Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Тәм­ле төш­ләр

Йок­лар ал­дын­нан Ин­саф гел мульт­фильм ка­рар­га яра­та. Гел дә шул ма­ши­на­лар, са­мо­лет­лар, по­езд­лар.

– Улым, әй­дә мин си­ңа әки­ят укыйм да, йок­лар­га ятар­сың, – ди аңа әни­се.

– Ю-ю-юк, – дип көй­сез­лә­нә Ин­саф. – Муль­тик ка­рыйм, йок­ла­мыйм!

Шу­лай көн са­ен йок­лар ал­дын­нан озак итеп те­ле­ви­зор ка­рый ул.

Көн­нәр­дән бер көн­не шу­лай мульт­фильм ка­рап утыр­ган ва­кыт­та:

– Чух-чух-чух – ди­гән та­выш­лар ише­тел­де.

Ин­саф ап­ты­рап куй­ды. Ка­ян ки­лә бу та­выш? Ки­нәт бүл­мә ише­ге ачы­лып кит­те дә, бүл­мә­гә күп ва­гон­лы по­езд ки­леп кер­де.

– Хә­ер­ле кич, Ин­саф! – ди­де по­езд. – Ми­нем исе­мем Чух­чух һәм мин ба­ла­лар­га тәм­ле төш­ләр өлә­шеп йө­рим. Ме­нә си­ңа да төш­ләр алып кил­дем. Ми­нем ва­гон­на­рым­да тыл­сым­лы, кы­зык­лы һәм би-и-ик тәм­ле төш­ләр. Әй­дә, ят тиз­рәк, си­ңа да би­реп ки­тим.

Ма­лай по­езд­га ка­рап куй­ды. Чын­нан да, по­езд­ның ва­го­нын­да нәр­сә­дер бик ма­тур итеп ял­ты­рый иде:

– Сә­лам, Чух­чух! – ди­де ма­лай, – Си­нең бе­лән та­ны­шу­ы­ма мин бик шат! Тик... Әнә, ка­ра­ле, хә­зер Мар­шал бе­лән Кре­пыш су­га си­ке­рә­ләр, шу­ны гы­на ка­рыйм да ин­де...

Һәм Ин­саф та­гын те­ле­ви­зор ка­рар­га то­тын­ды. По­езд ап­ты­рап кал­ды. Бар­лык ба­ла­лар аны гел са­гы­нып кө­тә­ләр һәм тәм­ле төш­ләр кү­рер өчен ва­кы­тын­да ята­лар, ә бу ма­лай уй­лап та бир­ми бит әле.

– Ту-ту-ту – дип та­выш би­реп ка­ра­ды по­езд. Тик Ин­саф аны игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­ды. Чух­чух мо­ңа­еп ки­ре­дән ки­теп бар­ды.

Те­ле­ви­зор ка­рап туй­гач, күз­лә­ре йо­мы­ла баш­ла­гач, Ин­саф по­езд­ны эз­ли баш­ла­ды. Тик по­езд ин­де күп­тән кит­кән иде. Ин­саф­ның кү­ңе­ле төш­те. «Ир­тә­гә йок­лар­га ва­кы­тын­да ята­чак­мын, бәл­ки Чух­чух та­гын ку­нак­ка ки­лер», – ди­гән уй­лар бе­лән йок­лар­га ят­ты ул. Әм­ма бик озак йок­лап ки­тә ал­ма­ды, төш­лә­ре дә тәм­ле бул­ма­ды.

Ме­нә ир­тә җит­те. Ин­саф­ны әни­се ир­кә­ләп уят­ты, би­тен­нән үбеп ал­ды.

– Улым, тор. Ба­ла­лар бак­ча­сы­на ба­рыр­га ки­рәк!

Ин­саф күз­лә­рен ач­ты да:

– Әни­ем, мин бү­ген ва­кы­тын­да йок­лар­га ята­чак­мын! –дип куй­ды.

– Ях­шы,улым, бик ях­шы, – дип сө­ен­де әни­се.

Ба­ла­лар бак­ча­сын­да Ин­саф ва­кыт­ны бик кү­ңел­ле үт­кәр­де, көн бик тиз үтеп кит­те. Өй­гә качт­кач, ма­лай ма­ши­на­ла­ры бе­лән уй­на­ды. Кич­ке ту­гыз тул­гач, йок­лар­га ятар­га әзер­лә­нә баш­ла­ды.

– Әни­ем, ми­ңа йок­лар ал­дын­нан әки­ят укы әле, – ди­де ул әни­се­нә.

– Нәр­сә бул­ды си­ңа, – дип га­җәп­кә кал­ды әни­се. – Син бит мульт­фильм­нар ка­рар­га яра­та идең.

Әни­се аңа «Кер­пе­нең шә­һәр­гә сә­я­хә­те»н укый баш­ла­ды. Әки­ят тың­лый-тың­лый, Ин­саф из­рәп йо­кы­га кит­те. Һәм ис­кит­мә­ле төш күр­де:

– Чух-чух! Ин­саф, син бү­ген ва­кы­тын­да йок­лар­га ят­тың, шу­ңа кү­рә мин си­ңа тыл­сым­лы төш алып кил­дем, – ди­де аңа әл­лә ка­ян гы­на пәй­да бул­ган Чух­чух. Һәм по­езд бе­лән Ин­саф­ны кы­зык­лы, ма­вык­тыр­гыч сә­я­хәт­кә алып кит­те...

Ә син, дус­тым, йок­лар­га ва­кы­тын­да ята­сың­мы?

Рә­ми­лә Ки­та­бо­ва.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев