18.05.2015 10:06

Тургай

Автор  Фоат Садриев.
Оценить
(0 голоса)
Ахыры. Башы 8-17нче саннарда
 
Ди­рек­тор тез­гәч, тү­зе­мем бе­теп, «Мин!» дип кыч­кы­рыр­га уй­ла­ган идем. Өл­гер­мә­дем. Син чык­тың да ми­нем әшә­ке­лек­не үз өс­те­ңә ал­дың. Баш­та ко­тым алын­ды. Си­ңа бер­ни дә бул­ма­гач, шат­лан­га­ным­ны бел­сәң! Ул чак­та мин мо­ны әшә­ке­лек дип уй­ла­ма­дым. Ди­лә­рә Аху­нов­на­ның кик­ри­ге шиң­сен, ди­дем. Эчем­нән ге­нә кө­леп йөр­дем. Ан­на­ры ки­нәт әл­лә ни бул­ды. Бор­чы­лыр­га то­тын­дым. Си­не күр­гән са­ен, оя­лу­ым­нан тә­не­мә ут ка­ба. Үзе­без­нең сый­ныф­тан, Әл­фия апа­дан, мәк­тәп­тә­ге һәр ке­ше­дән оя­ла баш­ла­дым. Бер­ни­чә көн «э­чем авыр­та» ди­гән бу­лып, укыр­га да бар­ма­дым. Сез­дән баш­ка то­ра ал­ма­гач, ка­бат укыр­га йө­рер­гә ке­реш­тем. Чын оят­сыз мин. Үзем язам, үзем оя­лам. Уф, ары­дым! Ир­тә­гә, я бер­се­көн­гә дә­вам итәр­мен. Әй­тә­се­лә­рем­не әй­теп бе­те­рим ин­де си­ңа.
Дә­вам итәм. Ал­ма­гач­лар ап-ак чә­чәк ат­ты. Кош­лар сай­рый. Яз­гы җил чәч­ләр­не йом­шак кы­на ара­лый. Син бит җил­нең ку­лы бар, ди­сең. Без шун­нан көл­дек. Ә син дө­рес әй­тә­сең икән. Җил йом­шак бар­мак­ла­ры бе­лән чәч­лә­рем­не ара­лый, ми­не юа­тыр­га те­ли. Ә мин күз яшь­лә­рем­не һич тыя ал­мыйм. Ми­не әти-әни­ләр дө­рес ачу­ла­на­лар икән. Ми­не тыр­на­гым­ны чәй­нә­вем­нән дә бар­мак­ла­ры­ма кы­зыл бо­рыч ыш­кып кы­на тук­тат­ты­лар.  Әни әй­тә-әй­тә арып бет­кәч ке­нә йо­кы­дан то­рам. Ашар­га утыр­ган­да, ку­лың­ны юдың­мы, дип со­рый­лар, мин юдым дип ал­дыйм. Кай­чак­та си­зеп, юар­га мәҗ­бүр итә­ләр. Кай­чак­та ал­да­ган­ны бел­ми­чә дә ка­ла­лар. Кул юар­га да ирен­гән ке­ше­нең ки­лә­чә­ге бу­ла ала­мы? Юк!  На­мус бар ми­кән мин­дә? Ме­нә ни­чә көн ин­де шул ту­ры­да баш ва­там. Бар да сы­ман, юк та сы­ман. Әл­лә бер ки­леп, бер ки­теп йө­ри­ме ул на­мус? Те­ге су­рәт­не яса­ган­да да, син га­еп­не үз өс­те­ңә ал­ган­да да, ул мин­дә юк иде бит. Әгәр бул­са, ми­ңа дө­ре­сен сөй­ләр­гә ку­шар иде. Си­ңа гы­на бул­са да. Кай­да ят­кан ул? Ме­нә хә­зер бар ке­бек, ул гел бор­чып то­ра. Алай ки­тә-ки­лә йөр­гән на­мус ми­не­ке тү­гел­дер ул. Мө­га­ен, си­нең на­му­сың ки­леп, ми­не ела­та­дыр. Ни­чек ке­нә бул­са да, син ми­не га­фу итәр­гә уй­ла­ма. Хуш!»
 
Оч­ра­шу
 
Ис­лам ир­түк Эн­җе­гә шыл­ты­рат­ты, без­гә оч­ра­шыр­га ки­рәк, ди­де. Ул Чал­лы­га ту­ган­на­ры­быз­га ба­ра­быз, кич­кә ге­нә кай­та­быз, ир­тә­гә оч­ра­шыйк, ди­де. Юк, ди­де Ис­лам, кич­ке ту­гыз­да Бор­ма­лы ярын­да үзе­без­нең тык­рык ту­рын­да кө­тәм, ди­де.  Ис­лам­ның кү­зе кө­не буе сә­гать­тә бул­ды. Түз­мә­де, ту­гы­зын­чы яр­ты­да ук инеш бу­е­на тө­шеп кит­те. Ко­яш ба­е­шы кич­ке шә­фәкъ­тән ал­ла­нып то­ра. Хәй­ран ка­лып, кош­лар сай­ра­вын, ба­ка­лар җы­рын тың­ла­ды, тал-ти­рәк­ләр­нең са­гыз­лы яшел яф­рак­ла­рын ис­нә­де, ирен­нә­ре, бит­лә­ре бе­лән ка­гы­лып, алар­ның хәл­лә­рен со­раш­ты. Та­мак кыр­ган та­выш­ка бо­ры­лып ка­ра­са, Эн­җе ба­сып то­ра. Ул ка­ра күл­мәк ки­гән, йө­зе бик җит­ди иде.
– Я, нәр­сә ка­рап тор­сың? Кый­на ми­не! – ди­де ул, та­вы­шын кү­тә­реп.
– Ник?
– Мин бит иң әшә­ке ке­ше! Әй­дә, сук!
Ис­лам ел­ма­еп «юк» ди­гән мәгъ­нә­дә баш чай­ка­ды.
– Ми­нем бер җан ия­се­нә дә сук­ка­ным юк. Си­ңа ни өчен су­гар­га ти­еш мин?
– Ми­нем хат­лар­да ни өчен икә­не әй­тел­гән бит.
Ис­лам ак­рын гы­на аның иң­ба­шы­на ку­лын сал­ды.
– Оны­тыйк без бу хәл­не?
Лә­кин Эн­җе шун­дук чит­кә тай­пыл­ды.
– Әгәр мин әйт­мә­гән бул­сам, син ясау­чы­ның кем икә­нен бел­ми­чә дә ка­ла идең бит.
– Юк, Эн­җе. Мин син яса­ган­ны күп­тән бел­дем.
– Күп­тән?! Ал­да­ма! Син бер­ни­чек тә бе­лә ал­мый­сың мо­ны!
Ис­лам аңа те­ге дәф­тәр ты­шын суз­ды.
– Ни ул?
– Ка­ра, бе­лер­сең...
Эн­җе, дәф­тәр ты­шын ачып ка­ра­гач, Ис­лам­га та­ба тал­пы­нып куй­ды:
– Син мо­ны ка­ян ал­дың?!
– Урам­да җил­дә очып йө­ри иде. Ми­нем аяк ас­ты­на ки­леп эләк­те. 
– Ә ми­ңа бер сүз дә әйт­мә­гән­сең, – ди­де Эн­җе. Ан­на­ры үп­кә­лә­гән та­выш бе­лән өс­тәп куй­ды: – Ай-яй, эч­ле икән­сең! Си­не мон­дый дип бел­ми идем.
– Те­лә­сәң ни­чек уй­ла, – ди­де Ис­лам авыр су­лап. – Әгәр га­еп­лә­гән бул­сам, дәф­тәр ты­шын әл­лә кай­чан күр­сәт­кән бу­лыр идем. Ак­ла­дым мин си­не, ак­ла­дым...
– Син ми­не ак­лар­га ти­еш тү­гел! – Эн­җе­нең дул­кын­ла­нуы та­вы­шы­на бә­реп чык­ты. – Ми­не ак­ла­гач, син ми­нем ке­бек әшә­ке!
– Дө­рес әй­тә­сең, – ди­де Ис­лам.
Алар ике­се дә ты­нып кал­ды­лар. Кош­лар, ба­ка­лар җы­ры кө­чәй­гән­нән-кө­чәя бар­ды. Яз­ның күз­гә кү­рен­гән һәм кү­рен­мә­гән тәү­ге дул­кын­на­ры мең төр­ле ис­лә­ре, мең төр­ле та­выш­ла­ры бе­лән ике яр­ны ту­ты­рып, җәй­гә та­ба ага иде... Алар­ның кү­ңел ха­ләт­лә­ре, сөй­ләш­кән сүз­лә­ре бу сих­ри кү­ре­неш­кә һич тә ту­ры кил­ми иде. Ип­тәш ма­лай­ла­ры бе­лән бул­са, Ис­лам ин­де әл­лә кай­чан, шул дул­кын­нар бе­лән агып ки­теп, бу дөнь­я­ны оныт­кан бу­лыр иде. Лә­кин би­ре­дә Эн­җе ба­сып то­ра һәм ул аңа үзен күп­тән бор­чы­ган төп со­ра­вын бир­де:
– Эн­җе, син аны ник яса­дың?
– Си­ңа ба­ры­бер тү­гел­ме­ни? – ди­де Эн­җе, со­рау­дан ан­сат кы­на ко­тыл­мак­чы бу­лып.
– Хәй­лә­лә­мә, – ди­де Ис­лам. – Дө­ре­сен әйт.
Эн­җе­гә дө­ре­сен әй­түе кы­ен иде. Мо­ны ха­лык­ка та­ра­тыр­га яра­мый иде. Шул ук ва­кыт­та ул мо­ны Ис­лам­га әйт­ми­чә ка­ла ал­ма­я­ча­гын да аң­ла­ды. Ни­һа­ять, шак­тый ва­кыт дәш­ми тор­ган­нан соң, ак­рын гы­на сөй­ләр­гә ке­реш­те:
– Ди­лә­рә Аху­нов­на­ның эне­се ми­нем җиз­ни икән­не син бе­лә­сең. Сә­ли­мә апам бе­лән алар ра­йон үзә­ген­дә яши­ләр. Ди­лә­рә Аху­нов­на апа­лар­ның тор­мы­шын бо­за. Ул ки­леп кит­те­ме, җиз­ни та­выш чы­га­ра. Апа­ны әл­лә ни­чә тап­кыр кый­нап таш­ла­ды. Апа тү­зә ал­мый­ча ае­ры­лып та кайт­кан иде. Үги әти бе­лән ике­се­нең ара­сын­да та­выш-гау­га куп­ты. Мин апа­ны як­ла­гач, үги әти ми­ңа да кул кү­тәр­де. 
Эн­җе та­выш­сыз гы­на үк­сеп ал­ган­нан соң, ти­мер та­выш бе­лән: – Мин Ди­лә­рә Аху­нов­на­дан үч ал­дым, – ди­де.
Ис­лам ба­ры­сын да аң­ла­ды. Тик бер сүз дә әй­тә ал­мый­ча ап­ты­рап тор­ды. Бу аның ба­шы­на ки­леп тә ка­ра­ма­ган нәр­сә иде.
– Әй­дә, ике­без Ил­дар Кы­я­мо­вич­ка ке­рик тә бө­те­не­сен сөй­ләп би­рик, – ди­де Эн­җе. – Си­нең га­еп­ле бу­лып йө­рү­ең­не те­лә­мим... Бө­тен мәк­тәп ал­дын­да га­фу үте­ник. 
Ис­лам ни әй­тер­гә бел­ми­чә сүз­сез кал­ды. Бе­раз­дан зи­һе­не ак­рын­лап ачы­ла баш­ла­ды:
– Шун­нан соң ни бу­ла­ча­гын бе­лә­сең­ме?
– Ни бу­ла?
– Ди­лә­рә Аху­нов­на үзе­нең рә­се­мен си­нең үч алыр­га те­ләп яса­ган­ны бе­лә­чәк. Ме­нә шун­да күр­сә­тә­чәк ин­де ул күр­мә­гә­не­гез­не! Апаң бе­лән җиз­нәң­не дә ае­ры­лу хә­ле­нә җит­ке­рә­чәк.
– Син нин­ди акыл­лы, Ис­лам! – ди­де Эн­җе хис­лә­неп. – Ан­на­ры ми­ңа өй­дә дә көн бе­тә­чәк... Ниш­ләр­гә соң, Ис­лам, ниш­ләр­гә?!
– Бер­ни дә эш­лә­мәс­кә, – ди­де Ис­лам. – Ди­лә­рә Аху­нов­на пен­си­я­гә ки­тә­чәк, – ди­ләр.
– Шу­лай ан­сат кы­на ко­ты­лып бу­лыр, дип уй­лый­сың­мы?
– Мин ан­сат ди­мә­дем. Га­е­бе­без­не хә­зер әйт­сәк, без­не бер­кем дә ке­ше­гә са­на­ма­я­чак.
– Ниш­ләп?
– Үзең уй­лап ка­ра.
Шун­нан соң алар, бер сүз сөй­ләш­ми­чә, тык­рык­тан ак­рын гы­на кайт­ты­лар, Ис­лам бер сүз әйт­ми­чә аны оза­тып, кап­ка­ла­рын­нан кер­теп җи­бәр­де. Урам ялт итеп то­ра, күк­тән йол­дыз ко­е­ла ке­бек то­ел­ды Ис­лам­га. Күп­ме ва­кыт­лар кү­тә­реп йөр­гән бил­ге­сез­лек йө­ге аның иң­нә­рен­нән төш­кән ке­бек бул­ды...
Еще в этой категории: « Тургай Ике туган көн »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить