07.04.2014 09:24

Йөгерәбез, сикерәбез. һич кенә тик тормыйбыз!

Автор  Ру­ша­ния Сиб­га­то­ва, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Олы Ел­га авы­лы «У­мыр­за­я» ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се.
Оценить
(0 голоса)

Те­ма. си­ке­рү
Мак­сат. си­кер­гән­дә ти­гез­лек­не сак­лар­га, ике аяк бе­лән эте­лер­гә, си­ке­реп ки­леп төш­кән­дә йом­шак тө­шәр­гә өй­рә­тү; шигъ­ри та­быш­мак­лар­га ту­ры ки­те­реп хә­рә­кәт­лә­нер­гә өй­рә­тү; күк­рәк ту­ры­сын­нан туп­ны ыр­гы­ту­ны ка­бат­лау.
Ба­ры­шы.
Ирек­ле те­зе­лү, аяк оч­ла­рын­да йө­рү, йө­ге­рү, «кар көрт­лә­ре»н­нән ат­лап йө­рү.
Тәр­би­я­че. Ләй­лә­нең уен­чык­ла­ры ара­сын­да Йом­ры ик­мәк­кә оч­ра­ган нин­ди уен­чык бар әле? Әй­дә­гез, аны та­быш­мак­тан бе­лик.
Җә­ен ур­ман­га пат­ша,
Кы­шын кар­дан да ас­та.(Аю)
Аю хә­рә­кә­тен күр­сә­тү. Ике аяк­ны бер-бер­се­нә ка­ра­тып урын­да тап­та­ну.
Со­ры­дыр тө­се,
Үт­кен­дер те­ше.
Ур­ман­да йө­ри,
Ашар­га эз­ли. (Бү­ре)
Баш бе­лән уң­га, ал­га, сул­га бо­ры­лу­лар.
Көл­тә-көл­тә кой­рык­лы,
Бол­гый-бол­гый ба­ра.
Куе са­ры төс­ле,
Хәй­лә­кәр ул үзе. (Төл­ке)
Ба­ла­лар ике кул­ла­рын бил ту­ры­сы­на ку­еп уң­га, сул­га, ал­га бо­ры­ла­лар. Мак­тан­ган ке­бек итә­ләр.
Озын ко­лак­лы җән­лек,
Си­ке­рер­гә яра­та. (Ку­ян)
Ба­ла­лар ку­ян ке­бек си­ке­рә­ләр.
Тәрбияче. Ба­ла­лар, Йом­ры ик­мәк төл­ке­дән үр­мә­ләп ка­ча икән. Ба­ла­лар үр­мә­ләп чы­га­лар (кап­ка­дан)
Йом­ры ик­мәк ике аяк­та си­ке­реп тә юлын кыс­карт­кан. Ба­ла­лар ике аяк­та озын­лык­ка си­ке­рә­ләр.
Ә хә­зер кү­ңел­ле туп­лар ясап, алар бе­лән уй­ный­быз. Ба­ла­лар кә­газь­не йо­мар­лап туп ясый­лар. Туп­лар­ны күк­рәк ту­ры­сын­нан ыр­гы­та­лар.
Туп, туп, ту­бы­быз,
Син без­нең ма­ту­ры­быз.
Тиш­мә­без дә, югалт­ма­быз,
Ос­та то­та ку­лы­быз.
Кем­нең ту­бы ераг­рак си­кер­де?
Хә­рә­кәт­ле уен «Сер­ле быр­гы». Быр­гы уй­на­ган­да ба­ла­лар би­и­ләр, ә тук­та­ган­да тик то­ра­лар.

Еще в этой категории: « Сәламәт булыгыз

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить