­гем­не өй­дә оны­тып кал­дыр­ган­мын! – дип ал­да­ган ку­ян.
 – Ярар, бор­чыл­ма, Бом­чик! – дип юат­кан аны аю ба­ла­сы. – Мин бит сез­не бү­ләк­лә­ре­гез өчен тү­гел, бо­лай да яра­там, сез – ми­нем дус­ла­рым! Әй­дә­гез, өс­тәл яны­на!
– Әй, ә бу нәр­сә? – дип со­ра­ган Лиз­ка аю ба­ла­сын­нан. – Син без­нең порт­рет­ла­ры­быз­ны яса­ган­сың ич! Мон­да ми­нем ту­ным биг­рәк ма­тур, ут ке­бек! Ма­тур!
– Ә мин  нин­ди чи­бәр! – дип кер­пе икен­че рә­сем­не күр­сәт­кән. – Ка­ра­гыз әле, рам­на­ры да чә­чәк­ләр бе­лән би­зәл­гән.
Ә ку­ян өчен­че кар­ти­на­га ка­ра­ган һәм чит­кә си­кер­гән. Аңа рә­сем­нән мө­гез­ле, дуң­гыз ко­лак­лы һәм сы­ер­ны­кы ке­бек озын кой­рык­лы ку­ян ка­рап то­ра икән.
– Бу мин­ме? – дип кур­кы­нып мы­гыр­дан­ган ку­ян.
 – Әй, юк! – ди­гән Пон­чик.  Бу – ми­нем тө­ше­мә кер­гән фан­тас­тик ал­бас­ты. Мин пи­рог пе­шер­дем, шу­ңа кү­рә та­гын бер рә­се­мем­не эләр­гә җи­теш­мә­дем.
Аю ба­ла­сы сте­на яны­на урын­дык куй­ган да, та­гын бер рә­сем­не эл­гән, ә ан­да ша­ян ку­ян си­ке­рә, аның баш очын­да ко­яш як­тыр­та. Рә­сем­нең ра­ма­сы да күк­чә­чәк­ләр бе­лән би­зәл­гән.
– Мат-у-у-у-ур! – дип суз­ган га­җәп­лә­неп Бом­чик.
– Әйе! – дип аның сү­зен җөп­лә­гән Лиз­ка. – Күк­чә­чәк­ләр,  Бом­чик, нәкъ си­нең күз­лә­рең тө­сен­дә. Бул­дыр­ган­сың, Пон­чик!
– Рәх­мәт! Мин бик шат, ми­нем эш­лә­рем сез­гә оша­ган­га. – Аю ба­ла­сы ку­нак­лар­га рәх­мәт әйт­кән. – Әй­дә­гез, кем­гә ни­чек җай­лы, шу­лай уты­ры­гыз. Хә­зер пи­рог су­ын­ган­чы чәй эчә­без. Аша­гыз, аша­гыз, ка­дер­ле ку­нак­ла­рым! Бо­лар ба­ры­сы да сез­нең өчен!
Дус­лар рә­хәт­лә­неп пи­рог бе­лән сый­лан­ган­нар, ур­ман тор­мы­шы ту­рын­да кы­зык хәл­ләр сөй­лә­гән­нәр һәм кү­ңел­ле итеп кө­леш­кән­нәр. Аю ба­ла­сы ги­та­ра ал­ган да җыр­лап җи­бәр­гән. Ку­нак­лар аңа ку­шыл­ган­нар. Ан­на­ры ка­ен, гөм­бә һәм ку­ра җи­лә­ге ту­рын­да җыр­лар җыр­ла­ган­нар. Бик ма­тур кон­церт ки­леп чык­кан! Кич җи­тү­ен сиз­ми дә кал­ган­нар.
– Ой, га­фу ит, Пон­чик, без­гә өй­гә кай­тыр­га ва­кыт! – дип кер­пе бе­рен­че бу­лып исе­нә кил­гән.
Ку­нак­лар аю ба­ла­сы бе­лән сау­бул­лаш­кан­нар һәм бәй­рәм оеш­тыр­га­ны өчен рәх­мәт әйт­кән­нәр.
Ку­ян ба­ла­сы өе­нә кайт­кан һәм ни өчен үзе­нең ту­ган кө­не кү­ңел­сез, ә Пон­чик­ны­кы кү­ңел­ле үтүе ха­кын­да уй­лан­ган. Тик шу­лай да бер­ни дә аң­ла­ма­ган. Бәл­ки, икен­че ту­ган кө­не җит­кән­че аң­лар? Ул бит ин­де бер яшь­кә үсә­чәк...
 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить