Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ышаныч...

***

ЫШАНЫЧ...
Ышаныч ул килә икән еллар белән,

Кайчагында борма-борма юллар белән.

Егылсам да тотарлар дип күз йомасың

Абынганда ышанычлы уйлар белән.


Ышанычны булмый икән сатып алып,

Ышанычны булмый икән тартып алып.

Чын күңелдән кешеләргә ышанганда,

Бер ярдәмсез һичничек тә булмый калып.


Ышанычны бик тиз кайчак югалтуы,

Җитә кала берәрсенең болгатуы.

Югалталар ышанычны кайвакытта

Бу дөньяда дусларның да иң татуы.


Шунсы кыен: бер кешедән күңел кайтса,

Башкаларга ышану да була авыр.

Ышанычны бер мизгелдә югалтулар

Гомерлеккә яра булып истә калыр...
2016

КҮЗЛӘРНЕ БУЛМЫЙ АЛДАП
Сүзләрнең була төрлесе —

Чыннары, ялганнары.

Ялган сүздән бик күпләрнең

Каныйлар яралары.


Сүзләр белән алдап була,

Алдамый күзләр генә.

Ялганыңны тотып була

Әйтелгән сүзләреңдә.


Дөреслекне белим дисәң,

Кара син күзләренә.

Ялган бәреп чыгар шунда

Кешенең йөзләренә.


Иң яхшысы, сез, гомумән,

Ялган сүз сөйләмәгез.

Очсыз сүзләргә ышанып,

Кыйбаттан түләмәгез!
2017
ТЕАТРГА БАРМЫЙ КАЛМА!
Тормыш үзе сәхнә, диләр,

Ә без анда — актерлар.

Күпме кеше, шулкадәрле

Бу дөньяда актер бар.


Театрга барып, шуңа

Сабак алам еш кына.

Игътибар итәм үземнең

Тәртибем, тотышыма.


Театрның сәхнәсендә

Нинди генә язмыш юк!

Тормышта да, бер карасаң,

Нинди генә ялгыш юк.


Спектакльләр көлдертә дә

Үзәк өзеп елата.

Күңелләрне шатландыра,

Кирәк булса юата.


Яктылыкка, нурга илтә

һәммәбезне театр.

Театрга бармый калма!

Сине, мине, һәркемне ул

Көлдерер вә елатыр...
2017

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев