Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Нурбәк әкияте

Танылган язучы Роберт Батулла улы Нурбәккә үзе уйлап чыгарган әкиятне сөйли торган булган. Сез дә тыңлап карагыз әле, балалар.

Ике яшьлек Нурбәк әтисенә әйтә:

— Әти! Бака күрәсем килә, ди. Бака кайда тора ул?

Әтисе Нурбәккә әйтә: — Бака су буенда була ул,— ди.

— Су буена барыйк, — ди Нурбәк.

Әтисе белән Нурбәк су буена төшеп барганда, аларга тыкрык башында бер оя Каз очрады.

— Ка-как-ка-ка-ка-как, — ди Казлар.

— Әти, Казлар ни әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Нурбәк, кая барасың?» — дип сорыйлар Казлар, — ди әтисе.

— Бака карарга барам,— ди Нурбәк. 

— Ка-ка-ка-как, Бакага бездән сәлам әйт! — диләр Казлар. Тыкрык уртасына җиткәч, Нурбәк белән әтисенә Бозау очрады.

— Му-у-у! — ди Бозау.

— Әти, Бозау ни әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Ну-ур-бә-әк, кая барасы-ың?» — дип сорый Бозау.

— Су буена, Бака карарга-а! — ди Нурбәк.

— Бакага миннән сәлам ә-әйт! — ди Бозау. Нурбәк белән әтисе су буена төшеп җитте. Су буенда, сөзәк ярда бик матур, ямь-яшел бер Бака утыра. Үзенчә сайрап утыра.

— Курыйк-курыйк, бака-ка, курыйк-курыйк, бака-ка!

— Әти, Бака нәрсә әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Исән-саумы, Нурбәк!» — дип сорый Бака,— ди әтисе.

— Исәнме, Бака! — ди Нурбәк.

— Бака-бака, Бакакай, Казлар сиңа сәлам әйтте.

— Бик рәхмәт, Нурбәк, — ди Бака.— Үзең дә Казларга миннән сәлам әйт.

— Бозау да сиңа сәлам әйтте, — ди Нурбәк.

— Бик рәхмәт, бик рәхмәт, — ди Бака.— Миннән дә Бозауга сәлам әйт.

Нурбәк белән әтисе Бака белән саубуллашып кайтып китә. Кайта торгач, алар Бозау янына җитә. — Бозау, яшел Бака сиңа сәлам әйтте! — ди Нурбәк. — Рәхмә-әт, — ди Бозау.

Казлар янына җиткәч, Нурбәк: — Казлар, яшел Бака сезгә сәлам әйтте, — ди. — Ка-как-ка-как, рәхмәт, — диләр Казлар.


Рабит Батулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев