Редакция

05.07.2011 12:28 | Сарбай киңәшләре Печать

Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин – «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире

Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Күбәк урта мәктәбен тәмамлап, Минзәләдә шоферлыкка укып кайткач, колхозда механизатор булып эшли.  Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, шактый гомерен мәгарифкә багышлый: татар әдәбияты, тарих укыта, мәктәп директоры була.

1984 елда гаиләсе белән Чаллыга килеп төпләнә. 1988 елга кадәр КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвеерда, слесарь-җыючы, бригадир, мастер вазыйфаларын башкара.

1988 елда Чаллы шәһәренең Автозавод районы мәгариф бүлеге (!) Ф. Сафинны яңадан укытучылык эшенә чакырып ала. Ул 24, 18нче мәктәпләрдә тарих укыта. Шәһәр мәктәпләрендә беренче буларак, рус телле балаларга «Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте» дигән яңа предметтан дәресләр бирә башлый.

Узган гасырның туксанынчы елларында Чаллыда «Таң йолдызы» газетасында баш мөхәррир урынбасары, КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясендә һәм 1991 елның августыннан яңа оешкан «Аргамак» журналының проза һәм шигърият бүлегендә мөхәррир булып эшли.

1992 елда «Соңгы көз» исемле проза китабы, ике елдан «Тузганак чәчәге» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

1995 елдан Чаллы педагогия көллиятендә укыта. «Фән һәм мәктәп» журналын оештыра –  ул   1996 елдан нәшер ителә башлый.

2001 елда «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән айлык журнал чыга башлый – баш мөхәррир итеп Факил Сафин билгеләнә. Татарстан язучыларының XV корылтаенда Берлек идарәсе рәисенең урынбасары итеп сайлап куела, 2006 елдн Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли.

Язучы «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыруда да башлап йөри. Бүген «ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы директоры– «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире.

Факил Сафин – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исмендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить