16.02.2015 11:42

Ми­нем дус­тым

Автор  Наилә ХӘМЗИНА, Актаныш районы, Меңнәр мәктәбе, 4нче сыйныф.
Оценить
(0 голоса)
Дус­лык – ке­ше­ләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр­нең иң күр­кәм һәм са­ми­ми бер тө­ре. Дус­лар һәр­ва­кыт бер-бер­лә­рен аң­лый­лар, шат­лык­ла­рын бер­гә бү­ле­шә­ләр.
Ми­нем иң якын дус­тым – Әл­фия. Без аның бе­лән кеч­ке­нә чак­тан ук бер­гә, чөн­ки без ту­ган­нар. Әл­фи­я­нең ба­ба­сы бе­лән ми­нем дәү әти бер­ту­ган­нар. Без бы­ел 4нче сый­ныф­та укый­быз. Ул «4» һәм «5»­ле бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укый. Сый­ныф­та без икәү ге­нә бул­сак та, яман­су­лап утыр­мый­быз, төр­ле ярыш­лар­да, кон­курс­лар­да те­ләп кат­на­ша­быз. Әл­фия җыр­лар­га, би­ер­гә яра­та. Ми­ңа авыр бул­са гел бу­лы­ша, бе­рәр яр­дәм ки­рәк бул­са, мин дә аның яны­на йө­ге­реп ки­ләм.
Әл­фи­я – бик ях­шы кыз. Аның күз­лә­ре зәң­гәр, чәч­лә­ре озын һәм сар­гылт төс­тә. Ул бик ша­ян, ты­рыш, акыл­лы, ягым­лы итеп сөй­лә­шә бе­лә. Әни­се­нә ашар­га пе­ше­рер­гә, өй җы­еш­ты­рыр­га да бу­лы­ша.
Мин бик бә­хет­ле, чөн­ки шун­дый дус­тым, ту­га­ным бар.
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить