08.12.2014 12:22

Сабантуй җыры

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Рәшит Бәшәр шигыре. 

Факил Сафин көе

Ка­за­ным­да, Чал­лы­яр­да,
Са­ры­тау­да, Пермь­дә,
Бәй­ге­ләр­дә ат­лар ча­ба
Са­бан­туй­лы илемдә.

Ку­шым­та:
Һәр та­раф­тан нур­лар си­бә
Татарс­тан әлә­ме.
Са­бан­туй – ул бар ил­ләр­гә
Та­тарс­тан сә­ла­ме.

Се­бер­ләрдә, чал Урал­да,
Бар тө­бәк­тә, бар җир­дә,
Тиб­ри чик­кән ак сөл­ге­ләр
Җәй­нең җы­лы җи­лен­дә.

Ку­шым­та: шул ук.

Мәй­дан­нар­да яшь егет­ләр
Кө­рәш­ләр­дә сы­на­ла.
Кыз­лар ба­тыр егет­ләргә
Наз­лап кы­на күз са­ла!

Ку­шым­та: шул ук.

Та­тар­ның бө­ек бәй­рә­ме
Га­сыр­лар кил­гән ки­чеп.
Са­бан туе, күр­сәт, әй­дә,
Хал­кым­ның сүн­мәс кө­чен!

Ку­шым­та: шул ук.

Изменено 08.12.2014 12:25
Еще в этой категории: « Нигез Болгарым »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить