23.09.2011 13:28

“Ватан - 2011” бәйгесе

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

21 нче сентябрь  көнне “Шатлык” яшьләр үзәгендә республика күләм халык иҗатына багышланган “Ватан – 2011” бәйгесенә сайлап алу туры узды.

рополд

Биредә төрле яшьтәге мәктәп укучылары һәм иҗат төркемнәре көч сынашты. Бәйге дәвамында тамашачыларга татар, башкорт, рус халык биюләрен тәгъдим иттеләр. Шулай ук фольклор наминациясендә рус халкының ничек язны каршы алу бәйрәмен карап һәм гармун, курайлар, бубин ярдәмендә башкарылган татар бию көйләрен тыңладылар.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук 2011 елда аның тууына 125 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында бу ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан “Матур сүз остасы” номинациясендә күп конкурсантлар шагыйрьнең иҗатына аеруча игътибар иткән. Сәхнәдә Габдулла Тукайның “Буран”, “Кәҗә белән сарык”, “Милли моңнар”, “Су анасы”, “Бәйрәм бүген”, “Сөткә төшкән тычкан” һәм башка шигырьләре яңгырады. Шулай да бәйгедә катнашучылар башка шагырьләрне дә читтә калдырмаганнар. Мәсәлән, Рәшит Гәрәйнең “Аяк үрә, торып басыгыз” шигыре бар залны тын калдырды.

Сәхнәдә бер-бер артлы төрледән төрле чыгышлар ясалып, сәгать ярым вакыт сизелмичә дә үтеп китте һәм ниһаять жюри әгъзаләре алдынгыларны игълан итте. Хореография наминациясендә иң-иңнәре дип: “Мизгел”, “Раздолье”, “Непоседы”, “Яз”, һәм “Cәйлән” иҗат төркемнәре билгеләнде. Фольклорда алдынгылар: “Крупеньчик”, “Сандугач” һәм “Землянички” булып саналды. Ә “Матур сүз остасы” наминациясендә: Галиев Сәйдәш, Шәрипова Мәликәнең чыгышларын жюри әгъзаләренә аеруча ошаткан.  Хәзер сайлап алу турын узганнар алдында тагында зуррак үрләр ачыла.

Мондый бәйгеләр республикабызның күп милләтле булуын һәм бар халыклар Татарстанда дус, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, иҗатларын хөрмәт итеп яшәүләренең тагын бер күрсәткече булып тора. Әлеге чаралар киләчәктә дә уздырылып килер дип өметләнәбез.

 

Ләйсән Закирова,

КФУ студенткасы

Изменено 23.09.2011 13:43

Похожие материалы (по тегам)

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить