Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Чүп чиләге

Бер Чиләкнең бөтен тормышы чүп ташып үткән.

Ләкин аның үз язмышы белән килешәсе килмәгән. Үзендәге чүп-чардан котылу өчен кая гына бармаган, ниләр генә эшләп карамаган ул, ә кешеләр аңа һаман үзләреннән калган чүпне тутыралар икән.

Беркөнне Чиләк чишмә буена барып утырган. Аның бик тә, бик тә чишмә суы ташыйсы килгән. Ләкин күпме генә утырса да, аңа беркем дә чишмә суы агызмый икән, үткән-сүткәндә, чүп-чар гына ташлап китәләр, ди. Икенче көнне бу Чиләк комлыкта пәйда булган. Берәр ба­ла кулына эләгеп, туйганчы уйныйсы, шаярасы килгән аның. Ләкин аның янына бер бала да якын килмәгән. Ә менә комлык­ка кызынырга төшкән кешеләр аңа чүп-чар ташлап китүдән бер дә кыенсынмаганнар.

Өченче көнне әлеге Чиләкне тегермән эчендә күргәннәр. Бу юлы аның ашлык, он ташыйсы килгән. Ләкин ничек ке­нә аяк астында буталмасын, аны беркем дә кулына алмаган, ашлык яисә он салырга уйламаган да. Чиләккә эш көне тә­мамлангач кына игътибар иткәннәр — төшеп калган чүп-чарны җыештырып, аңа тутырып куйганнар.

Чөнки бу Чиләк иң гадәти чүп Чиләге булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев