Өр-яңа фильм

21.10.2016 09:48 | БӘЙГЕЛӘР Печать

Өр-яңа фильм

Яңа бәйге игълан итәбез

Россиядә – кино елы. Шушы уңайдан без газетабызда яңа бәйге игълан итәргә булдык. Аны «Өр-яңа фильм» дип атадык. Әйдәгез, бергәләп кызыклы киносюжетлар уйлап табыйк әле. Үзебезнең яраткан геройларны – әйтик, кыю супергерой «Үрмәкүч-кеше»не, иркә-тәртипсез Маша белән зур гәүдәле сабыр аюны, Лунтик исемле айда яшәүче бал кортын, Мартин исемле су асты көймәсен һәм Тукайның Шүрәлеләрен үзебез уйлап тапкан дөньяга куеп карыйк! Ничек яшәрләр, нинди мавыктыргыч вакыйгаларга тап булырлар икән алар? Кыскасы, сездән кызыклы сценарий-әкиятләр көтәбез! Җиңүчеләр белән «Көмеш кыңгырау» журналистлары очрашып сөйләшәчәк һәм бу әңгәмәләр газетабызның беренче битендә урын алачак.

Сездән хатлар көтәбез, кадерле дуслар! 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: Яңа елга – яңа шигырь »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить