Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Кеше ничек яралган?

Кайчандыр Җирдә кешеләр булмаган.

Бервакыт Күктәге Тәңре уйлап куйган: нишләп әле Җир өстендә адәми җан ияләре яшәмәскә тиеш? Һәм ул шунда ук Кеше исемле зат нәселен тудырган. Тик шунысы гына: ул аларны ике куллы, ике аяклы итеп түгел, дүрт куллы, дүрт аяклы итеп яраткан. Ике кул, ике аяк белән генә интекмәсеннәр, дип уйлаган Тәңре.

Әмма ул бераз ялгышкан. Киресенчә килеп чыккан — дүрт аяк, дүрт кул Кешегә комачаулык кына тудыра икән. Ике кул эшләгәнне калган икесе бозып куя, ике аяк бер якка барса, калган икесе икенче якка алып китә, ди.
Менә шулай интегеп, җәфаланып яшәгән Кешене Тәңребез бик кызганган, һәм ул, ике дә уйлап тормыйча, урталай ярып, бер Кешедән ике кеше — ир-егет һәм хатын-кыз затлары яралткан. Аннары, башкача тарткалашмасыннар дип, икесен ике якка чыгарып җибәргән...

Бу борынгы тарих шуның белән тәмамланган да булыр иде. Әмма җан мәсьәләсе бар бит. Тәңре Кешене урталай бүлгән бүлүен, әмма ул аларның бер үк җан бөртеге йөртүләрен исәпкә алып бетермәгән. Менә шул игезәк, куш җаннар гел генә бер-берсен юксынып, сагынып яши, ди. Алар бөтен гомерләрен бер-берсен эзләп үткәрәләр, ди. Күп җаннар бер-берсен таба алмыйча, кабат әлмисакка китеп бара, ди. Бәхетле җаннар гына бер-берсен таба ала. Алардан тагын да бәхетлерәк, тагын да матуррак балалар туа, ди.

Кешенең урталай ярылу тарихы менә шундый. Ярылу дигәннән, бу сүзгә бөтен кешелек язмышы, ирләр, хатыннар тормышы, аларның уртак бәхете кереп беткән. «Ярылу» сүзе белән тамырдаш сүз-төшенчәләргә генә игътибар итегез: «сөйгән яр», «ярату-сөю», «яралу-яратылу», «ярашу», «ярәшү», «яраклашу», «ярышу» һ. б. һичшиксез, «яр» сүзе төркиләр телендәге иң беренче нигез сүзләрдән булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев