Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Биш бармак

Диңгездә кояш, күк йөзендә балыклар йөзгән бер заманда яшәгән, ди, Башбармак, Имәнбармак, Уртабармак, Исемсезбармак һәм Чәнтибармак исемле биш агай-эне.

Зәмһәрир суыклар вакытында алар бияләй эчендә гомер иткәннәр. Ә кояшлы, җылы җәй көннәрендә аларның торыр урыннары булмаган. Дөрес, күп вакытларын алар чалбарларының кысан кесәләрендә үткәргәннәр. Кич җиткәч, телевизордан «Әлли-бәлли-бәү» дигән язу күренгәннән соң булган барлык тап­шыруларны карап бетергәч кенә йокларга ятканнар бармаклар. Йокы-мазар тәтемәгән чакларда алар кояшта кызынганнар, су коенганнар, әбәкле һәм ка­чышлы уйнаганнар.

Һәр бармакның үзенә генә хас шөгыле булган. Мәсәлән, Башбармак еш кына шапырынырга, макта­нырга яраткан. Муенын турайтып, башын тырпайтып, сипкелсез борынын югары чөеп, башка бармакларга кырын гына карап:

—  Мин — Башбармак!    Мин — Шәпбармак! — дип көнгә кимендә өч-дүрт мәртәбә әйтмәсә, ашаган ризы­гы тамагыннан үтмәгән, йокысы йокы булмаган.

Имәнбармак, гадәттә, башкалардан көләргә ярат­кан. Кемгәдер төртеп күрсәтеп:

—   Әй! Сезгә әйтәм! Карагыз әле тегеңә, карагыз! Уф, үләм! Ха-ха-ха... Хи-хи-хи...— дип, һавада сикерә-сикерә шаркылдый икән. Көлеп туйгач, кое казырга, әй, түгел лә, борын казырга тотына икән.

Уртабармакның эше ансат булган. Ул башкалар ни кыланса, шулар булып кыланган. Бармаклар үзара сугышканда,   кайсы   як   җиңсә,   шул   якка   авышкан.

Исемсезбармак калын-калын китаплар актарып үзенә исем эзләнүдән башканы белмәгән. Тау-тау китапларны күздән кичерсә дә, күңеленә хуш килердәен тапмаган.

Инде Чәнтибармакка килсәк...

Кул кашыкка йә чынаякка үрелгәндә, Чәнтибармак кыска һәм нечкә муенын булдыра алганчы сузып, башкалардан аерылырга теләгәндәй, читкә кае­рыла икән. Бөтен белгән сүзе бер дистәдән артмаган.

Аның бик еш кабатлый торган:

—  Чүп! Пүчтәк! Хи! Миңа димәгәе! — сүзләреннән һәркем туеп беткән.

Күргәнегезчә, бармакларның бишесенең дә кимче­лекле яклары күп булган. Әмма көннәрдән бер көнне бармаклар кинәт кенә уңай якка үзгәреп киткәннәр. Ничек дисезме? Бик тиз дисезме? Сере бик гади аның. Сәлим атлы бер малай, мәктәптән кайтып барганда, күрше кызы Алсуга:

—   Мин моннан соң, Алсу, бик әйбәт малай була­чакмын, менә күр дә тор! — дип сүз биргән, һәм Алсу­ның китап-дәфтәрләр  тулы  сумкасын  кулына  алган. Шулвакыт,  безнең әлеге  бармаклар,  үзләре дә сиз­мәстән, бердәм рәвештә сумка тоткасын җайлап кына кысып   тотканнар   да   салмак   кына   атлаган   Сәлим атлы малайга ияргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев