05.10.2011 14:17

«Бәхәсле» очрашу

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)


Күп­тән тү­гел «Нур» яшь­ләр үзә­ген­дә Мәс­кәү ку­на­гы, та­ныл­ган ак­тер һәм ре­жис­сер – Ра­мил Са­би­тов бе­лән оч­ра­шу уз­ды.

Ра­мил Саби­тов без­нең кү­бе­без­гә «Фи­зи­ка или Хи­ми­я» се­ри­а­лы­ның ре­жис­се­ры бу­ла­рак та­ныш­, әм­ма Ра­мил әфән­де­нең без­нең як­та­шы­быз бу­лу­ын бик күп ке­ше бел­ми­дер дә әле. Чал­лы­га әти-әни­лә­рен кү­рер­гә дип кайт­кан ак­тер бе­лән без – «Фи­о­ле­то­вый НЕ ОН» яшь­ләр иҗат оеш­ма­сы ак­ти­вист­ла­ры  оч­ра­шу үт­кә­рдек. «Бу оч­ра­шу, бе­рен­че чи­рат­та, яшь бу­ын­ның сә­ла­мәт­ле­ген сак­лап ка­лу өчен бор­чыл­ган яшь­ләр тарафыннан оеш­ты­рыл­ды», – дип сөй­лә­де оеш­ма җи­тәк­че­се Свет­ла­на Ва­лиц­кая.
Ра­мил әфән­де бе­лән оч­ра­шу­га төр­ле уку йорт­ла­рын­да уку­чы­лар, иҗ­ти­ма­гый яшь­ләр оеш­ма­ла­ры ак­ти­вист­ла­ры һәм ли­дер­ла­ры кил­гән иде. Яшь­ләр бе­лән эшләү ида­рә­се җи­тәк­че­се Алек­сандр Лит­вя­ков ку­нак­ны сә­лам­ләп, аңа ис­тә­лек­ле бү­ләк тапшырды. Ак­тер бе­лән оч­ра­шу ике сә­гать­тән ар­тык дә­вам ит­те. Әң­гә­мә ва­кы­тын­да «Фи­зи­ка или Хи­ми­я» се­ри­а­лы ту­рын­да сөй­лә­шү биг­рәк тә зур бә­хәс ту­дыр­ды. Ре­жис­сер үзе се­ри­ал ту­рын­да: «Фи­зи­ка или Хи­ми­я» се­ри­а­лы мәк­тәп тор­мы­шын, го­му­мән, баш­ка як­тан ача. Бу яшь­тә әле уку­чы­лар­ның кү­бе­се нәр­сә ях­шы, нәр­сә на­чар икә­нен аң­лап та бе­тер­ми, алар­ның ба­ры­сын да тиз­рәк та­тып ка­рый­сы­ла­ры ки­лә. Се­ри­ал яшь­ләр­не күп нәр­сә­гә өй­рә­тә, алар ара­сын­да кар­шы­лык­лы фи­кер­ләр ту­ды­ра», – дип әйт­те.
Го­му­мән, Чал­лы яшь­лә­ре бе­лән оч­ра­шу­дан Ра­мил Са­би­тов ка­нә­гать кал­ды. «Чал­лы яшь­лә­ренең төп­ле фи­кер йөр­тә бе­лүе, үз фи­кер­лә­рен як­лый бе­лүләр­е ми­не бик шат­лан­дыр­ды», – диде ул. Тормышларында ба­ры тик уңыш­лар те­ләп, оч­ра­шу­-га ки­лү­че­ләр­гә рәхмәтен белдерде.

«Фи­о­ле­то­вый НЕ ОН» яшьләр оеш­ма­сы­на йө­рү­че­ләр.

Изменено 05.10.2011 14:36

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить