19.09.2011 14:24

Иң-иң әбиләр сынашты!

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

 

«Су­пер әби» кон­кур­сы шә­һә­ре­без­дә икен­че ел рәт­тән үт­кә­ре­лә. Әле­ге ча­ра­да кат­на­шыр­га 29 ха­ным те­ләк бел­дер­гән. Фи­нал­га исә алар­ның уны­сы гы­на уз­ды. Зал­да ха­лык күп иде. Та­ма­ша­чы­лар ара­сын­да бәй­ге­дә кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры, ту­ган­на­ры һәм хез­мәт­тәш­лә­ре җы­ел­ган. Һәр әби­нең үз җа­на­тар төр­ке­ме дә бар. Алар һәр чы­гыш­та так­мак­ла­ры бе­лән әби­ләр­гә көч би­реп тор­ды­лар. Ә кон­курс­лар исә төр­ле­дән-төр­ле иде.

Иң элек әби­ләр үз­лә­ре бе­лән та­ныш­тыр­ды­лар. Бу исә ви­зит­ка кон­кур­сы кы­са­ла­ры­на ке­рә. Кат­на­шу­чы­лар­ны ку­нак­лар­га  онык­ла­ры, ба­ла­ла­ры, ип­тәш­лә­ре һәм хез­мәт­кәр­лә­ре тәкъ­дим ит­те. Па­рал­лель рә­веш­тә слайд­лар­да әби­ләр­нең  фо­то­ла­ры бе­лән тор­мыш юл­ла­ры күр­сә­те­леп бар­ды.
Чи­рат­та­гы­сы бию кон­кур­сы. Кем­дер та­тар,  кем­дер шә­рекъ, кем­дер за­ман­ча бию баш­кар­ды. Әйе, дус­лар, без­нең әби­лә­ре­без әле тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел! Ә иң кы­зы­гы «дәү әби сан­ды­гы» бәй­ге­се бул­ды. Мон­да без 60нчы – 70нче ел­лар мо­да­сы бе­лән та­ныш­тык. Әле­ге ки­ем­нәр­не дәү әби­лә­ре­без  яшь ва­кыт­ла­рын­да ки­гән­нәр. Мон­да туй күл­мәк­лә­ре дә, кич­ке күл­мәк, ки­ем де­фи­цит ва­кыт­та те­гел­гән ба­ла чүп­рә­ген­нән ха­лат, за­ма­нын­да мо­да­да бул­ган сум­ка­лар һ.б. ки­ем­нәр. Де­фе­ле­ны  әби­ләр­нең ба­ла­ла­ры күр­сәт­те.
Һәм, ни­һа­ять, тан­та­на­лы  миз­гел. Зал дул­кын­ла­на. Алар­дан да биг­рәк дәү әни­лә­ре­без бил­ге­сез­лек утын­да яна­лар. Мон­дый ма­тур бәй­ге­дә җи­ңе­лү­че­ләр­нең бу­луы мөм­кин тү­гел. Һәр дәү әби дә үзен­чә­лек­ле но­ми­на­ци­я­гә ла­ек бул­ды: «Иң ях­шы ху­җа­би­кә», «Иң та­лант­лы», «Иң за­ман­ча», «Иң үт­кен», «Иң күп онык­ла­ры бул­ган әби» ке­бек­ләр. Ә иң юга­ры урын­нар Хә­фи­зо­ва Фә­ри­дә (3 урын), Ко­хан Ека­те­ри­на (2 урын), Влась­е­ва Ал­ла­га (1 урын) тап­шы­рыл­ды. Без исә «Су­пер әби»­не шун­дый зур уңы­шы бе­лән кот­лап, аңа бер­ни­чә со­рау би­рер­гә бул­дык:
- Ал­ла Ни­ко­ла­ев­на, әле­ге кон­курс ту­рын­да сез кай­дан бел­де­гез?!
- Әле­ге бәй­ге­гә үзем өчен көт­мә­гән­дә эләк­тем. Те­ле­ви­зор­дан кон­курс ту­рын­да хә­бәр­не күр­гәч, ни өчен мин мон­да кат­наш­мыйм ди­гән фи­кер ба­шы­ма кил­де. Һәм икен­че көн­не  хез­мәт­тә­шем ми­ңа аның уры­ны­на әле­ге ча­ра­да кат­на­шыр­га үтен­де. Мин ри­за­лаш­тым.
- Шун­дый үзен­чә­лек­ле итеп чы­гыш яса­ды­гыз. Бу­лы­шу­чы­ла­ры­гыз бул­ган­дыр?
-  Иң бе­рен­че чи­рат­та ми­нем га­и­ләм, якын­на­рым, дус­ла­рым зур те­рәк бул­ды­лар. Алар­га зур рәх­мәт!
- Бе­рен­че урын­да үзе­гез­нең исе­ме­гез­не ишет­кәч, нин­ди хис­ләр би­ләп ал­ды?!
- Ләз­зәт, го­рур­лык хис­лә­ре. Бү­ген мин бик шат­мын. Ми­нем өчен якын­на­рым, га­и­ләм дә  сө­е­нә.
Дус­лар, ә бәл­ки сез­нең га­и­лә­гез­дә дә су­пер әби­ләр бар­дыр?!!! Ки­лә­се ел­га сез дә дәү әби­лә­ре­гез­не әле­ге кү­ңел­ле кон­курс­та кат­на­шыр­га өн­дә­гез. Ба­ры тик те­ләк ке­нә бул­сын!

Свет­ла­на Шиш­ки­на, Ли­лия Хә­ми­то­ва.

 

Изменено 19.09.2011 14:42

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить