23.09.2011 12:52

Без бирешмибез!

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Көз без­гә үзе бе­лән сал­кын­нар алып кил­де. Хә­зер күк йө­зен бо­лыт­лар кап­лап ал­ган­га, ко­яш бик си­рәк ке­нә кү­рен­гә­ләп ала. Әйе, көз без­нең өчен су­ык җил­лә­рен дә, вак, үзәк­кә үтәр­лек яң­гыр­ла­рын да җәл­лә­ми. Мо­ның бе­лән бер­рәт­тән көз ай­ла­рын­да сал­кын ти­де­рү­че­ләр са­ны да арт­кан­нан ар­та ба­ра. Тик әле­ге йо­гыш­лы авы­ру­лар­дан сак­ла­ну ча­ра­ла­рын кү­реп, сә­ла­мәт йө­рү бер дә кы­ен тү­гел. Алар­ның иң га­ди ысул­ла­ры ту­рын­да без­гә 5нче ба­ла­лар ши­фа­ха­нә­се­нең 2нче педиатрия бү­леге мө­ди­ре  Әл­фия Аб­дул­ла кызы  Мә­җи­то­ва сөй­лә­де.

“Көз-кыш ай­ла­рын­да ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр ара­сын­да грипп, ан­ги­на бе­лән авы­ру оч­рак­ла­ры ешая. Ә бит, чын­лык­та, иң га­ди про­фи­лак­тик ча­ра­лар­ны үтәү, без­гә йо­гыш­лы авы­ру­лар­га кар­шы то­рыр­га мөм­кин­лек би­рә. Әй­дә­гез, без сез­нең бе­лән үзе­без өчен сал­кын ти­ю­гә кар­шы то­рыр­га яр­дәм итү­че план тө­зеп ка­рыйк.

1) Тәм­ле дә, фай­да­лы да итеп ашар­га өй­рә­ник. Сал­кын ти­дер­гән­нән соң, төр­ле­дән-төр­ле да­ру­лар кул­ла­нып, дә­ва­ла­нып ят­кан­чы, га­и­лә­без­нең тук­ла­ну ра­ци­о­нын­да ви­рус­лы авы­ру­лар­га кар­шы то­рыр­га яр­дәм итү­че иң га­ди про­дукт­лар кул­ла­ныйк. Алар без­нең һәр­бе­ре­без­гә дә та­ныш. Мә­сә­лән, ли­мон. Без бит һәр көн ли­мон бе­лән чәй эчә яи­сә аны бе­раз ши­кәр­гә ма­нып ашый ала­быз. Мон­нан тыш, үзе­без­нең ор­га­низ­мы­быз­ны са­рым­сак­ка да ия­ләш­те­рик. Әгәр дә без са­рым­сак­ны ту­лы ки­леш ашый ал­ма­сак, аны кы­рып аш­ка са­ла ала­быз. Аш­та аның тә­ме дә си­зел­ми­я­чәк, ор­га­низ­мы­быз өчен фай­да­сы да ба­ры­бер бу­ла­чак. Ан­на­ры са­рым­сак­ны кы­рып тә­лин­кә­гә язу өс­тә­ле­нә, йә ята­гы­быз яны­на да куя ала­быз. Шу­лай эш­ләү без­не, ап­те­ка­дан алын­ган пре­па­рат­лар­га ка­ра­ган­да бер дә ким сак­ла­мый. Гөл­җи­меш си­ро­бы ту­рын­да да оныт­мыйк. Ул С ви­та­ми­ны­на бик бай бу­лу сә­бәп­ле без­нең ор­га­низм­ны сал­кын ти­ю­дән сак­лау­дан тыш, им­му­ни­тет­ны да ны­гы­та, көч­не дә арт­ты­ра, дәрт кер­тә, кә­еф­не дә кү­тә­реп җи­бә­рә.

2) Сак­ла­на бе­лик. Ви­рус­лы авы­ру­лар­ны ке­ше күп бул­ган җир­дә йок­ты­ру бик җи­ңел, шу­ңа кү­рә хә­зер­ге ва­кыт­та ан­дый җир­ләр­дән чит­тә­рәк то­ру, күп­кә ку­лай­рак. Мә­сә­лән, җә­мә­гать транс­порт­ла­рын­да мөм­кин ка­дәр әз­рәк йө­рер­гә, дус­лар бе­лән кү­реш­кән­дә, алар­ны үп­мәс­кә, авы­ру­чы ке­ше яны­на бик якын кил­мәс­кә, мәк­тәп­тә, бак­ча­да баш­ка­лар­ның кулъя­у­лык­ла­ры, са­выт-са­ба­ла­рын кул­лан­мас­ка ки­рәк.

3) Җы­лы итеп ки­е­ник. Хә­зер­ге яшүс­мер­ләр, җы­лы итеп ки­е­нү­гә ка­ра­ган­да, ма­тур итеп ки­е­нү­не өс­тен­рәк кү­рә. Ә бит юка гы­на ки­е­неп йө­рү – сал­кын ти­де­рү­нең иң төп сә­бәп­че­се. Шу­ңа кү­рә, көз ай­ла­ры­на кер­гән­без икән, се­зон­ча, җы­лы итеп ки­е­неп йө­рер­гә өй­рә­ник. Аяк­ла­ры­быз һәр­ва­кыт­та да җы­лы һәм ко­ры бу­лыр­га ти­еш, шу­ңа кү­рә көз-кыш ай­ла­ры өчен аяк ки­е­ме­нең ях­шы сый­фат­лы бу­луы мө­һим. Бү­ген яшүс­мер­ләр баш ки­ем­нә­рен ки­еп йө­рер­гә ярат­мый. Паль­то-плащ­лар­ның кү­бе­се­нең ди­яр­лек ка­пю­шон­на­ры бар, су­ык ва­кыт­та алар­ны гы­на ки­еп куй­саң да, үзең­не сал­кын ти­ю­дән сак­лый­сың бит! Әти-әни­ләр­гә ки­ңә­шем шул: ба­ла­ла­ры­гыз­ның җы­лы итеп ки­е­неп йө­рү­лә­рен тик­ше­реп то­ры­гыз.

4) Спорт бе­лән шө­гыль­лә­ник. Спорт­ның һәр­кай­сы тө­ре дә сә­ла­мәт­лек­кә уңай тәэ­сир ясый, әм­ма шу­лай да алар ара­сын­да сә­ла­мәт­лек­не ны­гы­ту өчен иң ях­шы­ла­ры­ның бер­се бу­лып – йө­зү са­на­ла. Йө­зү, бе­рен­че­дән, ор­га­низм­ны чы­нык­тыр­са, икен­че­дән, им­му­ни­тет­ны ны­гы­та. Мо­ңа өс­тәп, яшь ор­га­низм өчен ул бик фай­да­лы да, чөн­ки ул мус­кул­лар­ны үс­те­рә, ве­ге­та­тив сис­те­ма­ны да нор­ма­га ки­те­рә.

Ме­нә без сез­нең бе­лән сал­кын ти­ю­дән сак­ла­ну ча­ра­ла­ры­ның иң га­ди­лә­рен ка­рап та чык­тык. Без­нең пла­ны­быз әзер! Әй­дә­гез аңар­га та­гын бер күз са­лыйк та, исе­без­дә кал­ды­рыйк һәм кул­ла­ныр­га оныт­мыйк! Сал­кын ти­де­реп, авы­рып ят­кан­чы, га­ди ча­ра­лар кул­ла­нып, һәр­ва­кыт­та да сә­ла­мәт бу­лып йө­рү күб­кә рә­хәт­рәк бит!”  – дип бү­леш­те без­нең бе­лән Әл­фия Аб­дул­лов­на.

Чын­нан да, уку­чы­ла­ры­быз, Әл­фия апа тәкъ­дим ит­кән план­ны үтәү бер дә кы­ен тү­гел бит. Шу­ңа кү­рә, әй­дә­гез, бер­гә­ләп аны кул­ла­нып, авы­ру­лар­га би­реш­мик! Сә­ла­мәт бу­лыйк!

Ай­сы­лу За­ки­ро­ва.

 

Изменено 23.09.2011 13:40

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить