Редактор

Редактор

20.04.2018 10:48

Яшь музыкантларга – Мацуев стипендиясе

Пианист-виртуоз, Россиянең халык артисты Денис Мацуев шушы көннәрдә Чаллыга килеп, Чаллы һәм тирә-юнь шәһәрләрдән килгән яшь музыкантлар өчен мастер-класс оештырды. Чаллыга ул үзе генә түгел, Наталья Богданова, Владислав Вальс кебек музыка белгечләре белән килгән иде. Алар шәһәрдәге сәнгать мәктәпләрендә булдылар, баян, саксофон, фортепьяно буенча дәресләр бирделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, яшь музыкантларның чыгышларын тыңлап, киңәшләр бирделәр һәм иң талантлы дүрт баланы сайлап алып, «Яңа исемнәр» фондының махсус стипендиясен билгеләделәр. Денис Мацуев җиңүчеләргә дипломнар тапшырды һәм бер шәһәрдән дүрт стипендиант билгеләнүен уникаль очрак дип бәяләде.

 

20.04.2018 09:48

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез.

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез.

 

4, 20 май / “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” / К. Дикамилло, тәрҗ. Н.Кәримова (әкият)

Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Башлану вакыты: 14:00

 

4, 24 май / «Гашыйклар утравы» / Р.Сәгъди (музыкаль комедия)

Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсафка өйгә тизрәк кайтып сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традиөион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана. Инсаф һәм аның дуслары бу тәкдимне ишетеп уйга калалар. Тиздәнг авылга вертолет белән Инсафның командиры килеп төшә. Парашют белән сикерүгә әзерлекләр башлана. Бу вакытта кияү дусларында план туа...

Башлану вакыты – 19:00

5, 26 май / “Бүре һәм Кәҗә” / Р.Корбан (музыкаль әкият)

Кәҗә дүрт бәтие белән урман аланында яши. Ул һәр иртәдә урманга чыгып китеп, үләннәр җыеп кайта. Китәр алдыннан һәм өйгә кайткач ул кәҗә бәтиләренә җыр җырлый. Бүре кәҗә бәтиләрен тотып ашарга хыяллана, ләкин бәтиләр әниләре сүзеннән чыкмыйлар. Бүре хәйләгә бара. Ул Кәҗәнең җырын ятлый һәм йортына килеп, шушы җырны җырлый. Шуннан нәрсә булыр? Бүре теләгәненә ирешә алырмы?

Башлану вакыты – 14:00

5, 17 май / «Мәхәббәт күгәрченнәре” / В.Гуркин, тәрҗ. Х.Ибраһим (комедия)

Бенефис –спектакль Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зинәтуллинаның 50 еллык юбилее уңаеннан куела.

Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Башлану вакыты: 19:00

6 май / “Саранлыктан дәва” / В. Илюхов, тәрҗ.Х.Уразова (әкият)

Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Убырлык карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул Урман хуҗасы йортына керә, саранлык порошогын алырга тели, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала. Урманда яшәүче җәнлекләр шушы саранлык авыруы белән авырый башлыйлар. Әгәр урман җәнлекләре дуслашып, берләшеп, шушы авыруга каршы көрәшмәсәләр, Яз вакытында килмәскә мөмкин!

Башлану вакыты 14:00

6, 18 май / “Бер мәхәббәт тарихы”/ (Р.Шәриф) (мелодрама)

Еллар гыйбрәтле язмышлы кешеләрне бер очраштырып, гомерләрен үзгәртеп куярга мөмкин. Шулай олы яшьтәге карт белән карчык очраклы рәвештә очрашып, бер-берләрендә күптәнге танышларын таба! Ике ялгызның шушылай башланган уртак вакыйга үрелешен, моның ни белән тәмамлануын беләсегез килсә, спектакльгә рәхим итегез!

Башлану вакыты: 19:00

10, 27 май / “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз”/ И.Юзеев (музыкаль комедия)

18 яшьлек Гелүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Гелүснең әти-әнисе – Баязит белән Зөлфия башта аптырап калалар, аннары алларына бәла килеп баса: яшьләргә торырга фатир кирәк. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы: алар аерылышырга тиеш! Җиңел, музыкаль, шаяру, эчтәлеге буенча кызыклы әлеге комедия тәрбияви максатларны да күздә тота. Һәм ул яшьләргә үз бәхетеңне үзең төзергә кирәклеге турында искәртә.

Башлану вакыты: 19:00

11 май / “Керпе малае дуслар эзли” / Р.Корбан (әкият)

Керпе малае Көрән үзенең энәләре аркасында һәрвакыт авырлыклар кичерә. Тиенкәй һәм Куянкай аның белән уйнаганда кулларына керпе энәләре кадала. Шуңа күрә аны куып җибәрәләр. Көрән ачуланып энәле тунын салып ата. Әмма Куянкай белән Тиенкәй, андый керпе булмый, дип аны куып җибәрәләр. Шуннан керпе Төлке малае Түләнкәй белән очраша.

Башлану вакыты 14:00

11 май / “Нигез ташлары” / Т.Миңнуллин (мелодрама)

Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы - шәһәрдә. Көннәрнең берендә алар җыелышып әтиләре йортына кайтып төшәләр, “әтиләре үлем түшәгендә” ята. Шул рәвешле, мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен Гарифулла карт аларның барысын бергә җыя. Баштагы сөйләшүләреннән алар турында шундыйрак фикер туа: ничек булса да югары дәрәҗәгә ирешергә, күбрәк акча эшләргә. Гарифулла балаларын аңлый алмый. Аны оныгы Флорид кына аңлый, ул аның белән генә уртак тел таба. Үзенең әйтергә теләгән сүзләрен Гарифулла аның аша җиткерә.

12 май / “Убыр-Шоу” / З.Хөснуллина (музыкаль әкият)

“Убыр-Шоу” - балалар өчен заманча музыкаль әкият. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчыкның күңелен эретер өчен махсус тамаша – бал үткәрергә телиләр. Шуннан тамаша башланып китә. Спектакль уен-бию белән үрелеп бара.

Башлану вакыты: 14:00

12 май / “Башмагым” / Т.Гыйззәт (музыкаль комедия)

Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана. Зыя байдан бурычка дип алган вексельләрне дә урлаганнар. Моны белеп алган Зыя бай аңа үзенең шушы югалган вексельләр исәбенә кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә һәм кәләшкә вәгъдә бүләге буларак бик матур башмаклар биреп җибәрә. Сәрвәр һәм аның мәхәббәте Галимҗан да үз бәхетләре өчен көрәшергә әзер. Ә аларның хыяллары чынга ашырмы?

Башлану вакыты 19:00

13 май / “Ак барс маҗаралары” / Х.Ибраһим (маҗаралы сәяхәт)

"Ак Барс маҗаралары" әкияте - дуслык, рух ныклыгы һәм көтелмәгән җиңүләр турында. Куркак Куянны мәктәптә кыерсыталар, шуңа аны Мырау боксер ясарга уйлый. Аңа Ак Барс, Янут ярдәм итә. Бик күп тырышканнан соң, Куян куркактан чын боксчыга әверелә. Спектакль аша балалар спорт белән шөгыльләнергә, максатларга ирешергә, дусларга таяныч була белергә өйрәнә.

Башлану вакыты 14:00

17 май / «Мәхәббәт күгәрченнәре” / В.Гуркин, тәрҗ. Х.Ибраһим (комедия)

Бенефис –спектакль Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зинәтуллинаның 50 еллык юбилее уңаеннан куела.

Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Башлану вакыты 19:00

19 май / “Галиябану”/ М.Фәйзи (музыкаль драма)

Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

Башлану вакыты 19:00

26 май / “Супер кияү” / Т.Миңнуллин (моңсу комедия)

Бенефис-спектакль Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50, тууына 70 ел тулу уңаеннан куела.

“Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия, гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, күрер күзгә бик алай чибәрләрдән булмаса да, кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?»

Башлану вакыты: 19:00

18.04.2018 20:39

Илнар Сәйфиев декретта!

«Талбишек»тә үсүе белән мактана-мактана, моңлана-моңлана татар сәхнәсенә менгән, үзе генә дә түгел, энесен дә иярткән Илнар Сәйфиев юкка чыкты бит! Сиздегезме? (Сүз уңаеннан, энесе дә талбишектә үскәнгә охшаган. Буй-сынына карап әйтүем). Кая югалды дисезме? Бер-бер хәл булмагае дип борчыласызмы? Тынычланыгыз, табылды Сәйфиев.

Һаман шул бишек тирәсеннән ерак китәлми икән, бичара. «Мин декретта!» – ди ул горур һәм эшлекле кыяфәт белән. Бактың исә, өч бала үстереп ята икән. Үзе генә түгел, билгеле. Хатыны белән. «Олы кыз, шөкер, балалар бакчасында. Ә менә игезәкләр өйдә. Бүлештек бит: малай – миңа, кыз – хатынга!» – дип тезеп китте җырчы. Декретта яту килешкән Илнарга, әбиләр әйткәндәй, тагын да түгәрәкләнеп, сылуланып киткән. Йокы күрмәгәнлектәндер инде, кызыл күзләрен, күп сөйләшүен исәпкә алмаганда. Хәер, берничә ел декретта утырган кеше шулайрак була инде ул: кеше күрсә бала турында сөйли башлый – туктатырмын димә. Шулай, бала багу – җырлап-биеп йөрү генә түгел ул, җәмәгать! Алла ярдәм бирсен!  

18.04.2018 08:58

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы, дин галиме Ш.Мәрҗанигә багышланган викторина

Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел

 

МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ

(Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы, дин галиме Ш.Мәрҗанигә багышланган викторина)

1. Кайчан туган?

а) 1818 елның 16нчы гыйнварында;

б) 1886 елның 26нчы апрелендә;

в) 1889 елның 16нчы гыйнварында.

 

2. Туган ягын беләсеңме?

а) Арча районы Кушлавыч авылы;

б) Әтнә районы Ябынчы авылы;

в) Әтнә районы Комыргуҗа авылы.

 

3.Әтисенең исеме ничек булган?

а) Габделкәрим әл-Мәрҗани;

б) Галәветдин эл-Мәрҗани;

в) Баһаветдин әл-Мәрҗани;

 

4. Балачакта кушаматы нинди була?

а) Көрәшче Мәрҗани; 

б) Әкиятче Мәрҗани;

в) Мәзәкче Мәрҗани.

 

5. Башлангыч белемне кайда ала?  

а) Казан шәһәре мәдрәсәсендә;

б) Түнтәр авылы мәдрәсәсендә;

в) Ташкичү авылында, әтисе укыткан мәдрәсәдә.

 

6. Ничә яшендә мәдрәсәдә үзе укыта башлый?

а) 17 яшендә;

б) 20 яшендә;

в) 27 яшендә.

 

7. Урта Азиядә кайсы мәдрәсәләрендә укый?

а) Бохара мәдрәсәсендә;

б) Сәмәрканд мәдрәсәсендә;

в) Ташкент мәдрәсәсендә.

 

8. Китапларын нинди телләрдә язган?

а) татар телендә;

б) рус телендә;

в) гарәп телендә.

 

9. Ничә гыйльми әсәр язган?

а) утыздан артык;

б) унөчтән артык;

в) унбиштән артык.

 

10. Бу әсәрләрнең кайсыларын Ш.Мәрҗани иҗат иткән?

а) «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»;

б) «Нәзурәтел-хак»;

в) «Рихләтел-Мәрҗани».

 

11. Шәхси мөһере (печате) кайда саклана?

а) Татарстан Республикасы милли музеенда;

б) Мәскәү шәһәрендәге музейда;

в) Казан шәһәрендә Ш.Мәрҗани исемендәге гимназия музеенда.

 

12. «Мәрҗани» мәчете кайда урнашкан?

а) Әтнә районында;

б) Арча районында;

в) Казан шәһәрендә.

 

13. Шиһабетдин Мәрҗани кайда җирләнгән?

а) Әтнә районының Ябынчы авылы зиратында;

б) Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында;

в) Әтнә районының Комыргуҗа авылы зиратында.

 

14. Шиһабетдин Мәрҗанинең музее кайда урнашкан?

а) Әтнә районының Комыргуҗа авылында;

б) Әтнә районының Ябынчы авылында;

в) Казан шәһәрендә, 2нче татар гимназиясендә.

(Җавапларны газетабызның соңгы битеннән карый аласыз).

Гөлнур Вәлиева, Чаллы шәһәре, 22нче китапханә.

 

 

16.04.2018 15:03

Спортчы, гармунчы, нәфис сүз остасы...

Спортчы, гармунчы, нәфис сүз остасы...

Илдар Хөснетдинов турында сөйләүне, мөгаен, шушы сүзләр белән башларга кирәктер. Спортчы, дигәннән – бер генә түгел, өч төрле спорт түгәрәгенә йөри икән Илдар: үзе укый торган Чаллының 41нче мәктәбенә теннис белән йөзү түгәрәкләренә һәм 2нче гимназиягә тыквандога.

Гармунда уйнарга исә Илдар үзе өйрәнгән. Авылга әбиләренә кайткач, күрше абыйсының өздереп баянда уйнаганын күргән дә... Әби-бабасы аңа гармун алып кайтып биргән.

– Көйне ишетүгә отып ала, шул арада уйный да башлый, – дип сөйли әнисе Венера ханым.

Нәфис сүз остасы булуы балалар бакчасыннан ук килә. 2015 елда шәһәркүләм «Татар малае» бәйгесендә Илдар җиңү яулый – 1нче урынны ала. Бүген ул шәһәркүләм шигырь бәйгеләрендә катнаша һәм мәктәптә кичәләр алып бара.

Ә аның мәктәптә 4-5 билгеләренә генә укуын, мөгаен, әйтеп тә торасы юктыр! Илдар кебек актив һәм булдыклы егетләр барысына да өлгерә.

 

16.04.2018 14:13

Мультикларны яхшы беләсеңме? (Викторина)

1. Чебурашканың дусты.

2. «Өч баһадир» турындагы мультфильмда сөйләшергә яратучы ат.

3. «Смешарики» мультфильмында иң акыллы герой.

4. Бу кыска мультикларда балаларны төрле очракларда үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Нәниләргә һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы геройның исеме Аркадий, ә фамилиясе ничек?

5. Айдан төшкән мультик герое.

6. Әлеге мультик космоска очкан этләр хөрмәтенә аталган.

7. Матроскин сыерын ничек дип йөртә?

8. «Смешарики» мультфильмында тешләр дәвалый белүче кош.

9. Дружок Барбоскинның иң якын дусты.

10. Кайсы мультгерой телефон будкасында яшәгән?

11. Нәни Енот күлдә нәрсә күрә?

12. Маша Алтын балыктан икенче теләге итеп нәрсә сорый?

13. Ябалак ИАга туган көненә нәрсә бүләк итә?

14. «Смешарики» мультфильмында бакчада эшләргә яратучы.

15. Кайнатма яратучы.

Җаваплар:

  1. Гена. 2. Юлий. 3. Лосяш. 4. Поровозов. 5. Лунтик. 6. «Белка и Стрелка». 7. Мурка. 8. Ябалак. 9. Тимоха. 10. Чебурашка. 11. Үзен. 12. Баллы әтәч. 13. Койрык. 14. Копатыч. 15. Карлсон.

 

11.04.2018 19:08

"Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың..."

Ул хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.

Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямчыга утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямчы исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскийга алып китә.

Шулай Тукайның авыр, хәсрәтле балачак чоры тәмамлана. Ул Җаекка юнәлә.

«Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», — дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек» (Габдулла Тукай)

10.04.2018 07:28

Кызыл туйдан рәхмәт туена кадәр

Өлешләренә тигән көмешләрен табып, гаилә корган парлар туй көннәрен онытмасыннар! Бер елдан соң гына түгел, җитмеш елдан соң да кавышкан көннәрен билгеләп үтсеннәр иде. Халыкта бу бәйрәмнәрнең матур, мәгънәле исемнәре бар.

1 елдан соң – чүпрәк туй. Гаилә әле оешып кына килә. Аны ныгыту өчен нык тукымадан тегелгән әйберләр бүләк итәләр.

2 ел – кәгазь туй. Акыллы кешеләрнең киңәшләре гаилә тормышын җайга салырга, саклап калырга ярдәм итәр дип, гадәттә, бүләккә китаплар сайлыйлар.

3 ел – күн туй. Бүләкләр бәйрәмнең исеме белән бәйле булырга тиеш.

5 ел – агач туй. Кечкенә булса да, бу инде – юбилей. Аны дуслар белән бергә, шау-шулы, күңелле итеп үткәрәләр. Мондый туйга агачтан эшләнгән сувенирлар алып барырга кирәк.

7 ел – бакыр туй. Бакыр – төплелек, муллык билгесе.

8 ел – калай туй. Аны ыгы-зыгыларсыз, тыныч кына уздыралар.

Ә 10 ел – аккургаш туй. Тантаналы итеп үткәрергә, язылышканда катнашкан кунакларны да чакырырга кирәк.

15 ел – бәллүр туй. Бәйрәмгә бәллүр бүләксез килмиләр. “Хисләрегезне гел шулай саф, чиста килеш саклагыз”, – дип теләк телиләр.

20 ел – фарфор туй. Табын түрендә, һичшиксез, нәфис фарфор булырга тиеш.

25 ел – көмеш туй.

30 ел – энҗе туй.

40 ел – якут туй.

50 ел – алтын туй.

75 ел – бриллиант яки рәхмәт туе. Ир белән хатыннның озын гомер кичерүе, һичшиксез, аларның никахта бәхетле булып, бер-берләренә ярдәм итеп яшәүләренә бәйле.

 Барлык парларга шундый матур туйларны каршы алу насыйп булсын!  

06.04.2018 05:53

Татар КВН лигасында ярымфинал уеннары үтте

4 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татар югары КВН лигасының ярымфинал уеннары үтте. Ул көнне сәхнәдә «Агро Boys», (Казан), «Биш Бармак» (Мамадыш), «Үрнәк» (Арча), «Татар егетләре» (Яр Чаллы) һәм «Текә Тау» (Биектау) командалары шянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынашты.

Берсеннән берсе матур һәм шук егетләр һәм кызлар сәламләү, музыкаль биатлон, разминка, бер җыр бәйгесендә кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар.

Жюри составында Татарской КВН лигасы чемпионы Эмиль Шәйхетдинов,Татар КВНының «әнисе», оештыручысы Фәридә Таштабанова, Татарской КВН лигасының беренче редакторы Рөстәм Хуҗин, «Күңел» радиосы алып баручысы Алинә Хисмәтуллина, Татар КВН лигасы директоры Рамил Агдеев бар иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, финалга «Биш Бармак», «Текә Тау» һәм «Агро Boys» командалары үтте. Алай беренчелек өчен 17 май көнне Казанда көрәшәчәк.

 

04.04.2018 14:19

творческий конкурс «С днем Победы!»

В молодежном центре «Заман» стартует конкурс творческих работ «С днем Победы!». Конкурс проводится с целью раскрытия творческого потенциала, гражданско-патриотического и художественно-эстетического воспитания молодежи.

Организатором выступает молодежный центр «Заман» при поддержке отдела по работе с молодежью управления образования и по делам молодежи Исполнительного комитета.

К участию приглашаются дети и молодежь в возрасте от 7 до 35 лет. Принимаются работы в любой технике исполнения (вышивка, бисер, квиллинг, аппликация, вязание и т.д.), с учетом тематики конкурса.

Работы сдаются в Молодежный центр «Заман» до 1 мая 2018г. Победители будут определены в трех номинациях:

  • Лучшая детская авторская работа (возраст 7-14 лет);
  • Лучшая молодежная авторская работа (возраст 14-35 лет);
  • Лучшая семейная работа (родители + ребенок).

Награждение победителей состоится 9 мая на главной сцене парка Победы в рамках концертной программы, посвященной Дню Победы.

Тел. координатора: 8-927-482-59-47 (Фания Марсовна)

 

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 116