05.10.2011 10:13

Сәләт + тырышлык

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

«Му­зы­ка сән­га­тен­дә уңыш­ка ире­шү өчен сәләтле бу­лу гы­на җит­ми. Аның өчен үз ал­ды­ңа мак­сат ку­еп, бар кө­чең­не, са­быр­лы­гыңны, ты­рыш­лы­гың­ны эш­кә җи­гәр­гә, үз өс­тең­дә эш­ли бе­лер­гә дә ки­рәк», – дип сөй­ли ба­ян­да уй­научы, бик күп бәй­ге­ләр җи­ңү­че­се, лау­ре­а­ты, 7нче сән­гать мәк­тә­бе уку­чы­сы Ил­шат Сә­лим­гә­рә­ев.

Бе­рен­че тап­кыр ба­ян­ны Ил­шат бик кеч­ке­нә ча­гын­да ку­лы­на ала. «Ә­ти­ем ба­ян­да үз­лек­тән уй­нар­га өй­рән­гән ке­ше. Аның уй­на­вын тың­лар­га һәр­чак ярат­тым, шу­ңа кү­рә әти-әни­ем: «Ба­ян­да уй­нар­га өй­рә­нә­сең ки­лә­ме?» – ди­гәч, бер дә уй­ла­мый­ча, – «ки­лә!» – дип җа­вап бир­дем. Шул ва­кыт­тан бирле ба­ян – ае­рыл­гы­сыз дус­тым. Ә ба­ян­да ос­та итеп уй­нар­га ми­не укы­ту­чым Бәх­ти­я­ро­ва Эль­ми­ра Әнәс кы­зы өй­рә­тә», – ди, ба­ян­чы еге­те­без.

Ба­ян­да уй­нау­дан тыш, Ил­шат та­гын үз­лек­тән фор­те­пи­а­но, ги­та­ра һәм син­те­за­тор­да уй­нар­га өй­рән­гән.

– Бер му­зы­ка ко­ралын үз­ләш­тер­гән ке­ше, баш­ка ко­рал­лар­да уйнарга әк­рен­ләп үз­лек­тән дә өй­рә­нә ала, биг­рәк тә Ил­шат ке­бек сә­ләт­ле бул­са, – дип аң­ла­тты Ил­шат­ның ос­та­зы Эль­ми­ра ха­ным.

Эль­ми­ра Әнә­сов­на ба­ян­чы еге­те­без­не сән­гать мәк­тә­бе­нә бе­рен­че тап­кыр аяк бас­кан кө­нен­нән алып баянда уйнарга өй­рә­тә.

– Хә­зер үзе дә ос­та­рып бет­те. Ки­рәк чак­та уе­ны­на тө­зәт­мә­ләр кер­теп җи­бә­рәм, ки­ңәш­лә­рем­не би­рәм, тәҗ­ри­бәм бе­лән ур­так­ла­шам, – диде укытучысы.

– Ил­шат, Эль­ми­ра апаң бе­лән бик күп ел­лар бер­гә эш­ли­сез инде. Әйт әле, укы­ту­чы бу­ла­рак ул нин­ди сый­фат­лар­га ия?

– Та­ләп­чән, әм­ма бер дә кы­рыс тү­гел, бер­кай­чан да ачуланмый, ки­рәк чак­та гел бу­лы­ша.

– Эль­ми­ра Әнә­сов­на, ә Сез уку­чы­гыз ту­рын­да нәр­сә әй­тә ала­сыз?

– Эш дә­ве­рен­дә мин бик күп сә­ләт­ле ба­ла­лар укыт­тым, әм­ма бу дә­рә­җә­дә­ге зур уңыш­лар­га без Ил­шат бе­лән ге­нә ире­шә ал­дык. Кай­да со­рый­лар, шун­да чы­гыш ясый, һәр­ва­кыт­та да яр­дәм­гә ки­лер­гә әзер. Ул бик тә та­лант­лы ба­ла, бар кө­чен куй­са, му­зы­ка дөнь­я­сын­да зур уңыш­лар­га ире­шә алу­ы­на шик­лән­мим.

– Ил­шат, си­не бик күп бәй­ге­ләр җи­ңү­че­се ди­ләр, нинди кон­курс­та кат­на­шу­ың биг­рәк тә ис­тә кал­ды. Шул ту­ры­да сөй­ләп кит әле.

– Рес­пуб­ли­ка­, ха­лы­ка­ра, тө­бә­ка­ра, ил­кү­ләм бәй­ге­лә­р­дә кат­нашып, лау­ре­ат исе­мен, дә­рә­җә­ле урын­нар яу­ла­дым. Ә бы­ел без Санкт-Пе­тер­бург шә­һә­рен­дә үт­кә­рел­гән ха­лы­ка­ра «Пет­ро­пав­ловс­кая ас­сам-б­ле­я» ба­ян­чы­лар бәй­ге­се­нә бар­дык. Яр­ты көн­не бәй­ге­гә әзер­лән­сәк, икен­че яр­ты­сын­да шә­һәр­не ка­рап йөр­дек. Шә­һәр ми­ңа бик оша­ды, ан­на­ры бу дә­рә­җә­дә­ге бәй­ге­дә ми­нем бе­рен­че тап­кыр кат­на­шу­ым. Тик шу­лай да үзем­нең яшь­тәш­лә­рем ара­сын­да мин 3нче пре­мия лау­ре­а­ты исе­мен яу­ла­дым. Бәй­ге­дә бар­лы­гы 232 ке­ше кат­наш­ты. Бу без­нең бик зур уңы­шы­быз!

– Ә бәй­ге­гә бар­ган­да нин­ди ре­пер­ту­ар әзер­лә­де­гез?

– Чын­нан да ре­пер­ту­ар­дан бү­ген күп нәр­сә то­ра. Ул за­ман­ча да һәм яңа бу­лып та яң­гы­рар­га ти­еш. Кон­курс­лар­да мил­ли му­зы­ка­ны биг­рәк тә ях­шы ка­бул итә­ләр. Ан­да бар­ган­да без Со­вет ав­то­ры,­ Гав­ри­лов­ның му­зы­ка­сын һәм баш­корт хал­кы­ның мил­ли кө­е – «Ма­һи­сәр­вәр»­не әзер­ләп бар­дык, – дип сөй­лә­де Эль­ми­ра ха­ным.

– Зур бәй­ге­ләр­дә чы­гыш ясар ал­дын­нан нин­ди хис­ләр ки­че­рә­сең?

– Сәх­нә­дә чы­гыш­ла­рым ешай­ган са­ен, дул­кын­ла­ну­ым да ба­сы­ла ба­ра. Сәх­нә­гә хә­зер өй­рә­неп бет­тем ин­де. Ты­ныч кы­на чы­гам да, уй­нап җи­бә­рәм.

– Син күб­рәк нин­ди көй­ләр уй­нар­га яра­та­сың?

– Та­тар, баш­корт, ягъ­ни мил­ли көй­ләр­не, ли­рик,
эст­ра­да му­зы­ка­ла­ры­на өс­тен­лек би­рәм.

– Ки­лә­чәк­тә тор­мы­шың­ны му­зы­ка бе­лән бәй­ләр­гә җы­е­на­сың­мы соң? Әл­лә ин­де баш­ка шө­гыль­ләр­гә өс­тен­лек би­рә­сең­ме?

– Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, баш­ка шө­гыль­ләр­гә ми­нем ва­кы­тым да кал­мый. Бө­тен ва­кы­тым уку­га һәм ба­ян­да уй­нау­га ки­тә. Ки­лә­чәк­тә му­зы­ка юлын сай­лар­мын­мы, әлегә бел­мим, әм­ма ба­ян­чы­лар өчен чит ил­ләр­дә үт­кә­рел­гән бәй­ге­ләр­гә ба­ру, ан­да­гы ба­ян­чы­лар уй­на­вын ише­тү, алар бе­лән та­ны­шу – ми­нем хы­я­лым, мак­са­тым, – дип фикерләре белән уртаклашты Ил­шат.

Ил­шат ми­ңа ба­ян­да да уй­нап күр­сәт­те. Уй­на­вын сок­ла­нып тың­ла­ган­нан соң, бер-бе­ре­без­гә уңыш­лар те­ләп, сау­бул­лаш­тык.

P.S. Бу оч­ра­шу­ны оеш­ты­рыр­га яр­дәм ит­кән өчен 7нче сән­гать мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Хәммәт­ши­на Оль­га Вик­то­ров­на­га рәх­мә­те­без­не бел­де­рә­без.

Ай­сы­лу За­ки­ро­ва.

Рә­сем­дә: яшь баянчы Илшат Сәлимгәрәев укытучысы Бәхтиярова Эльмира Әнәс кызы белән яңа бәйгегә әзерләнәләр.

 

 

Изменено 05.10.2011 10:27

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить