16.02.2015 11:32

Канатлар

Автор  Нур­сөя МИНЗИНА, КФУ сту­ден­ты.
Оценить
(0 голоса)
(Фантастик маҗара)
Ка­мил бе­лән Рөс­тәм кеч­ке­нә­дән ты­ны­ша ал­ма­ды­лар. Ба­ла­лар бак­ча­сын­да, ма­ши­на яки са­мо­лет өчен «ми­не­ке ул», «юк, ми­не­ке ул» дип тарт­ка­лаш­ты­лар, ә мәк­тәп ел­ла­рын­да ике­се дә бер үк кыз­га га­шыйк бу­лу сә­бәп­ле, бер-бер­сен өнәп бе­тер­мәде­ләр. Ка­мил йөз­гә чи­бәр иде, аның уен­да гел ма­ши­на, кыз­лар, төн­ге клуб­лар... Ә ме­нә Рөс­тәм тый­нак, оял­чан, сип­кел­ле. Аның бер үзен­чә­лек­ле ягы бар – ул шак­кат­тыр­гыч әй­бер­ләр ясар­га ос­та иде. Мә­сә­лән, уз­ган ел ул үзе­нең эте Рекс өчен ашар­га уңай­лы бул­ган са­выт ясап куй­ды. Әле­ге са­выт эт­нең та­вы­шын ише­тү­гә үк аның яны­на ки­леп җи­тә һәм эт ашап бе­те­рү­гә, ки­ре үз уры­ны­на кай­та. Ә бы­ел Рөс­тәм компь­ю­тер­лар бе­лән «җен­лән­де». Мәк­тәп­тән кай­та да, ан­нан-мон­нан кап­ка­лап, үз бүл­мә­се­нә ке­реп бик­лә­нә. Мон­да аның ла­бо­ра­то­ри­я­се, үз дөнь­я­сы. Кыс­ка­сы, Рөс­тәм Ка­мил­нең кап­ма-кар­шы­сы иде. Ур­так мә­хәб­бәт­лә­ре­нә кил­гән­дә, Ал­су­ны Рөс­тәм ба­ла­лар бак­ча­сын­нан ук ярат­ты, ә Ка­мил соң­гы сый­ныф­та гы­на кыз­га игъ­ти­бар ит­те. Чын­нан да, кыз ма­тур­ла­нып, үсеп кит­кән. Ал­су да Ка­мил­гә ягым­лы ка­ра­шын жәл­лә­мә­де, ә Рөс­тәм алар­ның тә­нә­фес ва­кы­тын­да чыш-пыш сөй­лә­шү­лә­рен күр­сә, по­ми­дор төс­ле кы­за­ра иде. Ка­мил­не Ал­су яны­на ки­тер­мәс өчен бер ча­ра уй­лап та­бар­га бул­ды ул. Җае да чык­ты. Һәр ел­ны мәк­тәп­тә соң­гы кың­гы­рау ва­кы­тын­да «Иң җи­тез егет» һәм «Иң сөй­кем­ле кыз» бәй­ге­се уз­ды­ры­ла иде. Укы­ту­чы­лар әле­ге ча­ра­ны үт­кә­рү өчен, ел ба­шын­нан әзер­лән­де­ләр, чөн­ки бу – ра­йон­кү­ләм бәй­ге. Рөс­тәм әле­ге ча­ра­га ин­де әзер, ул оча тор­ган дүрт тә­гәр­мәч­ле ма­ши­на­сын күп­тән тү­гел ясап бе­тер­де. Ма­ши­на­ны ясар өчен бик күп көч, са­быр­лык һәм дә җи­тез­лек та­ләп ител­де. Шун­нан егет мәк­тәп ди­рек­то­ры­на үзе­нең тәкъ­ди­мен җит­ке­рер­гә бул­ды.
– Рә­ди­фә Ка­ма­лов­на, бы­ел «Иң җи­тез егет» кон­кур­сы­на бер яңа­лык кер­тик әле?
– Нин­ди яңалык? – дип со­ра­ды ди­рек­тор, са­га­еп.
– Ма­ши­на­да узы­шу.
Ди­рек­тор ап­ты­раш­та кал­ды.
– Нин­ди ма­ши­на? Сез бит әле мәк­тәп ба­ла­ла­ры!
– Рә­ди­фә апа, без бит ин­де пра­ва­га укы­дык бы­ел, – ди­де, егет их­лас ел­ма­еп.
– Си­нең бе­лән сүз кө­рәш­те­реп бул­мас, ах­ры, Рөс­тәм. Ә ип­тәш­лә­рең ри­за­мы соң?
– Аны­сы өчен кай­гыр­ма­гыз, Рә­ди­фә апа. Мин күн­де­рәм алар­ны, – егет шул ара­да күз­дән дә югал­ды.
Икен­че көн­не егет әле­ге хә­бәр­не дә­рес баш­ла­ныр ал­дын­нан ип­тәш­лә­ре­нә җит­кер­де. Сый­ныф­та фи­кер алы­шу баш­лан­ды. Ахыр­дан кем узы­шыр­га ти­еш­ле­ген ге­нә хәл итә­се кал­ды. Бө­те­не­се дә үз көч­лә­рен сы­нар­га те­лә­де­ләр, тик ике ке­ше өчен ге­нә иде бу ярыш. Нәкъ Рөс­тәм те­лә­гән­чә ки­леп тә чык­ты: бер ма­ши­на­да – Рөс­тәм, ә икен­че­сен­дә – Ка­мил яры­шыр­га ти­еш бул­ды.
Узыш бу­ла­сы көн ки­леп тә җит­те. Ка­мил үз ма­ши­на­сын­да, ягъ­ни уз­ган ел әти­се бү­ләк ит­кән ма­ши­на­да иде, ә Рөс­тәм үзе яса­ган дүрт тә­гәр­мәч­ле «а­тын­да». Ул әле­ге ма­ши­на­ның се­рен бер­кем­гә дә ачыр­га те­лә­мә­де. Бү­ләк­кә ди­рек­тор апа­ла­ры ак­ча­ла­та пре­мия һәм са­на­то­ри­я­гә пу­тев­ка әзер­лә­гән иде. Егет­ләр­нең бил­ге­ле бү­ләк­ләр­гә ис­лә­ре кит­мә­де. Ка­мил: «Мин һәр­ва­кыт җи­ңү­че бу­лыр­га ти­еш», дип исәп­лә­сә, Рөс­тәм­нең Ал­су янын­да иң шәп егет бу­лып кү­ре­нә­се кил­де. Ме­нә ике ма­ши­на да эс­та­фе­та сы­зы­гы­на ки­леп тук­та­ды. Ди­рек­тор апа­ла­ры «с­тарт» бир­де. Баш­та ма­ши­на­лар бер­ти­гез бар­ды. Ка­мил узам гы­на ди­гән­дә, Рөс­тәм куа да җи­тә иде. Егет­нең ин­де ачуы да ка­ба­ра баш­ла­ган иде. Фи­ниш сы­зы­гы­на җи­теп кил­гән­дә, ки­нәт Рөс­тәм­нең ма­ши­на­сы оч­ты да кит­те. Ка­мил, ап­ты­рау­дан, тор­моз­га бас­ты. Әйе, чын­нан да ма­ши­на оча иде! Рөс­тәм аңа яше­рен ка­нат­лар яса­ган бит. Ип­тәш­лә­ре бу кү­ре­неш­кә шак­кат­ты­лар, ә кай­бер­лә­ре авыз­ла­рын «са­мо­лет-ма­ши­на» ки­леп җит­кән­че­гә ка­дәр яба ал­мый­ча тор­ды­лар. Ди­рек­тор апа­ла­ры: «Рөс­тәм­нән мон­дый хәл кө­теп бу­ла иде», – дип, ел­май­ды гы­на. Фи­ниш­ка ки­леп җи­тү бе­лән, егет­не дус­ла­ры ка­мап ал­ды. Со­ңын­нан ки­леп тук­та­ган Ка­мил­гә игъ­ти­бар бир­гән ке­ше бул­ма­ды. Рөс­тәм­не кыз­лар да чол­гап ал­ган, ми­не утырт әле, бер ге­нә очырт әле дип, ялы­на­лар иде. Кыз­лар төр­ке­ме­нә ки­леп ку­шыл­ган Ал­су да егет­не ко­чак­лап, би­тен­нән үп­те һәм егет­нең күңелен аңлагандай, аның яны­на ма­ши­на­га ке­реп утыр­ды. Шу­ны гы­на көт­кән егет са­мо­лет-ма­ши­на­сын ка­быз­ды...
 
Изменено 31.07.2015 09:49

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить